|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2023 Язмыш
Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрдеЛандыш Гайнуллина – Апас авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетында татар теле укытучысы белгечлеген алып чыга. Гаилә кора аннан соң яман чир белән көрәшә һәм... аны җиңә. Аның әлеге сират күперен кичеп чыгуы турында бик күпләр белми дә. Хәер, ул үзе дә бөтен кешегә ачып салмый моны. “Жәлләүләрен теләмим, әмма киңәш сорасалар, биш куллап риза мин”, – ди кыю хатын. Үзе кебек үк сикәлтәле тормыш юлы үткән, яман чиргә каршы көрәшүчеләр белән аралаша, аларга киңәшләрен биреп, канат куя. – Бу хакта искә аласы килмәгән иде, әмма мине елаттың, Лилия, – диде ул яшьләрен сөртә-сөртә.
Тормышының иң авыр мизгелләрен искә алганда күзләре яшьләнә аның. Ничек кенә кыен булса да, үзенең башыннан кичкәннәрне башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйли ул.
– Кечкенәдән йөрәк кимчелегеннән интегәм, – дип искә ала Ландыш. – Шуңа бәйле ике операция кичердем. Әтием бик көчле, сабыр кеше. Ул мине җитәкләп табибларга йөртте. Әти-әниемә карап, алардан үрнәк алып мин дә сабыр, төпле, гадел булырга өйрәндем. Булачак тормыш иптәшем Ринатны да әтиемә охшатып сайлаганмындыр, күрәсең. Алар шуның чаклы охшаш. Ирем янында мин бер бәләкәй кызчыкка әйләнәм. Ул минем саклаучым да, яклаучым да, терәгем дә. Аннан башка тормыш юлымдагы сынауларны мәңге ерып чыга алмас идем. 37 яшемдә кинәттән сул аягым белән чатанлап йөри башладым. Апас район хастаханәсенә мөрәҗәгать иттем, шуннан соң рентген аша карадылар. Артроз, диделәр. Диагноз дөрес булмады, дәвалану да тиешле нәтиҗә бирмәде. Ул вакытта бу авыртуларга юньләп игътибар бирмәдем. Авыл кешесе килеп терәлгәнче, егылганчы йөри бит инде. Мин дә каты сызланулар башлангач кына Казанга юл тоттым. Әмма биредә дә сәбәбен ачыклый алмадылар. Бермәлне аяк сынды. Ирем Ринат шәхси клиникага алып китте, шунда миңа: “Аягыгызда зур шеш бар, ник шулай озак йөрдегез”, – диделәр. Без шаккаттык. Үземне күңелсез хәбәр көтәдер дип һич кенә дә башыма китермәдем. Ә ул астыртын гына азган. Аягым сызлый башлагач та, узар дип уйладым, яман шеш авыруының иң куркыныч ягы шул: башлангыч стадиядә аның бернинди билгеләре дә булмый диярлек. Әнә шуңа табиблар да сизмәгән. Казанда республика клиник хастаханәсендә беренче тапкыр операция ясалды, аннан соң республика онкология хастаханәсенә юлладылар. Биредә операция ясалды. Тарала башлаган сөяккә порошок тутырылды, әмма фаразланганча ул формалашмады.
Ландыш республика онкология хастаханәсендә кат-кат дәвалану курслары үтә. Табиблар, сөякне ялгап булмый, ди. Ягьни бер-бер артлы берничә операция ясалса да, чери башлаган сөяк урынына махсус порошок салып ялгап кына куйсалар да, ул тора-бара яңадан үз урыныннан күчә. Кабаттан операция...
– Үз җаема чатанлап йөрергә җайлашкан идем инде. Аягымның сызлавына чик-чама юк. Биредәге табиблар Мәскәүгә бар, диделәр. Җыенып киттем ерак юлга. Башта мең төрле сорау. Анда тиешле анализлар бирдем. Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип кире өемә кайтарып җибәрде. Табиблар ялгышкан булып чыкты – икенче тапкыр тикшерелгәч, алдан куелган диагноз инкарь ителде. Мәскәүдә ясалган операциядән соң сөягемне алдылар, әмма аякны калдырсалар да мин аңа баса алмадым. Республика онкология хастаханәсендә “сөяк саркомасы” дигән диагноз расланды. Шуның чаклы төшенкелеккә бирелдем. Әле ярый, ирем таяныч булды. Ул һәрчак янымда булды, күп санлы операцияләрдән соң мине тәрбияләде. Керен дә юды, балаларны да карады, – ди Ландыш күз яшьләре белән.
Аның еламаган сәгате булмый. Өзгәләнгән яшь хатынны күргән республика онкология хастаханәсендә эшләүче табиб Илдар Сафин: “Ландыш, син бу аягың белән азапланып ятканчы, кистерергә кирәк. Саркома дигән чир беркая да китмәячәк, упкынга гына этәрә ул сине”, – дип әйтә.
– Төрле форумнар аша шундый төр диагноз куелган бик күп кешеләр белән таныштым. Бер-беребезне куәтләп, үсендереп, көч биреп яшәдек. Кыл өстендә яшәгән чорда якында терәк булырдай кешеләр булу бик мөһим ул. Кайчак ятак өстендә, түзеп булмаслык авыртулар башлана, шунда иртән уяна алмасам ярар иде, дип уйлап ята идем. Иң зур гөнаһым шул булгандыр. Аягымны кистергәннән соң яныма психолог керде. Елый башладым, туктый гына алмыйм. Шуны күреп ирем куып чыгарды ул белгечне. Тезем генә калды, протез киеп йөрим хәзер, 8 операция булды. Гомумән, 11 операция кичердем. Унбер тапкыр пычак астына кереп ят әле. Туганнарыма ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт. Алардан башка бу сынауларны үтә алмас идем, – ди батыр хатын.
Ландыш яман чир белән ничә еллар көрәшә. Соңгы анализ нәтиҗәсен әле дә онытмый. Анда шешнең юкка чыгуы, кан күрсәткечләренең нормада икәнлеге языла. Иң сөенечле мизгелләр бу. Ул әле дә республика онкология хастаханәсендә исәптә, даими рәвештә тикшеренеп тора.
– Кинәттән генә барлыкка килгән авыру тормышның кадерен арттырды. Якыннарымның җылысын тагын да ныграк тоя башладым. Кайчак шатлыгымнан, исән калуымнан елап җибәрәм. Менә дигән гаиләм бар, минем өчен ирем утка-суга керә. 25 ел бергә без аның белән. Онкологияне кемгәдер ачу саклаудан, кемнедер гафу итмәүдән чыга икән, диючеләр бар. Моның белән килешмим. Бер генә кешегә дә ачу тотмадым. Авырудан соң үпкәләү, кичермәү кебек төшенчәләр бөтенләй юкка чыкты. Кешеләрне бик яратам. Итәгеңә чир ябышкач, дөнья мәшәкатьләре вак кына булып кала. Яман чир дигән диагноз ул – үләсең дигән сүз түгел. Тормышның якасына ябышып яшәргә кирәк, – ди Ландыш.
Ландыш ничә еллар дәвамында Апас халкын район газетасында чыккан җылы язмалары белән сөендерә. Аягына протезын кия дә, онытылып китеп дөнья мәшәкатьләренә чума, биергә ярата, велосипедта йөри, машинада җилдерә. Хәтта парапланда да очканы бар. Репортажлар эшләү өчен басу-кырларга йөгерә. Кыскасы, бар җиргә өлгерә һәм җитешә.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|