поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
04.08.2008 Дин

ҮГИ КЫЗ, ЯКИ МӨСЛИМӘЛӘРГӘ ЭШКӘ УРНАШУЫ ҖИҢЕЛМЕ?

"Бездә кулланучылар белән эшләргә кирәк. Алар беренче чиратта кәттә гәүдә, төс-кыяфәткә игътибар итә. Ә сез – яулыклы. Уйлап карагыз, бәлки башка төр эш башкара алырсыз. Безгә, мәсәлән, җыештыручылар да кирәк". Югары белем турындагы диплом белән эшкә урнашырга килгәч, миңа әнә шулай дип белдерделәр.

  

"КЕШЕ КУРКЫТЫП ЙӨРИСЕЗ"

 

Югары белем, аралашучанлык, максатчанлык. Хезмәткәр эзләп бастырылган белдерүләрнең төп эчтәлеге әнә шундый. Бер караганда, бернинди авырлыгы юк, артык кырыс таләпләр дә куелмаган кебек. Яшьләр төрле белгечлекләр буенча белем алса да, күбесе гадәттә югарыда аталган белдерүләргә "каба". Җитдирәк урыннарда таләпләр арта чөнки: 20-25 яшьлек, ләкин кимендә 3 ел буе тәҗрибә туплаган булуың шарт. Яңа гына вуз бусагасын атлап чыккан үсмердә тәҗрибә каян булсын ди ул?!

 

Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда быел 30 меңгә якын студент уку йортын тәмамлаган. Боларның барысына да эш урынын каян җиткереп бетерерләр инде дип уйлап, диплом алуымның икенче көнендә үк эш эзләп киттем. Гуманитар белгечлек алып чыкканга, игътибарымны шул өлкә һөнәрләренә юнәлттем. Эш урыннарын тәкъдим итүче белдерүләр бихисап булса да, барлык оешмаларга да диярлек минем өчен юл ябык булып чыкты. Җаваплары ике тамчы су кебек охшаш: "Яулык бөркәнгән кешене ала алмыйбыз".

 

Чираттагы белдерү: "Казанда эшләүче оешмалар турында мәгълүмат туплау өчен кеше эзлибез". Ниятләре – "Сары битләр" ише белешмә китабы әзерләү. Телефоннан бик мөлаем генә аралашкач, әңгәмәгә дип офисларына чакырдылар. Җитәкчеләре белән 10 минут тирәсе сөйләшкәч: "Сезнең эшләргә теләгегез дә, мөмкинлекләрегез дә бар. Кулланучылар белән дә аралаша белә торган кешегә охшагансыз. Ләкин..." – дип ул ярты юлда бүленеп калды. "Аңлыйсызмы, сезнең вазыйфаларыгызга кешеләр белән аралашу, алардан мәгълүмат җыю, безнең басмага реклама бирергә күндерү керәчәк. Миңа калса, мондый кыяфәтегез белән сез аларны, киресенчә, куркытачаксыз. Булачак кулланучыларыбызның мәнфәгатьләрен күздә тотып әйтәм: сезне эшкә алмыйбыз".

 

Кыяфәтемнең шул хәтле "коткыга салуын" истә тотып, көчемне башка өлкәдә сынап карарга булдым. Кирәкле белдерүне дә таптым: "Телефонда утырырга диспетчер кирәк. Яшь аралыгы чикләнмәгән. Шалтыратуларны йорт телефонына кабул итү мөмкинлеге дә бар". Минем белән әңгәмә коруны яшь кенә кызга йөкләделәр. Ул исә, артык вакланып тормыйча: "Сезгә монда нечего ловить", – дип котылырга теләде. Сәбәбен сорыйм тегеннән. "Безнең таләпләргә туры килмисез". "Соң әллә ни таләпләрегез дә юк бит. Пенсия яшендәге апайларны да алабыз, дисез", – дигән идем: "Ул апайларың яулык япмый", – ди кызый дорфаланып. Кулланучылар белән очрашмыйча, кеше күзенә күренмичә шалтыратулар кабул итәргә дә комачаулыймы икәнни минем яулыгым?!

 

КИЕМЕҢӘ КАРАП КАРШЫ АЛАЛАР...

 

"Сатучы-консультант кирәк". Казанның Бауман урамында урнашкан "Дом книги" кибете ишегендә әнә шундый белдерү инде сүнеп барган өметемне янә ымсындырып җибәрде. Җитәкчеләренең татар булуы да шатландырды: татарлар мөслимәләргә карата урыслар кебек кырыс булмас шикелле тоела иде миңа. "Залда униформада булырга кирәк: кара итәк, ак күлмәк. Бездә эшләргә теләсәгез, сезгә дә әлеге таләпләргә буйсынырга туры киләчәк", – дип аңлатты миңа ханым. Шунда бүлмәбезгә елап-шешенеп беткән бер сатучы атылып керде дә кибет директорына: "Итәгемне өйдә оныткан өчен эшкә чыгармыйсыз! Кешене шулай мыскыл итәргә кем дип беләсездер үзегезне! Бер көн форма кимичә эшләсәм дә була югыйсә!" – дип җикеренә башлады. Аннан, озак уйлап тормыйча, өстәленә кәгазь бите томырып: "Эштән китәм", – дип белдерде. Мондый тамашага тап булгач, җитәкче ханым белән уртак тел таба алмаячагыма тәмам инандым. Эчемнән генә: "Сәяхәтем дәвам итә, болай булгач", – дип, саубуллашып тизрәк чыгып китү ягын карадым.

 

Халыкның, киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, диюе рас. Ләкин мин эшкә урнашып караган урыннарда акыл ягын күрсәтергә мөмкинлек бирергә уйламадылар да. Көймәсе комга терәлгән балыкчы төсле утырганда, бер танышым ярдәмгә килде. "К.Насыйри музеена экскурсовод кирәк. Барып карамыйсыңмы?" Сайланыр вакытлары үткән буйдак төсле, мин дә, озак уйлап тормыйча, бәхетемне сынап карарга булдым.

 

Музей директоры мине бик җылы каршы алды. Нинди университет тәмамлавымны, кайда яшәвемне белеште. Эш вазыйфаларын аңлатып, музей бүлмәләрен күрсәтеп чыкты. "Иртәнге тугыздан кичке бишкә хәтле экскурсияләр уздырасы. Төшке ашның төгәл вакыты юк, гадәттә халык булмаган вакытта тамак ялгыйбыз. Буш вакытларда музей яны бакчасында чүп утарга, су сибәргә, өмәләр ясарга кирәк булачак". Бераз туктап торгач, ханым: "Кызым, ә син иртәгә ир-атлар белән эшләргә баш тартсаң? Экскурсия вакытында, халыкны калдырып, намаз укырга чыгып китсәң? Җомга көннәрендә эшкә бөтенләй килми башласаң?" – дип тезеп китте. Бу уеннан аны кире кайтара алмавымны аңлап, әлеге эштән инде үзем үк баш тарттым.

 

ӨМЕТСЕЗ - ШАЙТАН...

 

Тырышкан табар, ди халык. Эзли торгач, мин дә эшкә урнаштым, анысы. Күктән төшкән зат төсле кабул итүче эшмәкәрләр белән очрашулар да артта калды. Хәзерге эш урыныма килгәч, җитәкче миңа: "Үзләренә шулай ошаса, хезмәткәрләремнең каска киеп эшләүләренә дә бер сүз әйтмәс идем", – диде. Кызганыч, халыкның күпчелеге үзгәрәк фикер йөртә. Көненә дистәләгән белдерү буенча мөрәҗәгать итеп, аяк итен тәмам таптап бетергән мөслимәләр Казанда һаман да бихисап. "Татарстан мөслимәләр берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина әйтүенчә, яулыклы кызларның күпчелеге, чара калмаудан, мөселман кафеларына барып урнаша. Биш ел буе университетта укып, кулында югары белем турындагы диплом булган кеше белгечлеге буенча эшләргә хокуклы югыйсә. Вәзгыятьне яхшырту йөзеннән Татарстан мөслимәләр берлеге әлеге мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнә башлаган. Алар хәтта эш эзләүче кызлар белән эшмәкәрләр арасында арадашчы ролен дә үти. Мөслимәләргә бары тик 264-64-59 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

– Кызлар эшкә урнашырга теләгән оешмаларга шалтыратып, резюме калдыра. Телефон аша сөйләшкәндә оешма директорлары гадәттә: "Сез безгә туры киләсез", – дип ышандыра. Ә инде очрашу вакытында гүзәл затларның яулыклы булуларын күреп, кире борып җибәрә. "Сез безнең куркынычсызлык хезмәтен дә үтмәячәксез", – диючеләр дә табыла, – ди Наилә Җиһаншина. Күрәсең, мондыйлар үзләренең закон бозуларын абайламый. Югыйсә Россия Конституциясендә кешене милли яки конфессиональ билге буенча аеру тыелган бит. Моны республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да искәртә. Заманында шундый проблема туарга мөкин булуны күз алдына да китермәгән министр әлеге очраклар белән турыдан-туры шөгыльләнеп, гадел булмаган эшмәкәрләрне җавапка тартуны үз өстенә алырга вәгъдә биргән. Чәбәләнеп беткән төер сүтелә башлады булса кирәк...

Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 156-157 | 02.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы