|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2023 Җәмгыять
Фатир ремонты өчен салым кайтамы?"Торак, уку, дәвалану, фитнес өчен генә түгел, фатир ремонтлаганда монтаж эшләре, сатып алынган төзелеш материалларына тотылган суммадан да салым кайтарып була, диләр. Ул нинди очракта бирелә?" - дип сорый Әлмәт районыннан Ралия. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5 нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН:
— Кеше фатир алганда акча тотса, шуның өчен салым кайтара ала, дигән закон бар. Бу очракта, яңа йорттан торак сатып алганда, килешү кәгазендә “черновая отделка” белән тапшырыла, дип теркәлгән булса, ремонтка тоткан өстәмә акчадан да салым кайтара алалар.
Әмма торак өчен салым кайтару, өстәмә чыгым беләнме, чыгымнарсызмы, “чистовая отделка” яки “черновая отделка”мы — бер кешегә 2 миллион сумнан арта алмый (13 %ы — 260 мең сум). Элек ул бер фатирга 2 миллион сум иде. Ә хәзер — бер кеше өчен шул сумма. Мәсәлән, ир белән хатын, законлы никахта булып, 4 миллион сумга фатир сатып алды, ди. Шуның 2 миллион сумыннан — хатыны, калган 2 миллионыннан ире салым кайтара ала. Бер шарт бар: элек андый мөмкинлектән файдаланмаган булуы кирәк.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|