поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.04.2011 Җәмгыять

"Алтын" балык кирәкми

Балык тоту бушлай булачак. Росрыболовство башлыгы Андрей Крайний вәгъдәләр өләшүен дәвам итә. Түләүле сулыклар гомуми мәйданның 0,1-0,2 процентын гына алып тора. Әмма менә шул кечкенә саннар артына иң уңайлы һәм балыклы урыннарның яшерелүен генә әйтеп бетерми. Татарстанда исә сулыкларны өләшү өчен уздырылган бәйге нәтиҗәләрен хокук саклаучылар тикшерәчәк.

Казанның Ирек мәйданына бу кадәр халыкның узган гасырның 90нчы еллар башыннан бирле кил­гәне юк иде. Бер атна элек түләүле балыкчылыкка каршы митингларның иң зурысы Татарстан башкаласында узды. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бу акциягә дүрт меңнән артык кеше җыелган. Анда сугыш ветераннары да, әфганчылар һәм "чернобыльче"ләр дә бар иде. Барысы да "алтын" балыкка каршы чыкты. Белгечләр әйтүенчә, сулыклар балыкчылыкка бернинди катнашы булмаган эшмәкәрләр кулына эләккән. Бүген еллык юлламаны ике мең сумга сатарга җыеналар икән, әйтик, иртәгә аның бәясе ун тапкырга кыйм­мәтләнмәс, дип кем әйтә ала? Җитмәсә, акчаны бернинди шартлар булдырмаган килеш түләттерергә җыеналар. Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Татарстандагы идарәсе вәкиле Андрей Шильников мәйданга җыелучыларны аңлавын һәм аларның тәкъдимнәре әлеге законга үзгәрешләр кертү өчен җирлек булачагын җиткерде. Тик балыкчылар аны тыңларга да теләмәде һәм җавап итеп: "Сез безне һәм Путинны алдадыгыз!" – диделәр алар, Росрыболовство җитәкчесе Андрей Крайнийның Россия Хөкүмәте Рәисенә биргән вәгъдәсен күздә тотып.

 

Крайний кем?

 

Әйтергә кирәк, Крайнийның сүзләрен балыкчылар гына түгел, хәтта журналистлар да аңлап бетерми. Каләм әһелләренә ул бер нәрсә, Путинга башканы сөйли, кармак салучыларны исә бүтәнчә тынычландыра. Ил күләмендә узган митинглардан соң федераль агентлык җитәкчесе кабат матбугат конференциясе уздырды. Аның сүзләренә караганда, халыкның гомуми кулланылыштагы сулыкларда ирекле һәм бушлай балык тота алуы законда язылган. Мондый сулыклар исә гомуми мәйданның 99,9 процентын тәшкил итә. Калган 0,1-0,2 проценты, ягъни 6,5 мең җирдә спорт һәм һәвәскәр балык тоту өчен махсус урыннар оештырыла икән. Әмма менә шул кечкенә саннар артына иң уңайлы һәм балыклы урыннар яшерелүен генә әйтеп бетерми. "Закон камил түгел, – дип акланды бюджетка 75 миллиард сум акча җыеп бирергә вәгъдә иткән һәм бу сүзләре өчен җавап тотарга кирәклеген белгән Крайний. – Без бүген балыкчылар белән бергә эш төркеме төзеп, законга төзәтмәләр кертү турында уйланачакбыз. Закон буенча, акча җыючы оешмалар балык тотучылар өчен шартлар да тудырырга тиеш". Тик, ни гаҗәп, законда әлеге шартларның нидән гыйбарәт булуы гына әйтелмәгән. Андый кимчелекләр шактый булганлыктан, кармак салучыларның үз тәкъдимнәре дә җитәрлек. Алар фикеренчә, сулык түләүлегә әверелә икән, янәшәсендә, ким дигәндә, шундый ук мәйданда бушлай балык тоту урыны булу шарт. Ә инде пропискасы булып, кеше үзе яшәгән урыннан 10 чакрым ераккарак китмәсә, теләсә кайда балык тоту хокукына ия булырга тиеш. Балыкка паспорт белән йөрисе көннәр килә, ахрысы.

 

Чит илдәгечә кирәк булса да, үзебезчә килеп чыга

 

Сайлаулар алдыннан халыкның ачуын китерергә ярамый. Федераль агентлык җитәкчесенә бу чынбарлыкны исенә төшерүләре шик уятмый. Шуңа аның кармак салучыларны тынычландырырга тырышуы бер дә гаҗәп түгел. Әмма ул түләүле балык тоту фикереннән барыбер баш тартырга җыенмый. "Бушлай балык тоту, гомумән, булмаячак, – диде ул. – Соң­гы 20 елда Иделдәге кайбер төрләр 40 процентка кимегән. Шуңа күрә 300-500 сумлык фиш-карталар сатып, ул акчаны балык үрчетү, сулык һәм яр буйларын чистартуга тоту мөмкин булыр иде. Дөньяның күп кенә илләрендә әнә шул системаны кулланалар". Кызык, Крайний үзе чит ил тәҗрибәсен телгә ала, шул ук вакытта килеп чыккан вәзгыятьтә төбәкләрне гаепләмәкче. "Түләүле сулыкларны төбәкләр үзләре билгели бит", – ди ул.

 

Миңнеханов та каршы чыкты

 

Сүз уңаеннан, республика җи­тәкчелегенең бу мәсьәләгә мөнә­сәбәте озак көттермәде. "Теләсә кайсы бәйге, ул нинди генә булмасын, гадел түгел, – дип сөйләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашкач. – Аны кемдер танышлары аркылы откан. Араларында хәтта минем дуслар яки дәрәҗәле җитәкчеләрнең танышлары булса да, бу мәсьәләнең очына чыгачакбыз. Алайса, аукционны оту белән акча җыя башлаганнар. Башта нәрсәдер эшләргә кирәк. Браконьерлар белән көрәшергә кирәклеген аңлыйм мин. Әмма күпме халык кармак салып утырырга ярата. Алар рәхәтләнеп балык тотарга тели икән, монысы аңлашыла – түләсеннәр. Әмма халыкны кармак салу мөмкинлегеннән дә мәхрүм итәргә ярамый".

 

Хөкүмәттән сәлам әйтәсе

 

Татарстан Прокуратурасының бүлек җитәкчесе Сергей Егоров сүзләренә караганда, балык тотучылардан кармак салган өчен акча таләп итү аларның ял итү хокукларын боза. Егоров әйтүенчә, Казан һәм Яшел Үзән тирәсендәге балыклы урыннарны коммерцияле оешмаларга тапшырганнар. Шуңа күрә прокуратура вәкилләре бәйгенең нәтиҗәләрен тикшерәчәк. Моннан тыш, хокук саклаучылар халыктан акча җыючы оешмаларның нинди хезмәт күрсәтүенә дә игътибар бирәчәк. Бәйге алдыннан эшмә­кәрләр бизнес-план тәкъдим иткән. Анда язылганнар үтәләме соң? Аның каравы, балык тотучыларга штраф салучылар күбәеп киткән. "Бу эш белән кем генә шөгыльләнми хәзер, – дип аптырады Егоров. – Шуңа күрә кайбер мәсьәләләрне суд һәм башка юллар белән хәл итәргә туры килер, ахры. Татарстан халкы балыкны бушлай тоту хокукына ия булырга тиеш". Сүз уңаеннан, телгә алынган митингка Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов та килгән иде. Ул балыкчыларның бушлай кармак сала алуларын, Татарстан Хөкү­мәтенең исә канунга үзгәрешләр кертергә җыенуын әйтте. "Ә инде инспекторлар сезне борчыса, миннән сәлам әйтегез".

 

Бүген – балык, ә иртәгә...

 

Хәер, бу митингка чыгучылар үзләре дә сәлам әйтте. Өстәгеләргә. Әлеге вакыйгалар халыкның баш күтәрергә әзер булуын раслый. Тик җәмыятьнең ни өчен пенсия яки хезмәт хакының түбән, ТКХ тарифларының исә югары булуына каршы дәррәү күтәрелмәгәндә, кармак салуга карата фикерен шау-шу белән белдерүе генә аңлашылып бетми. Күрәсең, халык закондагы үзгәрешләрне үзләренең иң яраткан һәм соң­гы бушлай шөгыленә һөҗүм буларак кабул иткәндер. Ә кешеләрне, алар иң күндәме булса да, соңгы чиккә җиткерү куркыныч.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 57-58 | 01.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»