• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

02.04.2011 Милләт

Айдар Хәлим Жириновскийны елатмакчы

Язучы Айдар Хәлим Русия Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов белән очрашты. Сөйләшүдә Чаллыдагы ябылу алдында торган 29нчы татар мәктәбе, 309нчы канун һәм язучының булачак юбилей кичәсен Башкортстанда уздыру теләге турында да сүз була.

Олег Морозовның җәмәгатьчелек белән очрашуына журналистлар чакырылмаган иде. Шунлыктан язучы белән Дума рәисе арасында барган сөйләшү хакындагы язма беркадәр берьяклы булачак. Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр турында А.Хәлим “Азатлык”ка сөйләде. Аның әйтүенчә, сүз башын ул Думаның легитим булмавыннан башлаган.

 

“Русия федерациясе дип аталган илдә 180 милләт булып, аларның вәкилләре Думада булырга тиеш. Шулай булмаганда, “федерация” сүзенең мәгънәсе калмый. Патша заманнарында Думада татар-мөселман фракциясе булган. Хәзер алар юк. Дума алыпсатарлар оешмасына әйләнде. Монда милләтләр вәкилләре булса, Русия бүген коррупциягә дә, мәгрифәтсезлеккә дә, имансызлыкка да кереп батмаган булыр иде, дип сүз башладым”, ди А.Хәлим.

 

Чаллыдан сайланган депутат татар мәктәбендәге хәлне белми

 

Язучы Чаллыдагы 29нчы татар мәктәбе хакында да Морозовка беркадәр мәгълүмат бирә. “Мәктәптә бала саны җитәме-юкмы, укыту дәрәҗәсе нинди, кайчандыр Ленин, 3 бала туган җирендә үз телендә укырга тели икән, алар моңа хокуклы, дигән. Русиядә милләтләргә каршы көрәш – Русияне бетерү өчен көрәш, дидем.

 

Мин Морозовка 29нчы мәктәп турында Медведевка телеграм сугуым хакында да әйттем. Бәлки Медведев сезне, Чаллы ягы депутаты буларак, бу мәсьәләне хәл итәргә җибәргәндер, дигән өметемне дә әйттем. Артык беркатлы икәнмен, депутатыбыз мәктәп, телеграм хакында да берни белми булып чыкты. Шулай да ярдәмчеләренә бу мәсьәләгә ачыклык кертергә күрсәтмә бирде”, ди Хәлим.

 

Айдар Хәлим Думага бармакчы

 

“Мондый тәкъдим дә ясадым – милли мәсьәләләргә чыгыш ясарга Дәүләт Думасына мине чакыра алмассызмы, дидем. Депутатлар, Жириновский каршында милләтләрне кысуның Русияне таркатуга китерүен аңлатыр идем. Жириновскийга хәтта елагач, күз яшен сөртү өчен бер тастымал җитмәс иде, дигәч, Олег Викторович туйганчы бер көлде. Аннан, мондый хәлнең булганы юк әле, диде. Ә мин, мине чакырып карагыз, бәлки булыр, дидем”, дип искә төшерде очрашудагы сүзләрне А.Хәлим.

 

309нчы канунга үзгәрешләр вәгъдә ителә

 

О.Морозов сөйләшү барышында 309нчы санлы мәгариф турындагы канунга депутат Илдар Гыйлметдинов һәм башка берничә депутат катнашында атна-ун көннән өстәмәләр, үзгәрешләр әзерләнүе, бу өстәмәдә һәр милләтнең, һәр республиканың туган телендә имтихан бирә алуы турында да кануный үзгәреш булачагы хакында әйтә.

 

Алдагы елда Хәлим юбилеен үткәрә. Туган ягы Башкортстанда да бер кичә уздырырга җыена. Ләкин ул үзенә Башкортстанга юл ябык, дип саный. Шул юлны “ачу” гозере белән Олег Морозовка мөрәҗәгать иткән.

 

Морозов Башкортстанга юл ачуны өстенә алмый

 

“Минем юбилеем якынлашып килә. Аны туган Башкортстанымда, туган авылымда да уздырасы иде. Ләкин миңа анда 35-40 ел инде юл ябык. Шул юлны ачарга ярдәм итә алмассызмы, дигәч, Морозов, сезгә бит яңа президент килде, аны ярымтатар, ярымбашкорт дип әйтәләр, диде. Мин үз чиратымда, ярымтатарның татарлар өчен әлегә берни эшләмәвен әйттем”, ди Хәлим.

 

Мәскәүдән килгән кунак Морозов Чаллыдан буш кул белән китми. Айдар әфәнде аңа берничә китабын бүләк итә. ”Мәскәү вакыты” дигән китабын Хәлим мондый сүзләр белән тапшыра: ”Монда татар фаҗигасе сурәтләнә. Татар сәгатьне үз акчасына сатып ала, ләкин аның вакыты Мәскәүнеке”.

 

А.Хәлим әйтүенчә, аның тәкъдимнәрен, фикерләрен Дума рәисе урынбасары Морозов бераз елмаеп, башын чайкап, ияген кагып тыңлап утырган.


Гафиулла ГАЗИЗ
Азатлык
№ | 01.04.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№37 (765797) / 05.04.2011 15:58:09

Мәктәп мәсьәләсе халыкны урамга чыгарды

Чаллыда татар милли мәнфәгате өчен оештырылган урам җыеннарында күптән инде халыкның болай күп катнашканы булмагандыр. 29нчы татар мәктәбен якларга 700дән артык кеше килде.
Мәктәпне ябуга каршы чара шәһәрнең Җиңү паркында узды. Бирегә мәктәп укучылары да, аларның ата-аналары, студентлар, ТИҮ, Чаллы коммунистлар фиркасе вәкилләре, Тукай районы мәктәпләреннән дә килгәннәр иде.
Каршылык чарасын Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов ачып җибәрде һәм алып барды.
29нчы мәктәп ата-аналары комитеты рәисе Радик Әхмәтовка беренчеләрдән булып сүз бирелә һәм ул татар мәктәпләрен ябу күренеше Чаллыда гына бармый, дип белдерде.
“Соңгы вакытта Татарстанда 175 мәктәп ябылган, һәм алар барысы да – татар мәктәпләре”, диде чыгышында Р.Әхмәтов.
“Милләтләрне бетерү, алардан бер Русия халкы ясау сәясәте бара. Башка бер генә дәүләттә дә аз санлы милләтләргә моның кадәр басым ясалмый”, дигән фикерен әйтте язучы Айдар Хәлим.
Тукай районы ТИҮ рәисе Вәлихан Җәләлетдинов алга таба урам җыенын шәһәр хакимияте янында уздырып, шәһәр башлыгын мондый гамәлләр өчен эшеннән алу тәкъдиме белән чыкты.
Әлеге урам җыенына 29нчы мәктәпне тәмамлаган, хәзер Чаллының медицина көллиятендә укучы студентлар да килгән иде. Анфиса Гыйлфанова, Айгөл Мөхәмова шулар рәтендә.
“Кечкенә балабыз үскәч, аны шушы мәктәпкә бирербез дигән идек. Анда барысы да яхшы, тәртип. Ике мәктәпне кушсалар, тәртип бетәр”, диде Анфиса “Азатлык”ка.
"Халыкны урамга чыгарырга тырышалар"
Шушы чараны оештыручыларның берсе булган, Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов, социаль, мәгариф мәсьәләләрен хәл итү урынына, халыкны урамга чыгару өстендә күбрәк чаралар күрелә, дип саный.
“Гарәп илләрендә халыкны урамга чыгармау өчен акча өләшәләр. Русиядә, киресенчә, халыкны урамга чыгару өчен кануннар бозалар, мәктәпләрне ябалар”, ди Гамил әфәнде.
Чыгыш ясаучылар дистәгә якын булды. Күбесе Русиянең милләтләргә булган сәясәтенә ризасызлык белдерде. Коммунистлар фиркасе вәкиле, мәсәлән, мондый сәясәт татарга гына түгел, мари-чуашларга, Идел буендагы башка халыкларга карата да бара, диде.
Урам җыенындагы шигарләрдә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан 29нчы мәктәпне үз яклавына алырга сораган сүзләр дә бар иде. Җыен азагында каршылык чарасына килгән халык “И туган тел” җырын башкарды.
http://www.azatliq.org/content/article/3545931.html

Тукай районында сигез мәктәп ябылу алдында
" rel="nofollow" onclick="return !window.open(this.href)">http://www.azatliq.org/content/article/3547161.html

№36 (765664) / 04.04.2011 21:21:38

29 нчы татар гимназиясен яклыйк: http://www.open-letter.ru/letter/28248

№35 (765623) / 04.04.2011 18:20:06

Рамил

№34 (765592) / 04.04.2011 15:30:06

Айдар Хәлим нишләсә дә,
Үз терсәген тешләсә дә,
Ул барыбер Борис
Дигән... Ренат Харис.

№33 (765577) / 04.04.2011 14:00:03

Админ, сөртеп ташларга җыен, тик барыбер үз фикеремне әйтмичә кала алмыйм.Сез Айдар Хәлим Морозов белән милләт язмышы хакында борчылып сөйләшкән,дип уйлыйсыздыр инде.Айдарны бер тамчы да белмәгән кеше генә шулай ялгыша ала.Чынлыкта бу акция ике шәхси максатны күздә тоткан:
1.моменттан файдаланып,Айдар Рәсәйкүләм хакимияттәгеләргә үзенең юбилее якынлашуы хакында хәбәр иткән.
2.рәтле-юньле бүләк әзерләмәсәгез,мин Башкортстанны тагын бер кат \"заимею\"дип кисәткән.
Ә милләттәшләре,кызганыч, аның өчен гомер-гомергә бәрәңгедән башка нәрсә турында уйлый,кайгырта белмәүче сәләтсез гавәм булудан артмадылар.

№32 (765530) / 04.04.2011 09:32:14

Камил Кэримовны сез яратмый торган Казан утлары журналыннан эзлэгез, китапларны табып булмый, э анда ботен яна эсэрлэр чыгып бара, рэхэтлэнеп укыйм.

№31 (765521) / 04.04.2011 08:52:53

Күке
"Кызыксынумы,әллә хөрмәт үкме"гезне Ильминский белән Жириновскийга да юнәлтергә онытмагыз. Әлбәттә татар-башкортка каршы эшне, алар А.Хәлим кебек үк эффектлы алып бара алмадылар, шулай да...

№30 (765499) / 03.04.2011 23:48:08

Медведевка да, Морозовка да, думаларына да, ООНнарына да мөрәҗәгать итәсе дә, сорыйсы да, соранасы да, тәвәкәллисе дә түгееел, ә бәлки таләп итәсе!

Трибунаны да сорап аласы түгел.

Һичьюгы үзең оештырасы,башкорт туганнарың белән бергәләп.

Бигрәк тә А. Хәлим кебек абруйлы кешегә ул ни тора!

Әгәр дә без мөселман икәнбез.

38. Əй, иманлы кешелəр, һеҙгə нимə булды? —Аллаһ юлында һуғышырға сығығыҙ, — тип əйтелгəс, ауырайып, ергə һыйынаһығыҙ. Фани
донъялағы был тормошто һеҙ Əхирəттəге мəңге тормошҡа алмаштығыҙмы ни? Лəкин фани донъя тормошоның файҙаһы, Əхирəт
донъяһыныҡына ҡарағанда бик тə əҙҙер.

39. Əгəр ҙə һеҙ һуғышҡа сыҡмаһағыҙ, (Аллаһ) һеҙҙе һыҙландырыусы ғазапҡа дусар итəсəк һəм һеҙҙең урынға башҡа бер
ҡəүемде килтерəсəк; һеҙ һуғышҡа сыҡманы, тип кенə Аллаһҡа зарар килмəҫ. Аллаһ бар нəмəнəн дə ҡөҙрəтлеҙер.

№29 (765494) / 03.04.2011 23:41:51

Камил Кәримовны Тукай премиясенә тәкъдим итүләреннең максатын аңлый алмыйм. Кулга ияләштерәләрме, бирмичә калдырып, үч алачаклармы? "Уен" романын язган язучыны гафу итәрлек җитәкчеләр туганмы әллә Татарстанда? (Әллә инде укымаганнар?)

№28 (765489) / 03.04.2011 23:19:08

Жванецкийга да охшап китә кебек ул,вакыт-вакыт.
Җәйге эсселек турында язганы укыганда тәгәрәп көлдем үткенлегеннән. Юри генә укып кара әле бусын да Иркә!

№27 (765488) / 03.04.2011 23:14:22

Аның картаймый юморы.20еллык китабын да ел саен отпускыда укып ятам, көлдерә барыбер.Ул цельный кеше, юморы да шундый. Татарлар арасында бик сирәк очрый андыйлар.

№26 (765486) / 03.04.2011 23:10:25

Кәримовның "уен" дигән китабын алып укыдым. Тиз укыла.
Юморы төртмәле инде.
андый прием сайтта да бар.Камил абый мөгаен күренеп аладыр бу сайтта,шулай тоела башлады.

№25 (765484) / 03.04.2011 23:06:52

Күке, минемчә ул неоднознаяный кеше.

Камил Кәримовны каян укыдың?

№24 (765481) / 03.04.2011 23:03:35

Валлаһи миндә бу кешегә карата кызыксынумы,әллә хөрмәт үкме? хис уяна башлады!
Тәгәрәтеп кыйныйлар,-димәк ниндидер заслугалары бар. Кемнәрнедер уздырган бугай ул,шуңа ачу тотучы күп,дигән уйлар да килә!

Депутат та булмагач, укырлык китап та яза алмагач нигә милләт дип интегә икән соң?
Рәхәтләнеп яшәргә буладыр бит,тыныч кына пенсияңне алып?

башкаларның,хәтта тиешле кешеләрнең дә башы авыртмый бит әле!

№23 (765477) / 03.04.2011 22:46:36

Әйдәгез Туфан турында гына сөйләшик әле!

№22 (765467) / 03.04.2011 22:15:35

Админ!Ни өчен син үзең игълан иткән кагыйдәләрне үзең үк бозып утырасың? Аз гына тәнкыйть фикере булса,откликларны сөртеп ташлыйсың, минем язганнарда нинди крамола күрдең? Юләр сатышып утырырга гына рөхсәтмени?

№21 (765452) / 03.04.2011 20:39:40

А.Хәлимнең милләт өчен бар "эшчәнлеге" татар-башкорт арасын болгатып, Мәскәүгә, рус булманнарны бөгәргә ярдәм итү булды, хәзер дә шул юнәлештә, армый-талмый эшли.

№20 (765444) / 03.04.2011 20:12:29

минем күзлектән.

Сиңа күрсәтсәң,порнография дип кычкыра башлаячаксың. Шуңа сиңа күрсәтмиләр,ярамый.
Кил кер милләтчеләр арасына,күрерсең нәтиҗәсен. Өйдә ятып күренми ул.

№19 (765434) / 03.04.2011 19:24:33

Милли хәрәкәтне урамга яшел әләмнәр күтәреп чыга башлаганнан соң гына дип уйласагыз, ялгышлык. Аның Совет чорында ук ялкынлы язмаларын укып, күпме каләм тоткан кеше, моннан соң А.Хәлимгә нәрсә булыр икән дип, мыек астыннан елмаеп, кара күзлек астыннан карап көтте. Аның кебек өч телдә: татар, башкорт,рус телләрендә ничә кеше яза ала икән соң? Аның \"Өч аяклы атын\" гына карагыз, кино төшергәннәр... Ә сезнең фильмнар кая?
Сугыш беткәч батыр күбәя инде ул. Ул чорда ни өчендер һәм хәзер дә, Хәлим кебек кенә булса да \"кыю\" гына язмалар язмыйсыз да, кыюрак сүз әйтмисез соң?\" Ә күпме кешенең бергә укыган дуслары бар. Алар аша булса да, Мәскәүдә милләт өчен мыскал да сүз катмый? Барыбызның да бар бит, дуслар да, таныш, дус, депутатлар да. Ни өчендер А.Хәлим янына килеп сөйләшәләр, безнең һәм сезнең янга килүче юк. Көнчелек күзегезне томалый ахыры, җаныгызны корт баскан сезнең. Берәрегез, кара пиар өчен булса да, Медведевка телеграмма суктымы соң? Я булмаса, Морозов белән утырып сөйләштеме? Ә кешенең йөзенә карап кына бәя бирә торган булса, белмим кем кайда утырыр иде икән....

№18 (765432) / 03.04.2011 18:51:20

Карагыз әле милләтчеләр! Сезнең үзегездән берәр файда бармы соң?
Булса нигә нәтиҗәсе безгә дә күренерлек түгел.
Ачу саклау начар гадәт. Ә сез Хәлимнең кайчандыр әйткән сүзләренә карап,аның хәзерге эшен таптап маташасыз.

№17 (765429) / 03.04.2011 18:44:00

Чыннан да, бигрәкләр кызык - спецслужба кешесе моны кабул итә, Айдар моның белән мактанырга маташа, гәрчә ошбу очрашудан халыкка аз гына да файда булмаса да. Күрәсең, Айдарга файдасы бардыр. Хәзер инде "алар" белән ул ачыктан-ачык очраша башлады бит, җәмәгать!

№16 (765420) / 03.04.2011 18:00:06

вот именно Саз! Ә бит А.Хәлим дәүләт эшлеклесе дә түгел, хәтта әле депутат та булмаган көенчә,үз иленең гап-гади гражданины буларак үз фикерен җиткерергә тели.
Ә мондагы саз бакалары өйрәнгәннәр ялкынлы нотыклар тыңларга! Сөйли башлаганнарына күпме вакыт узды, ә тел мәсәләсе артка китә бара.

№15 (765419) / 03.04.2011 17:37:44

Без һәм Нурислам, сез үзегез татарны милләт буларак саклап калу өчен, Айдар ага кебек берәр нәрсә эшләп карадыгызмы соң? Утырган буласыз... Туксанынчы еллар башында Татар иҗтимагый үзәге әле яралгы хәлендә булганда сез кайда идегез соң? Аны хәтерлим, милли хәрәкәтнең башында торды. Ә сезне юк. Книга печали, или записки аборигена, дип аталган китабын гына булса да укып чыгарга тәкъдим итәр идем. Сез тәнкыйтьләп утырырга гына мастак шул...

№14 (765409) / 03.04.2011 16:47:08

елапмы- елата///Гафу үтенәм, елатыпмы - елата.

№13 (765408) / 03.04.2011 16:45:54

Чыннан да Татарстан рәсиягә өйләнгән икән. Рәсия бетә дип, шулкадәрле татар лаф ормас иде.

А.Хәлим Жириновскийны елату турында хыяллана-хыяллана наданнарның да наданы булып, башкорт белән тартышкан арада Жириновский хәзергә аны файдаланыпмы - файдалана, изепме-изә, елапмы- елата.

№12 (765396) / 03.04.2011 14:49:05

Айдар үз даны өчен йөри, милләт сүзе аңа үзенең тщеславиесе өчен генә кирәк. Морозов белән очрашканмы-юкмы, белмим, очрашкан булса да үзен күрсәтүне максат итеп куйган ул. Морозов белән очрашудан ни файда татар халкына?

№11 (765367) / 03.04.2011 10:20:52

Айдар Хәлим

№10 (765361) / 03.04.2011 09:27:46

Сэлям туганнар,якташлар!!!Мослим кызы,мин бик шатмын дус кызын (минем туганымда эле ул)табылганга.Мин 15лэре генэ авылга кайткач жибэрэ ала идем....

№9 (765360) / 03.04.2011 08:45:01

Жегет!

№8 (765358) / 03.04.2011 08:25:47

Интервьюдә әйтмәгән булсада, Мәскәү түрәләре белән очрашуы, шул, татар-башкортның башкорт исеме белән йөртелә торган өлешеннән зарлану өчендер инде... Хәер, татар-башкортны бүлгәләүгә керткән хисапсыз хезмәтләре өчен, Мәскәү, юбилейе белән котлап, берәр зур гына пимия, исем, орден-медаль бирер әле, ул оешма үзенекеләрне онытмый...

№7 (765256) / 02.04.2011 20:57:35

Дөрес әйтәсең Илдус.

№6 (765245) / 02.04.2011 20:16:57

"Башкортстаныма миңа ... 35-40 ел инде юл ябык" Ә тагы ни телисең? Өсләренә чиләк-чиләк пычрак түк тә, алар сине колач җәеп каршы алсынмы? ТАТАРда: "Коега төкермә, суын эчәрсең,"- диләр. Ананы сайлап алмаган кебек, ТУГАН җирне дә сайламыйлар, икмәге белән сыйлаган җиргә төкермиләр...

№5 (765232) / 02.04.2011 18:59:47

Ә нәрсә? Маладис Хәлим!

Кемнәрдер 20 ел бытылдаганны, ә ул бер талпынуда эшләп карасын.

№4 (765230) / 02.04.2011 18:31:22

№3. Тэлэп иту hэм телэклэр житкеру икесе ике нэрсэ. Эгэр дэ каршы якнын безнен телэклэрне анлап бетермэвен анласак, сез эйткэнчэ эшлэргэ кирэк. Э дошман - безнен телэклэрне анлап та, аларны утэргэ тэлэмэуче. Анын белэн суз тэлэп иту формасында гына була ала.

№3 (765202) / 02.04.2011 13:39:23




Безнеке булмаганнар белән сөйләшергә ярамыймыни? Гел узеңне яклаучылар белән генә сөйләшергәмени? Фикердәшләр белән сөйләшуе җиңел ул. Менә узең яклы булмаганнар белән дә фикер алышырга кирәк. Хәтта дошманга да җиткерә белергә кирәк тәлапләрне хәм теләкләрне.

№2 (765192) / 02.04.2011 12:59:44

Морозовка тел эрэм итеп сойлэп утырасы да юк. 90-нчы елларда, суверенитет яулаган вакытларда Комсомольская правда газетасында татарлар русларны обижают Татарстанда дип купме пасквиль язып ятты. Тиз узгэртэлэр ориентациялэрен.

№1 (765181) / 02.04.2011 11:57:00

Морозов күптән безнеке түгел инде. Юкка нервыңны бетермә.Ул бит Башкортстанга кем сайланганын да белми. Ярым татар, ярым башкорт дип әйтәләр дип утырмас иде, белсә.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar