|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2023 Криминал
![]() Үтерүчене кулга алганнар: "Ул минем гаиләмне куркытып яшәде. Мыскыл итте һәм кыйнады" (ВИДЕО)35 яшьлек Тимур Әхмәтҗанов үзенең бертуганының иренә пычак кадаган. Җәрәхәтләрдән 28 яшьлек Расул Буранов үлгән. Әхмәтҗановка карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. «Ул минем гаиләмне куркытып яшәде. Мыскыл итте һәм кыйнады, барысына да яулык бәйләтте. Ул радикаль ялган мөселман, ул эчте, тәмәке тартты һәм башка хатын-кызларга кагылды. Мин аның белән күп тапкырлар сөйләшеп карадым. Файдасыз булгач, чара күрергә туры килде», – диде журналистларга гаепләнүче.
Ул үз гаебен тулысынча таныган, дип яза Татар-информ.
«Гаепле булымны белеп, мин үзем килдем. Ярты сәгатьтән соң мин полиция бүлеге янында идем инде», - дип өстәде ул.
«Татар-информ» полиция хезмәткәрләренең Әхмәтҗановны тоткарлавын хәбәр иткән иде. Үтерелгән егетнең мәетен кичә Казанның Коммунаров урамындагы йортларның берсендә тапканнар. Ир-атлар арасында шәхси мөнәсәбәтләр аркасында низаг чыккан.
Суд Әхмәтҗановка 2 айга арест билгеләде.
--- |
Иң күп укылган
|