• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

01.04.2011 Җәмгыять

Тракторчыдан да менә дигән җырчы чыга!

«Шәһри Казан»ның 15 февраль санында минем иң хөрмәт иткән җырчыларымның берсе Шамил Әхмәтҗанов белән әңгәмәне укый башладым. Шунда башыма суктылармыни, баксаң, тракторчы белән сыер савучыга җырларга ярамый икән бит! Минем бер газетада Илдус Фәизнең, тракторчыдан мулла чыкмый, дигәнен укыганым бар иде. Сез, әфәнделәр, шул тракторда эшләүдән куркып шәһәргә качтыгызмы әллә?

Мин шунысын беләм, тракторчыларның да бик матур җырлаганнары бар. Сыер савучы кызларыбыз да җырлый-җырлый сыер сава, тирес кыра. Бушка театр куялар, шәһәрдән килгәнне көтмиләр. Икмәкне дә министрлар үстерә дип беләсездер, бәлки?! Ялгышасыз! Сез шул тракторчылар тир түгеп үстергән ипине ашыйсыз. Аны да, тракторчы кәсебен кылып, Ходай Тәгалә насыйп итсә генә. Әнә, үткән ел ала алмадык, Аллаһы бирмәде. Менә шулай, авылдан чыккан 70 яшьлек халык артистының ипине кем үстергәнен белмәве бик сәер. Ул тракторчыларның кем икәнен хәзер министрлар да белми. Белсәләр атказанган исем бирүне онытмаслар иде. Менә якташыбыз Алсуның атасы миллионер булгач, бер сүз татарча белмәсә дә ике җыр җырлап халык артисты исеме бирделәр. Ә хәзер тракторчының кем икәнен дә белмиләр. Хәзер байлар, ялагайлар заманы шул...


Тәлгать ГАБДЕЛХАКОВ, Балтач, Субаш
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№58 (765568) / 04.04.2011 13:14:04

إسماعيل

 

№57 (765558) / 04.04.2011 12:22:06

Кечкенә чагымда җырларга ярата идем. Әмма әти белән әни җырлавымны ишетеп алсалар, бу шогылемнән кычыткан, чыбык һәм каеш кеби нәрсәләр белән кире дүндерәләр иде. Хәтта мәктәптә укытыла торган элементар музыка белемен алуыма да аяк терәп каршы тордылар. Тракторчы итәргә тырышуларына да карамастан, хәрби хезмәтне табутчы (гроб ясаучы) булып тәмамладым. Чөнки балачактан ук трактор-машина йөртүне җенем сөймәде, һәм хәзер дә. Әмма кулымнан бик күп төрле эшләр дә килә. Укыту дәреслекләре язып зур гына конкурсларда җиңгәнем булды. Ләкин елгырлыгымның җитенкерәп бетмәве аркасында, мин фәкырегезгә тиешле калай һәм сәмәннәр ертлач бәндәләрдән артмады...
Язмыштыр инде ул, әллә нинди коллизияләргә юлыгып куясың. Һәм шул чакларда мин йөрәк һәм җан җәрәхәтләремне татар җыры белән дәвалыйм. Попса, романслардан башлап халык җырларының бик күбесен биш-алты нотасыннан ук таныйм. Күп кенә татар җырчыларына карата үземнең карашым бар. Чөнки бу хосуста кемдер таланты, кемдер үҗәтлеге белән алдырта.
Бүгенге көндә сәхнә түрендәге күп кенә җырчыларның бер-ике генә җырын тыңлый алам. Менә алар:
Хәния Фәрхидән 2 җыр, Гөлданиядан 3 җыр, Фән Вәлиәхмәттән 2 җыр, Тамчыгөлдән 2 җыр, Салават Фәтхетдиннән 2 җыр, Нурзадәдән 1 җыр... Бу исемне бик озын итеп төзи алыр идем. Кайсыбер, талантлы гына җырчыны тыңлаганда итле бәлеш ашап маемлаган шикелле хис һәм тойгылар да туып куя.
Гомерем буена музыкант һәм җырчыларга ак көнләшү белән кызыгып яшәдем.

№56 (765535) / 04.04.2011 10:01:55

Соры корт,рэхмэт!Эш ризыкта бит,белмэссен)))Минем бит хэзер уземнен яна бригада,кешеседэ куп тугел,бик эйбэтлэр аллага шокер.Сездэ купмелэп кеше анда,Сэлэм мине белгэннэргэ!!!

№55 (765533) / 04.04.2011 09:48:40

Зиряк
Аллага шөкер, үзегез дә начар җырламыйсыз бит! Ашхәнәдә җыр булгач, азык та тәмле була... Безгә килергә җыенмыйсызмы? 

№54 (765531) / 04.04.2011 09:39:39

Минем этием мэррхум,алдынгы тракторист -комбайнер иде.Элбэттэ жэен комбайнда булышчы итеп безне ала иде.Кэнгэ норма 25 талон иде.Хатеремдэ эти эш вакытында алма чистартып ашарга туктатса комбайнын,тузмичэ узем йортеп китэдер идем,имеш норма-э акча ала башласан копейка иде,иртэнге 4тэн кичке 10га кадэрле эш вакыты...Кыш кэннэре эштэн сон Этине гел клубка,коцертта жырларга эйгэ килеп алып китэрлэр иде.Э мэжелеслэрдэ,концертлардада шулай ук,Этием жырлаганда гармунны туктаттыралар иде,яраткан жырлары-\"Шахта\"кое,\"Минзэлэ\"...Менэ шулай, хэзер сагынып искэ генэ кала....

№53 (765512) / 04.04.2011 00:16:26

Аллага шөкер, артыгын ычкындырсак, Админ коткарып кала, безгә бу язмыш янамый. Сүз белән мавыгып, тагын 12 узган, барыгызга да тыныч йокы1

№52 (765510) / 04.04.2011 00:13:32

рифмма!
Безнең ишеләр булганда, Админга йокларга ярамый!

 

№51 (765509) / 04.04.2011 00:09:54

Ай-яй, Админ, мин сине йоклый дип торам, кай арада сөртеп аттың?

№50 (765506) / 04.04.2011 00:07:10

рифмма!
Без үзебез шул хәлдә түгелме?!

 

№49 (765505) / 04.04.2011 00:05:21

" Эз калдырам " дип,муенын сындыручы кебек тоела ул миңа...Ә сезгә ничек?

№48 (765504) / 04.04.2011 00:05:19

Ялкын!

Чын тракторчылар да шул хәлдә бит! Бахырлар!...

 

№47 (765502) / 04.04.2011 00:00:42

Нур-улы, мин аны жәллим, аның хәле көлке түгел кебек. Ул рәсемне админ алып куйсын иде, кызганыч бит.

№46 (765498) / 03.04.2011 23:46:28

Әнә анда фото-фокуста тагын бер "тракторчы" карны сукалый!

№45 (765496) / 03.04.2011 23:44:08

Күп кенә җырчылар концертларында җыр сүзләре авторлары, көйязары игълан ителми. Шуны өнәмим! Төп хезмәт җырны әзерләүгә түгелә. Җыр авторлары (ясаучылар) аталса, тамашаның мәртәбәлелеге кими мени? Алкышлар җырчыга (ашаучыга) гына эләгә түгелме бу очракта?

№44 (765492) / 03.04.2011 23:36:10

элеккеге артистларның барсын да диярлек үзешчән сәнгатьтән китергәннәр.Артистлар үзләре лаеклы алмаш эзләгәннәр.Ә хәзер артист булырга теләүче шул хәтле күп,эшләргә теләүче аз калды. Бала-чаганың кайсыннан сорасаң да,артист,җырчы булам ,-дип кенә җавап бирә. Ә фотомодель калган икән әле.

