поиск новостей
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 10.10 "Утка очкан күбәләктәй…" романтик драмасы. Тинчурин театры 18:30
  • 11.10 "Акча бездә бер букча" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 11.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Яр Чаллы "Дк Энергетик". 18:30
  • 12.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Түбән Кама. ТЮЗ 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Сентябрь
  • Рәйсә Борһаниева - журналист
  • Лилия Муллагалиева - җырчы
  • Хәлил Әбҗәлилов (1896-1963) - актер
  • Габдрахман Минский (1906-1983) - язучы
  • Казанда фатир яки гостинка эзлим. До 20000 бар сумма кушылган. Хатын-кыз, 35 яшь, эшлим. 89656185452. Риелтор ярдәменә мохтаҗ түгел.
  • Узем белэн бер булмэле квартирада яшэргэ тэртипле татар кызы эзлим (22яшькэ хэтле) Квартира ТЦ Франт янында урнашкан(Фучика 86). Остановка якында гына. 18+ку 89083491021 только Ватсап!!!
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
Архив
 
31.05.2023 Җәмгыять

"Бер миллион сум акча бирәселәрен белеп, елап чыктым"

“Пятница” телеканалында узган “Умнее всех” тапшыруында катнашуы белән бер көн эчендә танылды ул. Казан кызы Карина Матыгуллина турында әйтүебез! Кыю фикерле кыз ул. Тәвәккәллеге таш ярырга сәләтле.

Милләтебезнең яңа асылташы җемелдәп куюына татар дөньясы сөенде, әлбәттә. Безнең горурлык! Мәйданга өметле яшьләр килә. Максатларын анык күзаллаган, төпле буын. Карина үзе генә дә типкән җирендә чишмә тибәрердәй йөрәкле, теләкләрен чынга ашырырга янып тора. Журналист булырга исәбе. Үзен кино сәнгатендә дә сынап карыйсы, рекламаларда төшәсе килә, кастингларда катнаша. Музыка мәктәбен тәмамлаган, җырларга, биергә ярата, скрипкда уйный. Инглиз, немец телендә, ишарәләр телендә сөйләшергә өйрәнә. Шунысы кызганыч, татар теле – ипи-сөтлек кенә. Монысына үзебез гаепле, гаиләдәге тәрбияме, җәмгыятьме... 
 
Карина башкалабыздагы 36нчы мәктәпнең 7нче сыйныфында укый. Мәскәүдән кайтуына ярты еллап вакыт үтсә дә, тапшыру эфирга чыкканчы берәүгә дә сиздермәгән. Күңелендә тагын нинди серләр йөртүен беләсе килеп, Мәскәүдән кайткан тәэсирләрен, фикерләрен ишетергә теләп, Каринаны редакциябезгә чакырдык. 
 
– Яшь ярымнан иркен сөйләшә башлаганмын, фотога төшәргә яратканмын. Оялып тормаганмын инде, тыйнак булсам да, хәзер дә кирәк чакта югалып калмыйм. Әтием Айрат исемле, әнием – Альбина. Икесе дә белеме белән юристлар. Әнинең үз бизнесы – турагенство белән шөгыльләнә. Әтием юрист, өйдә чагы сирәк – гел эштә. Алар миңа билге артыннан кумаска куша. Иң мөһиме – белем. Тормышта белемең белән яшисе, билге ул мәктәп дәфтәрендә утырып кала бит. Кайбер сыйныфташларым физикадан “бишле” аласы килеп, контроль эшләр вакытында гел күчерәләр. Чынлыкта өчлелек тә белмиләр. “Начар билге алсам әни орыша”, – диләр. Үзләре кызыксынып өйрәнсәләр икән! Кайбер әти-әниләрнең көненә 15 мәртәбә электрон көндәлекне ачып карауларын да аңлап җиткермим. Баласы дәрестә “өчле” алуга шалтыраталар. Шул кадәр басым... “Билгеләрең әйбәтме? Аңламасаң сора, аңлатабыз”, – ди минекеләр. Аларның миңа ышануы ук эчке ныклык бирә. Мәктәптә өй эшләрен дә артык күп бирәләр. Кайчакларда бишәр сәгать дәрес хәзерләргә туры килә, китапларны япкач, ниләр эшләдем соң, берсе дә истә калмады, дип уйлыйсың, – ди Карина. 
 
Каналдагы тапшыруга эләгү тарихы белән дә кызыксындык. 
– Берәр телетапшыруга эләгәсем килеп, күптәннән эзләнә идем. Узган елның августында әниләргә әйтми генә гариза җибәрдем. Икенче турга үткәч, сөйләгән идем, ниятемне күтәреп кенә алдылар. Анысында 50ләп сорауга җавап бирергә кирәк иде. Мәскәүгә чакыру алгач куанулар! 2 мең кеше арасыннан сайлап алынган 150 укучы исәбендә булуым үзе зур дәрәҗә. Ноябрьдә тапшыруга чакырдылар, Мәскәүгә әти белән икәү бардык. Алдан үлчәмнәребезне сорап, һәр катнашучыга атап махсус кием тектергәннәр иде, хәтта аяк киеменә кадәр аларныкын кидек, – ди Карина.
 
Дүрт раундлы телевикторинада үз көчен сынаган Карина суперфиналга чыга алмавын каушавы сәбәпле дип аңлата. Басып торган өстәл өстендәге таблода уенчыларның җыйган балларын күрсәтеп алулары, кызның көндәшләрен куып җитә алуына шик уяткан һәм менә шул шик тез астына китереп суккан.
 
– Төшеп калуыма гарьләндем дә... Җиңүчегә бер миллион сум акча бирәселәрен белеп, елап чыктым. Аның каравы үземә зур тәҗрибә алдым. Тукталып калыр исәбем юк, телетапшыруларда катнашачакмын әле!.. – ди Карина.
 
Каналда күрсәтәселәрен сыйныфташларына да, укытучыларына алдан махсус әйтмәгән. Алдан белгәч, кызыгы югала, диюе дә хак. Аның каравы хәзер башлангыч сыйныфларда укучы мәктәп укучыларына Каринаны үрнәк итеп куялар. Мәктәп тәрбиясенең бер өлгесе – актив укучы башкаларга үрнәк булырга, аңа тиңләшергә кирәк принцыбының яңадан старт алуы бу. 
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 31.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