|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2011 Экология
![]() Эльвира Миролюбова: «Озак кулланылган фильтр кеше сәламәтлеге өчен зыянлы»Чиста су проблемасы бүген үтә актуаль. Чөнки Җир шарында яшәүчеләрнең 1/6нең эчә торган, ә 1/3енең көнкүрештә куллана торган суы юк. Сусызлыктан интегә торган Африка, Азия дәүләтләреннән аермалы буларак, Россия суга бай — ул илдә яшәүчеләрне генә түгел, күршеләребезне дә су белән тәэмин итә ала. Тик менә барлык су запасларының 17%ы санитария-гигиена нормаларына туры килми. Татарстанда бу проблема ни дәрәҗәдә актуаль? Эчә торган суны өй шартларында ничек чистартырга? Бу турыда Роспотребнадзор хезмәтенең җирле идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Эльвира Миролюбова белән әңгәмә кордык.
- Эльвира ханым, Татарстан сулыклары бүген ни хәлдә?
- Соңгы елларда сулыклар торышы үзгәрмәде. Аларның сыйфаты элеккечә түбән. Халык бигрәк тә эчә торган судан зарлана. 2009 елда идарәбезгә бу проблема белән 84 кеше мөрәҗәгать иткән булса, узган ел исә аларның саны 200гә җитте. Бу, беренче чиратта, җәен суны еш ябып торуга бәйле. Моннан тыш үткәргеч торбалар да әллә ни матанырлык түгел — күбесе инде озак еллар дәвамында хезмәт итә.
- Суны өй шартларында ничек чистартырга?
- Моның иң таралган ысулы — тондыру. Суны банкларга салып, ким дигәндә, 3-4 сәгать тотарга да аскы 1/3 өлешен түгәргә кирәк. Ләкин бу очракта судагы вак механик кисәкчәләр генә кала, шуңа, аны кайнатырга кирәк. Кайнаганда су хлорның бер өлешеннән һәм башка зарарлы элементлардан арына.
- Гадәти татарстанлы эчә торган суын кайда тикшертә ала?
- Суны бактерияләр составына, нинди химик элементлардан торуына тикшертеп була. Аны республиканың Эпидемиология һәм гигиена үзәгендә (Казанда Сеченова, 13а йортында урнашкан) түләү нигезендә башкаралар. Үзәкнең Татарстан районнарында да филиаллары бар. Соңыннан су составына карап, фильтр төре сайлана.
- Су составын белмәгәндә нинди фильтр куллану кулайрак? Казанның үзендә генә дә төрле районда су составы аерыла бит...
Дөрестән дә, Татарстанда су төрле, шуңа да универсаль фильтр юк. Ә фильтрның иң арзаны һәм иң кулланыла торганы күмер катриджлы. Ул ком, тимер касмагы кебек катышмалардан, өлешчә хлор, авыр металл калдыклары, гербицид, нефть калдыкларыннан чистарта.
Ләкин күмерле картридж 1,5-2 айдан да озаграк кулланыла икән, зарарлы бактерияләр туплап, кеше сәламәтлеге өчен зыянлыга әйләнә. Шуңа аларны җитештерүчесе күрсәткән вакыттан да озаграк тотарга ярамый!
- Эчемлек пластик шешәләрдә саклана икән, составына зыян килмиме?
- Әгәр савыт азык-төлек өчен махсус эшләнгән икән, аның зыяны юк. Ләкин барыбер дә пыяла яки керамик савытларда саклау хәерлерәк.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|