№43 (765491) / 03.04.2011 23:29:22

Зелпе, җырчы барыбер профессия түгел, язучы шулай ук профессия түгел, бары тик профессиональ хезмәттән бушаган арада башкарыла торган шөгыль яки талант (ә ул һәр кешедә булырга мөмкин)чаткысы гына. Әйтик, җурналист үз талантын профессия урынына файдалана ала. Калган профессия вәкилләре үз талантларын төп хезмәтләреннән тыш та яратып башкарырга мөмкин ич. Бу урында урам себерүче агайның нечкә тоемлы югары юморга осталыгын да талант чагылышы дияр идем. Кыскасы, син дөрес әйтәсең, Мансур. Оренбур. белән  Нур-улының да бу мәсьләдә фикерләре яшәргә хаклы. Шуңа күрә кайберәүләрнең чын талант, ялган җырчы кебек түбән фикерләрен аңлый алмыйм мин. Әлбәттә, талантны күпмедер дәрәҗәдә үстерергә кирәк, ләкин дан-шөһрәт белән кабартылган үзсүзле шәхесләр мисалында түгел, бәлки чын зыялы талантлар үрнәгендә тәрбияләргә. Менә биредә язучылар арасында да чын зыялы шәхесләрне түбән фикерлеләрдән аерып аласы җиңел. Андыйлар моментально күзгә бәрелә, ләкин күбесе үзләре эшләгән өлкәдә генә оста йөзә, кайберләре бөтенләй ордым-бәрдем, такт җитеп бетми. Димәк, тәрбия аксый. Нәкъ менә шундыйлар үзләрен тәрбиялисе урынга кеше өйрәтергә тотыналар, тыныч кына аңлатасы урынга шәхесне кимсетә башлыйлар... Язасы сүзләр җыела шул минем.  

№42 (765464) / 03.04.2011 21:32:47

Җырчы - ашаучы, тракторчы - ясаучы!

№41 (765460) / 03.04.2011 21:14:23

"җырлыйк әле" тапшыруын караганда әллә нинди моңлы җырлаучылар килеп чыга. Исләр китеп утырасың. Минем эшемдә дә бар берсе ир, икенчесе хатын-кыз булган, җырны җаны-тәне белән тоемлап, моңлы итеп җырлаучылар. Мин аларны көннәр буе каршымда җырлатып утырырга әзер. Алардан моң түгелгәндә минем күзләремә яш.ләр җыелмыйча калганы юк. Мәктәптә укыганда да бер кызыбыз шундый үзәкләргә үтәрлек итеп җырлый иде. Бөтен кеше дә артист, җырчы булып китә алмый шул инде ул. Артист юлын сайлаган булсалар, алар , һичшиксез хәзергеләргә үрнәк булырлар иде.

№40 (765458) / 03.04.2011 21:08:49

Билгесез,артистлар "табигый сайлану" чорына керде инде алар. Вакыт һәм тамашачы аларны барын үз урынына куячак: күрмисезмени иң популяр дигәннәре дә кайсысы бензин, кайсысы ит сатудан файда алуга күчеп бара. Айдар кебек өлгеррәкләре әнә депутатлыкка үрли...Хәленнән килмәгәннәре кешедән урлаган минусовкасына туйларда җыр суза.
Ә Флюра ханым Хөрмәтова берүзе күпме шабашкачы гармунчыларны эшсез калдырды. Вәт, ичмасам, маладчина! 

№39 (765414) / 03.04.2011 17:10:58

Мансур. Оренбур., ә кирәкме безгә исәпсез-сансыз җырчылар армиясе? Нигә,  Агидел сылуы әйтмешли, аларны надан "профессорлар" әзерли? Әле җитмәсә трактористка тел озайтып утыралар. Кулларыннан башка эш килмәгәч, җырларга гына кала шул. Ә тракторист кирәк булса алардан узырып та җырлый ала әле. Гөрләтеп, тракторында да эшли. Кайсы җырчы профессионал соң? Барысы да ялкау үзешчәннәр. Ә Салават үзе уртакул үзешчән, авыл агаеннан бер дә ким җире юк, артык түгел дә түгел инде.

№38 (765407) / 03.04.2011 16:27:00

Артистларнын кубесе авыл кешелэре,сыер савучы белэн тракторист балалары бит алар.Сыер савучы хэм тракторда эшлэучелэр артистларны авылга чакырып тормыйлар,бэйрэмнэрдэ узлэре шундый матур концертлар куялар.Авыл кешелэренэ игеннэрнен дулкынлавы,агачларнын шаулавы,кошларнын матур сайраулары бирелгэн.Шуна курэ кубрэк авыл жиреннэн чыга матур жырчылар,э шэхэр кешелэре бу матурлыклардан мэхрум.

№37 (765382) / 03.04.2011 12:08:55

причум монда япун тактасы?
син нәрсә Кигәвенгә бәйләнүне бурыч итеп алдыңмы әллә?

Гармун булмаса япун тактасы дөньяга килмәгән булыр иде!
дөрес әйтә Кигәвен кайбер кеше музыка коралларыннан тыш та менә дигән итеп башкару осталыгына ия!
Ботыңны кыстырганда,уйлап кыстыр яме,бөтенләй тәписез калуың бар!

№36 (765356) / 03.04.2011 07:50:20

Кигәвен! Синеңчә Илһамнар, Әлфияләр Хәйдәрләр җырчы түгел инде, алайса.Кем япон тактасына иярә ул гына җырчы.Мисез булса да, башыңны эшләтеп кара.

№35 (765355) / 03.04.2011 01:25:53

Гармунга кушылып җырлаучы - җырчы түгел! Гармунны үзенә (тавышына, җырына) ияртеп баручы, я булмаса, гармунсыз да(башка музыкасыз да) җырлый алучы (шәп итеп) - җырчы.

№34 (765353) / 03.04.2011 01:03:07

Өметсееез..........
Өметсез икән татар Җыр Сәнгатенең киләчәге. Мондый тамашачылар белән...

№33 (765298) / 02.04.2011 22:08:38

Ай-яй, җырлап та карады Оренбурлар 2Җырлыйк әле"дә! Башка бәхәсләшеп тормасагыз да була!

№32 (765235) / 02.04.2011 19:18:32

Укытучылар арасында нинди тавышлар бар! Кайбер җырчыларның төшләренә дә керми торган тавышлар! Үзләрен мәктәпкә багышлаган шундый талантларга гомер буе сокланып яшәдем, җитәкчеләр дә күбрәк иъүтибар итсеннәр иде андый талантларга! "Талантлар бәйләме" дип, берәр фестиваль оештырып, азрак бүләк бирсәләр, укытучының күңеле булыр иде. Хәер, башка профессия вәкилләре арасында да күп талантлар, аларны сәхнәгә чыгару мөмкинлекләре зуррак иде элек, хәзер үзешчәннәр белән эшләү бетеп бара шул.

№31 (765227) / 02.04.2011 18:06:16

Билгесез, соравыгызга сорау белән җавап бирәсем килә: ә кирәкме икән җырчыга тракторист булып йөрү(кемгәдер, нидер исбатлау өчен генә!)?
Шамил абыйга килгәндә, мин аны нишләптер ишетми \"үткәреп җибәргәнмен\". Шулай, кулыма очраклы гына бер дискы килеп керде дә, анда кем беләндер парлап \"Галиябану\"ны җырлавына тап булдым. Ләззәтләнеп тыңладым. Әмма башка язмаларында кайсыдыр авазны бозып әйтүенә гаҗәпләнгән идем (шаккаттым, дисәм дә дөрес булыр). Министр урынында булсам, мин дә Тукай бүләгенә андый җырчыны тәкъдим итмәс идем. Бәлки, ул педагог буларак искиткечтер дә... Алай булса, педагог буларак тәкъдим ителсен иде. Сүз бит башкару үрнәге булырдай хезмәтләр турында бара.

№30 (765211) / 02.04.2011 15:57:33

Җырчыга тавыш һәм хәтер (җыр сүзләрен онытмас өчен) кирәк, эш коралы кирәкми. Ә тракторчы эш кораллары белән эш итә. Менә аерма нәрсәдә ич!

Җырчы кораллар белән эшләргә өйрәнсә, нигә тракторчы була алмасын ди!
Тракторчы бугазы (бугазы физиологик яктан килешле төзелешле булып) белән идарә итәргә өйрәнсә, нигә аннан җырчы чыкмасын ди!

№29 (765201) / 02.04.2011 13:19:32

Дөрес, синеке дә дөрес! Минем дә ә җырчы тракторчы була аламы? дигән сорау бирәсем килгән иде.

№28 (765200) / 02.04.2011 13:17:02

Агидел сылуы, № 22 Бик дөрес әйттең.

№27 (765195) / 02.04.2011 13:02:39

Вешалка...

№26 (765193) / 02.04.2011 13:00:27

Дөрес җаннарым! шахтер егет,Рәхимкуловны гына искә төшерегез.
Элек музыка мәктәбенә йөреп тормаганнар шул. Күп артист үзешчәннәр арасыннан чыккан.

№25 (765183) / 02.04.2011 12:05:17

Мулла малае дөрес әйтә.Җырчылар күбесе(чын җырчылар) авылдан чыккан. Кемдер авылда калып чыгып киткәннәрне ашатып торырга авылда калган икән, ул җырлый белми дигән сүз түгел әле. Кайберләре "Йолдыз" дип аталучыларның төшенә дә кермәгәчә җырлый, бии. театрда уйный.

№24 (765170) / 02.04.2011 10:27:43

Буген иртэн ТНВдан СМС тапшыруын карап утырганда шундый бер кызыклы фикер килде башка : Мин -жырчы дип йоручелэрнен ничэсе генэ баянга яки гармунга кушылып жырлый ала икэн? Э мин белгэн трактористлар хэм сыер савучылар арасында хэйран гына матур жырлаучылар бихисап. Аларга бары тик шундый язмыш язылган, вакытында укып, артист булып китэ алмаганнар. Бар кеше дэ артист булса, син дэ мулла мн дэ мулла кебегрэк килеп чыга бит.

№23 (765165) / 02.04.2011 10:10:05

Тракторчы да, сыер савучы да җырчы була ала.Ә менә җырчы тракторчы да, сыер савучы да була алмый.Акчаң булса тавышыңны да, көеңне дә ясыйлар хәзер Һәм хәзерге җырчыларның 95%ы шундый булдыксызлар.Шамил Әхмәтҗанов дигән \"җырчы\"ны ишеткәнем дә, күргәнем дә юк.

№22 (765155) / 02.04.2011 08:38:15

*җырның ни икәнен белмәгән җырлаучылар турында әйткәндер* Шундый җырчылар басмыйча, ни моңы, ни тавышы, ни намусы булмаган Салават "профессор" "җырчылар" әзерләгәч.

№21 (765152) / 02.04.2011 08:21:47

директор, \"сәнәктән көрәк булган\" диләр, бутыйсың

№20 (765134) / 01.04.2011 22:55:32

Бер заман бөтен нәрсәне белә торган бер күрәзәчегә сорау биргәннәр: "Бу дөньядагы иң бөек полководец (кем була инде ул татарча?..) кем?" дип. Ул бер билгесез авылдагы гади бер итекчене атаган ди.
Уку эләкмичә, я кирәк вакытта кирәк урында булырга язмыйча калган талантлар сүз дә юк, бик күп. Тик укыган белән укымаганның аермасы ни генә әйтсәң дә бик зур. Һәр эштә дә дилетантлар түгел, профессионаллар булырга тиеш. Авырып китсәгез, берегез дә операцияне Һәвәскәр ("любитель") ясавына риза булмас идегез.
Ә Шамил абыйда укыдым мин, аның андый сүзне, андый мәгънәдә әйтмәвенә иманым камил.

№19 (765095) / 01.04.2011 21:28:44

Элекке: коммунистлардан, эчкечеләрдән, төрмәдә булганнардан да мулла булганнары бар. Араларында чын, яхшылары да очрый.
Бүгенге (кичәге) дин башлыклары арасында да: караклар, денсезләр, наданнар очрый.

№18 (765088) / 01.04.2011 21:11:35

Быел,элеккеге министрның җиңел кулы белән Ш.Әхмәтҗанов премиягә дәгъва кылучылар исемлегеннән алып ташланган,диделәр.

№17 (765087) / 01.04.2011 21:03:27

Тракторчыдан: бик яхшы җырчы да, гармунчы да, артист та, мулла да, КЕШЕ дә чыга. Бөтен тракторчыдан да түгеле аңлашыладыр. Шундый кешеләр булганын беләм (дәлилләр китереп, авыл, исем фамилияләрен атый алам - үзем белгәнен), башкалар да беләдер дип ышанам, үз төбәкләрендәге талантларны.
Илдус Фәизнең, тракторчыдан мулла чыкмый, дигәне, әле, дөньяны сай аңлаудан киләдер.

№16 (765067) / 01.04.2011 16:49:23

Люция Хабибуллина минем бер мәкаләнең эчтәлеген "яхшы" дигән сүз урынына "начар" дигән сүз белән алыштырып куйган иде. Әле интервью дә түгел, үзем язган мәкаләне шулай үзгәрткән иде.

№15 (765066) / 01.04.2011 16:46:09

Рәхмзт, менә.

№14 (765062) / 01.04.2011 16:34:26
№13 (765060) / 01.04.2011 16:26:20

Шамил Әхмәтҗанов дигәнегез, хан сараеннан сәхнәгә күчкәнме ул?
Авылдан менмәгәнмениии?
Мин тагын ул да танкист-трактарис булган дип тырам,вәйт бит дөнҗа хәлләре.

№12 (765058) / 01.04.2011 16:18:12

Менә ул. Люция хәбибуллна интервьюсы икән ул

– Гомер буе югары сәнгатькә хезмәт итү җиңел булмагандыр бит.

– Чыннан да, сәнгатькә хезмәт итү авыр, чөнки аны ихлас күңелдән йөрәк аша уздырасың. Кая гына барсак та, миңа халкыбызның моңлы җырларын башкарырга туры килде. Бервакыт Германиядә «Сорнай моңы»н җырлаганнан соң, немецлар аягүрә басып кул чапканнар иде. Димәк, безнең көйләр дә аларның йөрәгенә барып җитә. Н. Исәнбәт сценарие буенча куелган «Аулак өйдә» дигән программадагы Карт ролендә 25 ел буе җырлап биедем. Аны да яратып карыйлар иде. Кызганыч, бүген чын сәнгатьнең дәрәҗәсе төште. Тракторчы да, сыер савучы да җырчы булды. Бәлки, киләчәктә олы сәнгатькә кире кайтырлар.

№11 (765055) / 01.04.2011 16:11:42

Автор бармак белән агач ботагын ботап язган. Шамил Әхмәтҗанов ул бик дипломат кеше, һәм беркайчан да авыл эшчәннәрен мыскыл итә торган кеше булмады. Аннары әйдәгез җырЛАУчы белән җырчыны бер яссылыкка куеп сөйләшүдән ткутыйк. Фердинанд Сәлахов, Искәндәр Биктаһировлардан соң 25 ел буе сәхнәдә җырЛАУчылар хуҗа булдылар. Менә 2-3 ел гына Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйриләр күренә башладылар.
Трактористлар да, сыер сауучылар да, җырлый-җырлый эшләсеннәр, аларга исәнлек-саулык, бәхетле тормыш телик. Бүгенге сәхнәдәге җырЛАУчылардан трактористлар әлбәттә яхшырак җырлыйлар.

№10 (765054) / 01.04.2011 16:05:30

Директорга Рузилэ апагыз "жэхэт"не уйлап тапкан егетлэр татар шрифты куйган компьютерда яза. ойдэ "уле туган" вистада язам, татар шрифтын куярга диеп безнен татар программистлары тыгылмаган – анысы анлашыла. шуннан нинди нэтижэ ясыйбыз? элбэттэ, бу шамил абый ижатына кагылмый. бу башка проблема

№9 (765050) / 01.04.2011 14:55:19

Танкистның фикере рас булсын һәм Шамил абыйның сүзләре журналист аркасында ямсез ишетелгәндер дигән уңай фикердә калган очракта,Рузилә апага,татар хәрефләре белән яз әле дип әйтәсе килә башлады.

№8 (765044) / 01.04.2011 14:26:03

Данил, мљмкин булса, син ул интервьюны элеп куй ђле. мин газетадан табып укыдым. Шамил абыйныћ сњзлђре ямсез итеп аћлашылуы журналист гаебе белђн килеп чыккан хата. сљйлђшеп утырганда ђйтелгђн сњзне редакторламыйча бирмилђр. шамил абый тракторчыны кимсетеп ђйтђ алмый, язмадан књренгђнчђ, ул њзе дђ њзешчђн сђнгатьтђн башлаган кеше

№7 (765040) / 01.04.2011 14:18:12

Мөгаен алай әйтмәгәндер Шамил абыегыз.
Ул олы сәхнәне басып алган,җырның ни икәнен белмәгән җырлаучылар турында әйткәндер. аларның күп булуы, истә калмаулары,эстетик яктан зәгыйф булулары чынлап та эчне пошыра. Сәнгать вакланды һәм урта кулларга калды.

№6 (765039) / 01.04.2011 14:13:58

Тагын шунысында әйтим әле.
Мондый кеше турында бу...н көрәкбулган дип әйтәләр.
Шуның остенә кешенең ңанын биреп эшләгән эшен кимсетү һәм түбәнсетү.
Ш.Әхмәтҗановның җырлавын миндә тыңлап үстем,ләкин аның авызыннан мондый сүз чыгар дип һич ышанмас идем.

№5 (765036) / 01.04.2011 14:07:51

рәнҗетмәгез авыл халыкын. Болай да 58 сеңгә кимегән ипи үстереп,сөт сатучы..
һәйкәл кирәк авыл халкына,түземлелеге өчен!

№4 (765035) / 01.04.2011 14:02:44

Дөрес язгансың Тәлгәт абый,тракторист белән сыер саучы алар җир кешеләре аларның күңеленнән моң агыла,ә "трактористка җырларга ярамый" дигән абзыйлардан муз.училищесында яисә консерватория дә өйрәнгән нота авазыннан башка... ташка үлчим!

Өметсез иптәш,сез күчермә мәгънәдә әйтәсез,ә Тәлгат абый туры мәгънәсендә яза.

№3 (765027) / 01.04.2011 13:48:04

Надан әртистән,әртис мулладан бер ни дә чыкмый,трактористан танкист чыга.

№2 (765007) / 01.04.2011 13:03:16

тракторчылар, сыер савучылар жырлаганга курэ шушы конгэ калдык та инде

№1 (764998) / 01.04.2011 11:44:36

"Татар турэ булса чабатасын тургэ элэ" дип зерэгэ эйтмэгэннэр инде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar