|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2023 Хәвеф-хәтәр
Лениногорскида 12 яшьлек бала машинаны куып алып китеп авария ясаган (ФОТО, ВИДЕО)
Лениногорскида мәктәп укучысы Toyota автомобилен куып алып киткән һәм полициядән качарга теләп юл-транспорт һәлакәте оештырган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 12 яшьлек үсмер чит ил машинасын куып алып киткән, полиция хезмәткәрләренең таләпләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә яшь йөртүче идарә итә алмаган һәм баганага, светофорга һәм юл билгесенә бәрелгән. Аннары үсмер полиция хезмәткәрләреннән качмакчы булган, дип яза Татар-информ.
Хәзер баланы тотканнар һәм Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга каникул вакытында балаларның ялын контрольдә тотарга һәм транспорт чарасы ачкычын җыеп йөрергә өнди.
--- |
Иң күп укылган
|