• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

02.04.2011 Җәмгыять

Алтын күргәч, фәрештә дә аза

Соңгы вакытта Казанның йөзе үзгәрә, тарихи биналарыбыз бер-бер артлы җимерелә. Киң җәмәгатьчелек мондый хәлгә ризасызлык белдерсә дә, милли мирасыбыз күзгә күренеп, эреп юкка чыга. Алар урынына зур акча китерә торган рестораннар, сәүдә үзәкләре яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек калкып кына тора. Безнең тарихи архитектура ядкарьләре закон нигезендә ничек яклана? Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуроры Кафил ӘМИРОВ белән сөйләшергә уйладык.

Тукай белән мактанма! Эш күрсәт!

 

 – Соңгы елларда башкалабыз үзенең тарихи йөзен югалта дип чаң сугабыз. Бигрәк тә татарларга кадерле булган Иске Татар бистәсе күзгә күренеп юкка чыга. Заманында 90 гектарга якын территорияне үз эченә алган әлеге бистә үзенең мәчетләре, кәрнизле агач йортлары белән дан тоткан. Апанаевлар, Борнаевлар, Юнысовлар, Галикиевлар кебек татар эшкуарлары һәм башка зыялы шәхесләребез яшәгән йортлар юкка чыкты. Иске Татар бистәсендәге биналарның кайсысын сүттеләр, кайсысын яндырдылар. Ә бит Иске Татар бистәсе 2013 елда музей-тыюлык булырга тиеш иде. Бу уңайдан җинаять эшләре кузгатылдымы? Тарихи биналарны юкка чыгарган өчен җавап тоткан, хөкемгә тартылган кеше бармы соң?

 

– 2004 елдан бүгенгә тиклем Казанда тарихи биналарны җимерүгә бәйле 34 җинаять эше кузгатылган. Ә 2010-2011 елларда исә – җиде җинаять эше. Быел гына "Банарцев номерлары" һәм "Потехин алпавыт йорты"н җимерә башладылар. Шул уңайдан җинаять эше кузгатылды. Моннан ике ел элек кенә Казанның баш архитекторы милли мирасыбызга салкын каравы өчен хөкемгә тартылды. Мөштәри урамында Гадел Кутуй яшәгән йортны җимергәндә, аның да катнашы барлыгы ачыкланды һәм җинаять эше ачылды. "Казан" кунакханәсен төзекләндерергә алынган "Буиг Бутиман" фирмасы белән инде дистә ел буе судлашабыз. Әлеге оешма Казанның капиталь төзелеш идарәсе белән килешү төзегән. 52 320 000 долларга реконструкция ясыйм дип контрактка кул куйган. Аннан соң башка фирма белән шартнамә эшләнгән. Асылда бинаның стеналары исән, ә тәрәзәләр, ишекләр юкка чыккан, бинага шактый үзгәрешләр кертелгән. Бүген бу җинаять эше Казанның Эчке эшләр идарәсе карамагына тапшырылды. Моннан 15 ел элек үк инде Иске Татар бистәсе мемориаль комплекс була дип префектура кордылар. Сүз таулар күчерә ала, дисәләр дә, карасаң, берәү дә бернәрсә эшләми. 2005 елдан алып бүгенгә кадәр Иске Татар бистәсендә тарихи биналарны җимерүгә җиде җинаять эше ачылган. Алкин, Бикмөхәммәтов, Карл Фукс йортлары, Муллин биләмәсе, "Печән базарының сату урыны", XVIII гасыр өйләрен җимерүдә катнашучыларның эше кат-кат тикшерелде. Алкин йорты һәм Муллин биләмәсе ут төртеп яндырылганы да ачыкланды.

 

 – Ни өчен "Болгар номерлары"н сатып алган "Ершовский" оешмасы төзеләчәк бинаның проекты белән таныштырмады? Әгәр яңа төзеләчәк бинада Тукайның мемориаль бүлмәсе булмаса, хуҗасына дәгъва белдерергә мөмкин булачакмы?

