поиск новостей
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 10.10 "Утка очкан күбәләктәй…" романтик драмасы. Тинчурин театры 18:30
  • 11.10 "Акча бездә бер букча" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 11.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Яр Чаллы "Дк Энергетик". 18:30
  • 12.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Түбән Кама. ТЮЗ 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Сентябрь
  • Рәйсә Борһаниева - журналист
  • Лилия Муллагалиева - җырчы
  • Хәлил Әбҗәлилов (1896-1963) - актер
  • Габдрахман Минский (1906-1983) - язучы
  • Казанда фатир яки гостинка эзлим. До 20000 бар сумма кушылган. Хатын-кыз, 35 яшь, эшлим. 89656185452. Риелтор ярдәменә мохтаҗ түгел.
  • Узем белэн бер булмэле квартирада яшэргэ тэртипле татар кызы эзлим (22яшькэ хэтле) Квартира ТЦ Франт янында урнашкан(Фучика 86). Остановка якында гына. 18+ку 89083491021 только Ватсап!!!
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
Архив
 
02.06.2023 Шоу-бизнес

Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде"

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.

- Зөлфия апа, сез бик кечкенә булып дөньяга килгәнсез. Медицина көчле булмаган ул заманда ничек тернәкләнеп киткәнсез икән?
 
- Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Югары Аташ авылында нефтьчеләр гаиләсендә тудым. Дөньяга 6 айдан 1200 граммлы булып ашыгып туганмын. Үз эшен яраткан чын табиблар ярдәме белән исән калганмын. Әни "өйгә кайткач үлсә, җавапка тартырсыз" дип мине алырга курыккан, шуннан соң әтине чакырганнар. Әти мине кулына алган да: "И, бигрәк үземә охшаган", - дип мине күтәреп чыгып киткән, әни хастаханәдә калган. Әти беренче очраган машинага утырып өйгә кайтып киткән. Гаиләдә мин - төпчеге, ике апам, ике абыем бар. Әти өйгә килгән кешеләрнең берсенә дә мине күрсәтмәгән, "күз тидерәсез", дигән. Мине каз бәбкәсе кебек бүреккә салганнар. Көне буе йоклаганмын, әни мамык шәлгә төреп үстергән. Беләкләрем бәрелер дип одеялга да төрмәгәннәр. Хәзер дә җылыны яратам, гел җылы киенеп йөрим.
 
- Гаиләдә нинди тәрбия алдыгыз? Әти-әниегез артист булырга теләвегезне ничек хуплады?
 
- Дөрес тәрбия алдым. Әти-әнием бик акыллы, уңган, сабыр, ярдәмчел кешеләр иде. Үземне белгәннән бирле артист булам дип хыялландым, ләкин әти мине табиб итеп күрде. Артистлыкка кермәсәм, медицина өлкәсенә барырмын дип уйлаган идем. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесына укырга кердем. Әни бик каршы булган иде. "Артистлар бәхетсез булалар", - диде. Чынлап та, артист гомер буе гастрольдә йөри, өйгә кайтмый, бала үскәнен күрми. Тик шулай да хыялымны тормышка ашырдым, артист булдым. Ә тормышта әти-әни сүзеннән чыкмадым. Үз гаиләм булганнан соң да ашарга утырганда, "әни белән әти нәрсә ашый икән?" дип уйлый идем. Әни пешергәнне мин дә пешерергә тырыша идем. Мин аларга буйсынып яшәдем. Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде. Әниләргә кунакка кайткач, йә Җәвитләргә, йә туганнарга бара идек. Әни "озак торасызмы?" дип кала иде. "Кунып кайтабыз, озакка барабыз" дип әйтергә телем әйләнми иде. "Синең ирең бар, син бит минем хатын", - дип Җәвит шелтә белдерә иде. Хәтта студент чагымда да дуслар белән тулай торакта Яңа ел үткәрергә калмыйча, әти-әни янына кайттым.
 
- Әти-әниегез ничә ел бергә гомер итте? Аларның мөнәсәбәтләре турында сөйләгез әле.
 
- Әни - 88, әти 93 яшьтә мәрхүм булдылар. Мин моңа әзер түгел идем, аларны "үлделәр" дип тә әйтә алмыйм. Аларны югалту бик авыр булды. Әле дә үзем генә калсам, аш бүлмәсендә әнинең фотосына карап, аның белән сөйләшәм. Моның ярамаганын да беләм, әмма күңелем төшсә, кәеф булмаса, әни белән сөйләшәсе килә. Башта әни китте, ун айдан соң әти китте. Алар 66 ел бергә яшәде. Безнең өйдә чебен очкан тавыш та юк иде. Әти әнигә Мәрьям дип кенә түгел, тулы исеме белән Гөлмәрьям дип эндәште. Ул әнине бик хөрмәт итте. Әнигә инсульт булды, ике генә ай ятты. Әтинең әнидән соң яшисе килмәде, ашамады, эчмәде. Әнинең киткәнен әтигә әйтергә курыктык. Ул урын өстендә ятты, егылып бот-оча сөяген имгәткән иде. Әнине залда юганда, әти урын өстеннән төшеп, шуышып килеп ишекне ачкан. Әнинең үлгәнен сизгән. "Минем аннан башка яшисе килми", - диде. Шунысы үкенечле: өч ел дөм сукыр булганнан соң, үләренә бер ел кала Казанга операциягә алып бардым. Аңа кадәр Уфага алып барганнар, булмый дигәннәр. Казанда 10 минутта күзе ачылды, бер ел күзле булып яшәде. Ник шуны иртәрәк эшләмәдем дип үкенәм. Әни бездә ике атна торганнан соң авылга кайтты. Әтине шундый сагынган иде. Әтинең караваты каршына килеп утырды да: "Син мине сагындыңмы?" - дип сорады. "Син кая болай озак йөрдең соң?" - ди әти. Җәвит белән күңелләр тулып еладык. Әтинең киткәненә – 7 ел, әни 8 ел арабызда юк.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