поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
02.06.2023 Җәмгыять

Ачы тәҗрибә. Катнаш никах нәрсәгә китерә?

Татарстанның танылган язучысы Ркаил Зәйдулланың “Алла” дип аталган хикәясен бер тында укып чыктым. Оста язучы татар егете Ахияр белән рус кызы Валяның язмышын чагылдырган. Минемчә, бу хикәя укучыларны уйланып калырга мәҗбүр итә. Чөнки монда бүгенге көн проблемасы - катнаш никах турында сүз бара.

Гаилә корып, бераз вакыт узгач, яшьлек дәрте басыла төшә һәм геройларның үзләренең аянычлы язмышлары белән килешәселәре килми. Ә менә гөнаһсыз балалары Сашага ни эшләргә?
 
Әйе, хәзерге заманда катнаш никахлар саны елдан-ел арта бара. Дөрес, элек тә очраган инде алар. Укучыларыбызга булган бер хәл турында бәян итәсем килә...
 
Давыт йомшак холыклы булып үсә. Әби-бабасы аңарда кечкенәдән ислам диненә мәхәббәт тәрбиялиләр, ми¬һер¬банлы, шәфкатьле булырга өйрәтәләр.
 
Җәйнең кояшлы, матур көннәренең берсендә Са¬бир¬җан, улы Давытны җигүле атына утыртып, берничә чакрым ераклыкта урнашкан чуваш авылына өй салырга алып бара. Анда барып кергәндә аларга  чиркәүдән “даң-доң”, “даң-доң” дип яңгыраган кыңгырау тавышы ишетелә. Малаеның бу тавышка бераз уңайсызланып китүен күргән Сабирҗан:
- Улым, күңелеңә авыр алма! Аларның да үз тормышлары, үз диннәре бит, - дип әйтеп куя.
 
Аның сүзләрен раслагандай, озын итәкле кара киемдәге олы гына бер апа, чиркәү яныннан үтеп барганда, берничә тапкыр чукынып куя.
Тиздән алар тол калган хатын - Агриппина тү¬тәйнең өенә барып җи¬тә¬ләр. Хуҗабикә үзләрен җылы кар¬шы ала. Әтисе Агриппина белән эш турында сөй¬ләшкәндә, егет өй эчен кү¬зәтә. Әнә, түр як дивардагы киштәдә Иисус Хрис¬тос рәсеме, аның янындагы сурәттә - Изге Мәрьям Ана һәм аның кечкенә малае. Рәсемнәр челтәрле, матур пәрдә белән әйләндереп алынган. Өй, иске булса да, чиста-пөхтә. Мендәр-яс¬тык тышлары аллы-гөлле чи¬гел¬гән. Эскәмиягә кулдан сугылган киндер палас җәелгән, тәрәзә төпләрендәге гөлләр шау чәчкәдә утыра. Ул арада Агриппина түтәй, салкын әйрән алып керим әле, дип, өйдән чыгып китә. Улының кара уйларга батып утыруын күргән Сабирҗан:
 
- Балам! Динсезлек начар нәрсә ул. Күрәсеңме, алар да Аллаһының барлыгын, берлеген таныйлар бит, - ди. - Телләре генә башка, - дип тә өсти ул соңыннан. 
Нәкъ шулвакыт ишек алдыннан ниндидер тавышлар ишетелә. Озак та үтми, бер яшь, чибәр кызны ияртеп кергән Агриппина:
- Бу минем кызым - Анюта, - дип таныштыра.
 
Давыт, аның гүзәллеген күреп, телсез кала. Анюта¬ның чәче, татар кызларыны¬кыдай, ике толымлап үрел¬гән, башына аклы яулык ябылган. Сөйкемле, зәңгәр күзләреннән нур бөркелеп тора, иреннәре сусыл чия төсле. Кыз никадәр генә оялса да, Давытка бер тутырып карый да өйдән йөгереп чыгып китә.
 
Сабирҗан белән Давыт¬ның беренче эш көннәре шулай башлана. Алар иртәдән кичкә кадәр тырышып-ты¬рышып өй салалар.
Көннәрдән бер көнне Давыт, арып, лапас астындагы ат арбасында, хуш исле печән өстендә йокыга китә. Бераздан ул кинәт уянып китә һәм башыннан: “Әткәй кайда соң?!” - дигән уй йөгереп уза. Өйгә килеп керсә, үз күзләренә үзе ышанмый - әтисе Агриппина түтәйнең җил¬кәсенә кулын салган. Кө¬лешә-көлешә ачы бал эчеп утыралар.
 
- Әткәй! Син ни эшлисең?! – дип, оялудан күзләрен кая яшерергә дә белми егет.
Бераз исергән әткәсе:
- Улым! Син нинди ир ке¬ше инде, шулхәтле оялалар¬мыни. Кил, утыр әле. Са¬бир¬җанның нәселе хатын-кыздан куркырга тиеш түгел! – дип җавап кайтара һәм, ачы бал салып, малаена суза. 
Давытның тартынып торуын күргәч:
- Эч, улым! - дип боера.
Егет, буйсынып, эчеп җи¬бәрә. Әтисе тагын берне салып бирә, һәм алар Агриппина белән көлешәләр.
Шулвакыт Сабирҗан, кичке уенга чыгып баручы Анютаны эләктереп алып:
- Кызым! Минем улымны да үзең белән алып бар әле, - дип үтенә. Ә үзе шул арада аның колагына: 
- Җебегәннән чын ир-егет яса, - дип пышылдап өлгерә.
 
Аягына торып баскан Давытка кинәт бөтен дөнья әй¬ләнепкиткәндәй тоела. Шулай булса да, ул, ачы бал тәэсиреннән кыюланып, Аню¬та артыннан атлый. Ә колагында бертуктамый әти¬сенең: “Сабирҗанның нәселе хатын-кыздан куркырга ти-еш түгел!” - дигән сүзләре яңгырап тора.
Анюта белән Давыт елга буена төшкәндә, кичке уеннар башланган була инде. Яшьләр бииләр, җырлыйлар. Билгеле, татар малаен чуваш егетләре өнәп бетермиләр. Авылдагы иң чибәр кызларның берсе аның белән бергә килүенә көнләшеп тә куялар. Озак та үтми, берничә егет, Давыт янына килеп, аның якасыннан эләктереп алалар. Әмма Анютаның ике туган абыйсы Михаил, арага кереп, егетләрне куып җибәрә.
Яшьләр уенга тотынгач, Анюта белән Давыт сиздерми генә елга буйлап йөреп китәләр. Бераздан ял итәргә яшел чирәм өстенә утыралар. Әллә кызны бик ошатканга, әллә ачы бал тәэсиреннән, йомшак холыклы Давыт кыздан бер дә оялмый, үзен кочаклап ук ала. Аня да карышмый, назлы егетнең куенына кереп чума. Шулай итеп, ике яшь йөрәкнең беренче мәхәббәт төне үтә. Һәм шундый төннәр өй төзеп бе¬тергәнчегә кадәр дәвам итә...
 
Эшләре бетеп, үз авылларына кайткач, Анютаны сөйгән Давыт, түзә алмыйча, әтисенең күк айгырына атланып, айлы кичләрдә берничә чакрым ераклыктагы чуваш авылына барып йөри. Ә инде Анютаның гөнаһлы мәхәббәттән балага узуы турында белгәч, газиз әнкәсенең елап-елап үгет¬лә¬венә карамыйча, Агриппина түтәйләрдә яшәп үк кала.
 
Анюта белән яңа өйдә бергә тора башлагач, аларның гореф-гадәтләре, йолалары, диннәре белән якыннан очрашырга туры килгәч кенә, Давытның йөрәге берни белән дә килешергә те¬ләми. Боларның берсен дә гомердә дә кабул итә алмаячагын яхшы аңлый ул.  Христианнарның дини бәй¬рәмнәрдә дә, якыннарын мәң¬гелеккә озаткач та табында аракы эчеп утырулары да һич кенә дә ошамый аңа.
 
Әмма тормыш дәвам итә. Караңгы көз үтеп, кышкы ачы суыклар башлангач, Анюта, коега суга чыккач, бозда таеп егыла һәм сабыен вакытыннан алда үле тудыра. Гөнаһсыз баласын югалткач, ул, хәсрәтеннән эчкән килеш, чәчләрен йолкып, кычкырып-кычкырып елый. Давыт бу хәлләргә аптырап карап тора, чөнки, шушы яшькә җитеп, мөселман ха¬тын-кызларының болай кыланганын күргәне булмый аның.
 
Ә беркөнне, абзарда тер¬лекләр ашатып йөргәндә, көчле җил егетнең колагына берничә чакрым ераклыкта урнашкан туган авылындагы мәчет манарасыннан: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр...” - дигән моңлы азан тавышын иреш¬терә. Бу Давытның йөрәгенә үтеп кереп, бөтен кан тамырлары буйлап йөри башлый. Йа, Раббым, азан тавышы нинди матур икән бит! Ул күңелгә җылылык өсти, яшәү яме бирә! Аны тыңлаган саен тыңлыйсы, ишеткән саен ишетәсе килеп тора. “И, Раббым! Мин ни эшләдем, ничек ялгыштым соң?! Кичер, илаһым, кичер!” – дигән уйлар йөгерә Давытның башыннан. Авыр йокыдан уянып киткәндәй, егетнең зиһене ачылганнан-ачыла бара.
 
- Җир куенына ислам динебез кушканча иңдерә алмаган өчен кичер мине, гөнаһсыз сабыем. Хәсрәт утында янган газиз әнкәем, кабердә яткан ата-бабаларым, зинһар, кичерегез мине! – дип пышылдый ул.
Шуннан соң Давыт, бөтен эшен ыргытып, туып-үскән авылына кайтырга җыена башлый. 
 
Кинәт ул Анютаның: 
- Давид (кыз аңа шулай эндәшә торган була)! – дип өзелеп кычкырганын ишетә һәм артына борылып карый.
Юк! Аны беркем дә туктатып кала алмас! Иманы көчле булуын хәзер бик яхшы аңлады егет. Сөекле әнкәсе аңа Давыт пәйгамбәр исемен юкка гына кушмаган бит инде...
 
...Давыт ашкынып-ашы¬гып алга баруын белә, чөнки алда аны ислам дине, татар мохиты һәм ана телендә сөйләшүче булачак хатыны һәм балалары көтә...
Фото: фрипик.ком
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 02.06.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»