 

 – "Болгар номерлары"н җимергәч тә, татар зыялылары шаулап алды. Бинаның проектын шул вакытта ук күрсәтергә кирәк иде. Фикер алышу, уртага салып сөйләшү җитмәде. Тукайның бүлмәсе нинди булуы турында зыялылар белән киңәшү кирәк булгандыр. Бәлки, сатып алган хуҗасы, бераз шаулап алырлар да, аннары тынырлар, дип уйлагандыр. Әмма хәзер бу бинаның кызыгы калмады, чөнки Тукай рухы юкка чыкты. Әлеге мемориаль бүлмәне бинаның эчендә сакласаң ни дә, ишегалдындагы бер киоскта ясасаң ни?! Бөек шагыйрьгә бүлмә булмаса, дәгъва белдерә алабызмы, дигән сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм. Ике арадагы килешүдә нәрсә дип язылгандыр – билгесез. Әгәр шартнамәдә, Тукайга бүлмәгә ясалачак, дип язылган булса, әлбәттә, таләп итәргә мөмкин. Хәзерге заман технологиясе белән әллә нинди ишелеп барган биналарны да торгызырга була лабаса. Шунысы кызык, йортны җимерүдә катнашкан кешеләр үзләре үк Тукай белән һәрвакыт мактанды, горурланды. Ә син буш сүз сөйләмә, эшләп күрсәт!

 

– Биналар сафтан чыкты, нигезе яраксыз, дип җәһәт кенә җимереп ташлау модага кереп китте. Аларны хәтта контрольдә тоту мөмкин түгел...

 

– Андый биналарны ничек "ычкындыралар"? Кешеләрне чыгарып бетерәләр дә, әлеге йорт ике-өч ел игътибарсыз тора. Бомжлар кереп йөри башлый, үткән-сүткән кеше туктала. Менә шуннан соң нигезе какшады, стеналары җимерелде, дигән сылтау белән бинаны сүтәргә керешәләр. Әгәр: "Юк, сүттермибез", – дисәң, бер атнадан теге йорт яна. Шәһәр хуҗалары белән бу хакта күп тапкырлар сөйләшкән булды. Сигез ел элек Маяковский урамында өч агач йорт бар иде. Шуның берсендә Ленин яшәгән булган. Шәхес һәм тарих белән бәйле йорт ялгызы гына утырып калмасын дип, бер архитектор янәшәдәгеләрен дә сүтмәскә кушкан. Шуның берсендә китапханә дә эшләде. Бермәлне карыйм: аны башка җиргә күчергәннәр. Китапханә дә калмагач, яндыралар моны, дигән уй күңелне сызып үтте. Шунда ук милиция башлыгына шалтыраттым: "Пост куегыз, бу йортларны ягар өчен махсус эш бара". Чыннан да икенче көнне яндырмакчы булганнар. Ярый әле күрше-тирә тиз арада күреп, сүндерергә өлгергән. Әйтә торгач, кизү куйдылар. Ул ике-өч көн торды да, хәзер яндырмыйлар инде дип, сакчылар китеп кенә барган иде, шул ук көнне янгын чыкты. Бу очракта бер сәясәтченең: "Кеше юк икән, аның проблемасы да юк", – дигән фикерен: "Бина юк, димәк, проблема да юк", – дип үзгәртеп әйтәсе генә кала.

 

Мөнәсәбәт үзгәрмәсә...

 

– Карл Фукс йортыннан инвестор баш тарткан. Әгәр ул аны сатып алган икән, дәүләткә нинди шартларда кайтара ала?

 

– 2004 елның 10 декабрендә Мәскәү урамында (элекке Киров урамы) урнашкан "Профессор Фукс йорты"н яндырган Илгиз Ибраһимовка җинаять эше ачылды. Ул 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Әлеге йортны һәрвакыт күз уңында тотабыз. Аны инвестор сатып алган иде. Күптән түгел генә баш тартты. Элеккеге бинаны җимерә алмагач, аның өчен бу урынның кызыгы калмады, ахры. Шәһәр үзәгендә үзе теләгәнчә кибет ясый алмый бит. Ә элеккеге кыяфәтендә яңа бина төзергә хәленнән килми. Шуңа күрә кыйммәткә төшә дип баш тартты. Безнең халык: "Алтын күргәч, фәрештә дә аза", – диме әле? Бүген бу бинаны кире кайтарган очракта да кыйммәт бәядән алырга ярамый. Ничә сумнан сатып алынган булса, ул шул ук калырга тиеш.

 

– Шәхси оешмалар тарихи биналарны нинди шартларда сатып алырга тиеш? Әгәр яңа хуҗа йортның элеккеге йөзен сакламыйча, заманча гына төзеп куйса, аңа нинди җаваплылык каралган?

 

 – Җинаять эше иң соңыннан гына кузгатыла. Ә закон буенча ул тарихи бинаны сакларга тиеш. Сатып алганда ук үзара килешү төзелә. Әгәр ул аны үтәми икән, бу оешма җитәкчесен судка бирергә була. Бу җәһәттән минем Алабуганы искә төшерәсем килә. Бу шәһәр дә бит Казан кебек үк үзенең меңьеллыгына әзерләнде. Бер утырышта Алабуга җитәкчесе: "Ул элеккеге йортларны беркем алмый, сүтсәк яхшырак булыр", – дип чыгыш ясады. Әмма Минтимер Шәймиев аңа шундый җавап бирде: "Сүтмәгез, сез аны шәхси эшмәкәрләргә бушлай бирегез, алар элеккеге халәтенә кайтарып яңартсын". Сатмыйча бирү законны боза булып чыкты. Минтимер Шәймиев: "Алайса 1 сумга сатыгыз, "законный" булсын", – диде. Чыннан да, йортны тиен-миенгә генә сатып җибәрделәр. Ә эшмәкәр, инвестор үзенең булган акчасын тарихи биналарны төзекләндерүгә тотты. Алабуганың үзәгендә искиткеч тарихи биналар калкып чыкты. Аны бит хөкүмәт акчасына эшләмәделәр. Казанда исә шушы алымны куллана алмадык.

 

Җаваплылык тоймасак...

 

 – Тарихи мирас шәхси оешмаларга тапшырылса да, контрольдә тоту барыбер дәүләт җилкәсенә төшә. Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе сезнең алда исәп-хисап тотамы? Халык бит шәхси оешма вәкилен түгел, ә җитәкчелекне сүгә.

 

 – Алар безнең алда исәп-хисап тотарга тиеш түгел. Ә законны бозган очракларны күргәч, аңлатуларын сорыйбыз, әлбәттә. Шәхси оешмалар бит сатып алганда ук сүз бирә. Мәдәният министрлыгы исә аларны контрольдә тотарга тиеш. Карл Маркс урамында Аксенов торган йорт бар иде. Аны сүттеләр. Казан мэры, матур итеп төзибез, дип вәгъдәләр бирде. Чыннан да, аякка басты ул йорт. Аксенов музее юк, аның каравы ресторан эшли. Имеш, анда язучылар, журналистлар җыелып, үзләренең проблемаларын кофе өстәле артында хәл итеп, гәп куертып утырачаклар, диделәр. Кая андый сөйләшүләр?

 

Дзержинский урамында "Кызыл Татарстан" газетасы редакциясе бар иде. Заманында Маяковский, бирегә кереп, үзенең шигырьләрен укыган булган, журналистлар белән аралашкан. Бу бинаны саклап калырга кирәк иде. Кемдер кунак булган өчен генә түгел, ә анда безнең газетабыз чыккан, биредә татар интеллигенциясе кайнаган. Бу бина шуның белән кадерле. Йортны шулай да җимереп аттылар. Җинаять эше кузгатылды. Эше бар, бинасы юк. Җинаять эше ачылса да, тарихи, истәлекле йортыбыз җимерелеп бетте. Әгәр хуҗаларыбызның фикерләве үзгәрми икән, бу биналарны саклап булмый. Безнең Казан меңьеллык тарихы белән мактана. Иң борынгы таш йорт Бауман урамында иде. 400 еллык бер бай йорты ул. Дөрес, ул бизәкле, архитектурасы белән җәлеп итәрлек йорт түгел. Ләкин тарихилыгы кыйммәт. Әмма Кремльнең матур манзарасын каплый дип аны да җимерделәр.

 

 – 2013 елгы Универсиадага кадәр өлгерик дип тарихи мирасларны төзекләндерү ашык-пошык кына булмасмы, аларга нинди таләпләр куела? Төзелеп беткән бинаның эше прокуратура тарафыннан тикшерелеп барачакмы?

 

 – Прокуратура тикшерү үткәрми, ә күзәтү алып бара. Бина төзелгәндә үк янгын, төзү проектының нормалары булырга тиеш. Без бит төзелеш барышындагы һәрбер процесска дәгъва белдереп утыра алмыйбыз. Ә тикшерү органнары тарафыннан шикаять язылган гариза килеп керсә, ул вакытта инде чаралар күрелә.

 

 – Әтнә районы Олы Мәнгәр авылында Вәли бай йорты бар. Аның бүгенге халәте бик аяныч. Прокуратура бу уңайдан нинди чаралар күрә ала?

 

– Прокурор һәрбер район, авыллардагы йортларны тикшереп өлгерә алмый. Район прокурорына әлеге мәсьәләне ачыклау өчен хат юллыйбыз. Тикшерү эшләре тәмамлангач, һичшиксез, газета укучыларына җиткерәчәкбез.

 

– Бүген Татарстанда 7 меңгә якын тарихи бина исәпләнә. Шуларның 300дән артыгы муниципаль берәмлекләргә карый. Әмма бүген район җирлегендә дә тарихи биналарга әллә ни мөкиббән китмиләр. Әлеге битарафлыкны ничек аңларга?

 

 – Прокурор түгел, ә бу эшкә, иң беренче чиратта, дәүләт һәм киң җәмәгатьчелек җаваплы. Россия, республика, муниципаль берәмлекләр карамагында саналган объектлар бар. Беренче чиратта үз өлешләренә кергән тарихи биналар өчен алар җаваплы лабаса. Әгәр инде эш прокуратурага кадәр барып ирешкән икән, димәк, мирасыбыз тиешенчә сакланмый һәм якланмый. Ә тарихи мирасны хөкүмәт тә, район җитәкчесе дә, хәтта гади кеше дә күз карасы кебек кадерләп сакларга тиеш. Һәрберебез җаваплылык хисе тойганда гына ядкарьләребезнең кадерен белергә өйрәнәчәкбез.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 57-58 | 01.04.2011
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (765471) / 03.04.2011 22:28:30

Төп җимерүче Исхаков булды. Шәһәр малае, Яңа татар.Хәзер калганнары реконструкцияләп булмаслык дәрәҗәгә җиткәч, ник җимерделәр дип тавышланмасласыннар өчен, хәзер үзләре чыгара бугай соңгы күтәрелешне.

Әмма Болгар номерлары юкка чыгарылса да, ул торгылызырга тиеш. Монысын төгәл беләм.

№11 (765385) / 03.04.2011 13:00:39

"Хәзерге заман технологиясе белән әллә нинди ишелеп барган биналарны да торгызырга була лабаса. Шунысы кызык, йортны җимерүдә катнашкан кешеләр үзләре үк Тукай белән һәрвакыт мактанды, горурланды. Ә син буш сүз сөйләмә, эшләп күрсәт!"
Кафил абый сез бер кемнәндә курыкмасагыз "йортны җимерүдә катнашкан кеше"ләрнең исемнәрен атап узыгыз әле.
Гади кеше исеме бар, ә түрәләрнеке юк...
Кемнәр алар?!

№10 (765380) / 03.04.2011 11:55:10

Әйтим әле. Атлар үрчетү дә бетте бит соңгы елларда. МВД, сельхоз министрлары, Фатих Сибагатуллиннын миллионнар сумлык берничә атын исәпкә алмаганда. Ә бу Казандагы тарихи биналарны сакламауның төп сәбәбе, минемчә, ул хакимият итүче бәндәләрнең күпчелеге авылныкы булгангадыр дип беләм.

№9 (765365) / 03.04.2011 10:19:28

Хәзер соң бит инде. Бу интервью нәрсә өчен? Акланумы?

№8 (765342) / 02.04.2011 23:56:08

Әйе, без үзебезнең тарихи биналарыбызны җимерелүдән саклый белергә тиеш. Ләкин әле безгә йөрәктәге рухыбызны да җимерелүдән сакларга өйрәнергә кирәк. Бер төзәтмә генә кертәсе килгән иде. Фәрештәләр, алар Аллаһның сүзен турыдан-туры үтәүчеләр генә. Фәрештәләр бер кайчан да, бер ничек тә аза алмыйлар. Ә менә \"фәрештәдәй\" күренергә тырышкан кешеләр алтын күреп аза алалар. Без үзебезнең динебезне дә җимертмичә саклап кала белергә тиеш. Шуңа күрә бу очыракта, фәрештә сүзен куштырнаклар эченә алырга кирәк дип уйлыйм: \"алтын күргәч, \"фәрештә\" дә аза\", сүзнең чын фәрештә турында бармаганлыгын искәртеп.

№7 (765304) / 02.04.2011 22:18:55

Более того, яңа татар. Казан меңъеллыгы алдыннан Казанның тарихи биналарын реконструкцияләргә бирелгән Юнеско аша алынган кредитлар үзләштерелде. Иске Казан юкка чыгарылып, шул акчаларга яңа хосусый биналар төзелде.

Иске Казан юк инде ул.Мин ничек шундый Алтын Сарай дип аталган шәһәрләр юкка чыга алды икән дип уйлана идем гел. Иске Каззанны юкка чыгарганда, менә ничек булган икән ул дип үземә җавап таптым.

№6 (765225) / 02.04.2011 18:04:38

прокурор казан халкына, татар халкына кылынган шундый зур жинаятьлэр турында сойли, э нигэ гаеплелэрне - мэдэният министрын жаваплылыкка тартмыйлар?

№5 (765213) / 02.04.2011 16:13:03

"Алабуганың үзәгендә искиткеч тарихи биналар калкып чыкты. Аны бит хөкүмәт акчасына эшләмәделәр"
Ә прокурор әфәнде ул биналарны эксплуатацияләүчеләрнең нинди проблемалар белән очрашуыннан хәбәрдәр микән? Янгынчылар, санэпидемстанция, архтехнадзор һ.б.ш. оешмалар 300-400 ел элек салынган бинаның 2-3 ел элек кабул ителгән нормаларга җавап бирүен таләп итәләр, яки ришвәт кирәк... Тариһи биналарны эксплуатацияләү өчен аерым нормативлар булмый торып, аларның юкка чыгуы туктамаячак...

№4 (765208) / 02.04.2011 15:06:54

Яңа татар шул,элеке татар булса әйтер иде,яхшы булган ат конюшниләре төзегәч,дип.
Татар ат өстендә туган,ат өстендә үлгән. Яңа манкорт татарлар гына белми үз халкының үткәнен.
Әбидне. + еще данос яза үз татары өстеннән. Барып чыкты татар,уффф!

№3 (765207) / 02.04.2011 15:00:37

яндырганнар да эш беткән.
Ә кемнәр заказы буенча яндырылган соң? Шуны да ачыклап булмый мәллә хәзер бездә? Яндыручылар-шул җир белән кызыксынучылардыр бит инде?

№2 (765204) / 02.04.2011 13:43:20

Болгар номерларыннан колак кактык. Чурт с ним. Кире кайтаып булмый аларны. Шулай да егерме ел буена нефтедолларлар яңгыры астында чәчәк аткан \"суверенный\", \"ыстабильный\", \"талирантный\" Татарстаныбыз җитәкчелеген ник җавапка тарттырмаска шул уңайдан? \"Бюджетта акча юк иде, инвесторлар табылмады\" дигән ләчтитне сатмасыннар түлке. Әнә кирәк булгач бер җәй эчендә ипподром төзеп куйдылар бит. Бернәрсәгә кирәкмәгәнне. Меңеллык баткакны киптереп \"Центр хоккея на траве\" төзеделәр. Зөя утравы турында бернидә әйтә алмыйм, тик Борынгы Болгарга да ихтибар да, акча да табылмады. Пока кемгәдер бакыйлыкка күчәр алдыннан PR ихтияҗы тумыйча. Беркөнне шулай Татарстан урамыннан бара идем, тарихи \"Шәркъ клубы\" бинасы тирәсендә берничә кеше төзелеш приборлары белән нидер үлчиләр, китапларына язгалыйлар, фотога төшерәләр. Машинамны туктатып карап тордым, махсус. Иманым камил, тиздән монысының да башына җитәләр. Кафил әфәнде! Тикшерү җибәрегез бу объектка.

№1 (765197) / 02.04.2011 13:07:13

тиеш иде)))
Хәзер инде җаным, иптәш прокурор, ни әйтсәң дә юк.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar