|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2023 Шоу-бизнес
Хәния Фәрхинең туган көнендә җырчының кызына васыять укыган ВИДЕОсы таралдыБүген Хәния Фәрхинең туган көне. Җырчыга 63 яшь тулган булыр иде. Интернетта аның кызына васыять укыган видеосы таралды. Әлеге кадрлар белән Татар-информ уртаклаша. – Балаларыбыз тәүфыйклы булсын, безгә оныклар алып кайтсыннар. Балаларым минем, йөрәк парәләрем, – дип әйтә җырчы һәм шигырь укый:
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
Һәрбер йортның үз кануны.
Аларча бул, нидер ошамаса,
Кара бары дәшми калуны.
Яңа йортка аяк бастың, кызым.
Ирең өчен яхшы хатын бул,
Өйдәгеләр өчен йомшак бул син,
Гайбәт сүзләр кертмә, каты бул.
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
Син баш булма, ирең баш булсын,
Ирең сүзе һәрчак өстен булсын,
Өстәлләрдә һәрчак кайнар аш булсын.
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
Син кояш бул, йөзең шат булсын,
Күзкәйләрең һәрчак шатлык булсын,
Сүзкәйләрең һәрчак татлы булсын,
Өскәйләрең һәрчак пакь булсын.
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
Кайнанаңа «әнкәй» дип дәш.
Синең өчен ул шундый ул үстергән,
Киңәшләрен тыңла, син бит яшь.
Яңа йортка аяк бастың, кызым…
Үпкәләүне белмә, көлеп тор.
Ирең эшкә китсә, озатып кал,
Тәмле табын белән көтеп тор.
Яңа йортка аяк бастың, кызым...
Сау бул, кызым, безне онытма!
Көтәм синең хакта яхшы сүзләр
Һәм матурдан-матур оныклар.
Васыятен укыгач, Хәния Фәрхи кызына багышлап җыр җырлый.
Биктаһирова Хәния Фәрхислам кызы 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Салаюа авылында туа, 2017 елның 27 июлендә туган авылында ялда булганда вафат булды.
--- |
Иң күп укылган
|