поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.05.2023 Җәмгыять

Климат үзгәрешеннән нәрсә көтәсе?

Кайвакыт безгә һава торышы акылдан шашкан кебек тоела. Ялтырап кояш чыгасы урынга бозлы яңгыр ява, һава басымы бер көнне өскә сикерсә, икенче көнгә бөтенләй түбәнгә тәгәри, бер тамчы яңгыр төшмәгән чаклары да, давыллап, чиләкләп коеп түккән вакытлары да була. Быел майда җәй челләсен күзәтәбез. Синоптиклар да барысы беравыздан «җылынабыз» ди. Алга таба ни көтәсе? Климат нинди үзгәреш кичерә? Белгечләр белән шул хакта сөйләштек.

Җылынабыз
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев иң элек климатның һәм һава торышының аермасын аңлатып бирде.
 
– Климат ул – билгеле бер төбәкнең уртача күпьеллык һава торышы, ә һава торышы ул – атмосфераның нәкъ менә хәзерге вакытта булган халәте, – диде ул. – Климат һәрвакыт үзгәреш кичерде, ләкин соңгы 100 елда ул аеруча сизелерлек. Планетада уртача еллык температура +15 градусны тәшкил итә. Ә Россиядә температура нибары 4 градус кына. Татарстанда уртача еллык температура +5 градус тирәсендә тирбәлә. Кайвакыт 6, 7 градуска кадәр җитә. Планета белән чагыштырганда, ул кадәрле зур да түгел. Бездә иң уңайлы һава торышы булып чыга.
 
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы карамагындагы метеостанция 1813 елдан бирле күзәтүләр алып бара. Ул вакытта Казанда уртача еллык температура 2 градус кына булган. Димәк, климатның глобаль җылынуы – хак сүзләр. Белгеч тә, соңгы ун елда җылыну бик тиз бара, дип аңлатты.
 
Күзәтүләр Татарстанда һава температурасының иң зур тизлек белән гыйнвар аенда үсүен күрсәткән. Уртача алганда, ун елга 1 градусны тәшкил иткән. Әгәр мондый тизлек башка айларда да дәвам иткән булса, XXI гасыр ахырына температура 7 градустан артып китәр иде.
 
Белгеч сүзләренчә, планетада климат җылынуга беренче чиратта антропоген факторлар (парник эффекты) йогынты ясый. Атмосферага чамадан тыш күп газлар бүленеп чыга, сәнәгать предприятиеләре эшләп тора, халык саны арта. Боларга тагын Кояш активлыгы, Җирнең магнит кыры үзгәрү, вулканнар ату да өстәлә.
 
– Бу мәсьәлә бөтен кешене борчый. Дөнья күләмендә зур җыелышлар уздыралар, килешүләр төзиләр. Әгәр планетада уртача еллык температура тагын 1,5 градуска күтәрелсә, сәяси-икътисадый югалтулар күп булачак. Климат шартлары авыл хуҗалыгына, энергия җитештерүгә, транспорт, төзелеш һәм башка тармакларга йогынты ясый. Ул шулай ук кешеләрнең сәламәтлегендә дә чагылыш таба. Дөнья океаны биеклеге арта, димәк, кайбер илләрнең су астында калу куркынычы бар. Кайбер илләрдә, киресенчә, коточкыч корылык булырга, янгыннар башланырга мөмкин. Хәзерге вакытта Себердә янгыннар котыра. Бу да – климат җылынуның аяныч нәтиҗәсе, – ди белгеч.
 
Юрий Переведенцев әйтүенчә, климаттагы үзгәрешләр тиз һәм агрессив рәвештә бармасын өчен, һәрдаим мониторинг алып барырга, күпчелек тармакларда һава шартларына җайлашырга, электр энергиясеннән азрак файдалану ысулларын кулланырга, углекислый газны һавага чыгаруны киметергә кирәк.
 
Ышаныргамы, ышанмаскамы?
Берничә көн элек кайбер матбугат чараларында, быел 150 ел эчендә иң эссе җәй көтелә, дигән хәбәр басылып чыккан иде. Тик озак та узмыйча, Гидрометеоүзәктә моны кире кактылар. Ни өчен  еш кына һава торышы буенча фаразлар дөреслеккә туры килми соң? Юрий Переведенцев моның сәбәбен аңлатты.
 
– Ул махсус математик модельләр ярдәмендә фаразлана. Һава торышын фаразлар өчен, мәгълүматлар булырга тиеш. Алар бөтен Җир шарыннан, шул исәптән спутниктан да җыела. Алар ярдәмендә һава торышын 3–5 тәүлеккә кадәр төгәлрәк фаразларга мөмкин. Ә менә озак вакытка фаразлау бик кыен. Шулай ук явым-төшемнәрне дә алдан әйтү – иң читене. Бер карашка, һава торышы җиңел генә формалаша кебек тоелса да, ул – бик катлаулы процесс, кайберләре хәтта бүгенгә кадәр өйрәнелмәгән. Ул бик күп факторларга бәйле. Кояш радиациясе, дымлылык, температура, басым, җил… Аларның һәркайсы бер-берсенә йогынты ясый. Әйтик, температура үзгәреше һаваның дымлылыгына йогынты ясый ала, анысы исә, үз чиратында болытлар хасил итеп, яңгырлар яудырырга мөмкин, – ди ул.
 
Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд та озак вакытка фаразлар әйтүнең ни дәрәҗәдә катлаулы эш булуын әйтә.
 
– Аларны төзи белергә, җитди фәнни басмаларда язмалар бастырырга, үз өстенә җаваплылык алырдай белгечләр кирәк. Тик алар бик аз. Бу бик зур белем таләп итә. Шуңа күрә әгәр сез озак вакытка ниндидер аномаль фаразлар күрәсез икән, күңелгә шунда ук шик керергә тиеш, – ди белгеч.
 
Юрий Переведенцев исә якын көннәргә фаразларын җиткерде. Метеостанция мәгълүматлары буенча, бу көннәрдә һава температурасы июльне хәтерләтте – 30 градуска җитте. Шимбә көнне исә ул бераз төшәчәк. Майга хас булмаганча, җылы булса да, кайбер районнарда яңгырлар булырга мөмкин.
 
– Бу бик яхшы булыр иде, чөнки илдә инде корылык башланды. Май һәм июньдә яңгыр булмау – иң начары. Бу айларда температура никадәр түбән булса, мул уңыш алу өчен шартлар шулкадәр зуррак була. Быел явым-төшем аз булу мине борчуга сала. Яз иртә килде. Хәзерге вакытта урамда – июль һавасы. Шулай да майда суыклар булып, үсемлекләргә, игеннәргә зыян салырга өлгерде. Майда һәрвакыт Арктик һава агымы күтәрелә. Быел да ул безне читләтеп узмады. Ул бик куркыныч, түбән температура алып килә, – дип аңлатты белгеч.
 
ФОБОС һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сүзләренчә, теге яки бу төбәкнең  уртача күрсәткечләре елдан-ел үзгәрә.
 
– Безне әле эсседән суыкка ташлый, корылыктан – көчсез яңгырларга. Кызганыч, мондый көйсез һава торышы алдагы елларда да дәвам итәчәк. Һава торышы фаразларына килгәндә, озак вакытка фаразларның 60 проценты гына туры килә, калган 40ы – хата, – ди ул.
 
Корылык көчәя 
Арча районының баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов әйтүенчә, климат үзгәрүен авыл хуҗалыгы тармагында да тоялар.
 
– Бер ел икенчесенә охшап килми. Бер елны язгы кыр эшләренә иртәрәк тотынсак, икенчесендә эшләр соңрак башлана. Ләкин соңгы берничә елда корылык артты. Вегетация чорында явым-төшемнең кимүе күзәтелә. Безнең зона болай да корылардан санала. Табигатьнең үзгәрешен эссе коры елларда бөҗәкләр активлашуыннан да сизәбез. Яңа төр корткычлар килеп чыга, күбәя. Моннан тыш, һава торышына бәйле, орлыкларны да үзгәртергә туры килә, – диде ул.
 
Әхмәт Хәкимҗанов әйтүенчә, быел көзге культуралар башка елларга караганда начаррак тишелгән.
 
– Көзен тишелеп, дым җыеп калыр өчен, дым аз булды. Язын арыш, бодайлар бик әйбәт, тармаклану фазасында. Әлегә дым да җитәрлек. Май башларында матур гына яңгырлар да явып узды. Безнең җирлектә игеннәргә зыян салырлык суыклар булмады.
 
Сынамышлар сыната
Синоптиклар халык сынамышларына да артык ышанмаска киңәш итә. Бигрәк тә соңгы елларда табигать шулкадәр тиз һәм нык үзгәреш кичерә ки, сынамышлар күпчелек очракта бөтенләй дөрес булмый, ди алар. Бу фикерне халык синоптигы Рәис Шәкүров та раслады.
 
– Мин озак еллар табигать күренешләрен дәфтәремә язып барам. Моннан берничә ел элек шуларга нигезләнеп, алдагы көннәргә, айларга фаразлаган һава торышы туры килеп бара иде. Хәзер үзем дә буталып бетәм, чөнки алдагы елларга нигезләнү катлаулана. Табигать саташты, дип йөрим инде мин. Әйтик, май, минем фаразлар буенча, салкын һәм яңгырлы булырга тиеш иде. Суыклары булып алды, тик яңгыры юк. Май башындагы карларны көткән идем. Чөнки кышын гыйнвар – февральдә кар яумады, күз ачкысыз көчле буран булмады. Шулар җәен булачак. Безнең якларда берсе булды инде, җәен тагын көчле яңгырлары, җилләре, гарасатлары белән сыналырбыз, дип уйлыйм. Табигать барыбер үзенекен кабатлый.     Климатның җылынуга таба баруын халык синоптигы да инкарь итмәде.
 
– Язлар елдан-ел иртәрәк килә, табигатьтәге үзгәрешләрне сизми калу мөмкин түгел. Башка елларда сыерчык баласын 23 июньдә очыра торган иде, быел бер ай алдан очтылар. Быелгы ел 1973 елга охшап тора. Ул ел да шундый эссе, коры иде. Быел да шундый ук җәй булыр, дип уйлыйм. Майда ук 30–31 градус эссе булгач инде… Быел каргаларның бик аз килүе дә гаҗәп булды, – диде ул.
 
Белгеч фикере
Евгений Тишковец, ФОБОС һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече:
 
– Климат үзгәрешенә бәйле берничә рәсми фараз бар. Имин булган очракта, климат җылыну аркасында, Дөнья океаны 40 сантиметрга күтәреләчәк һәм җитди су басулар булачак. Ә инде иң кара фаразлар буенча, 100 елдан соң Җир өслеге чүлгә әвереләчәк. Ләкин мин моңа ышанмыйм, чөнки мондый фаразлар белән БМО шөгыльләнә, ә анда сәясәткә урын бар. Мин хәзер глобаль климат акрынлап тигезләшә, дип саныйм. Һәм, һәрвакыттагыча, глобаль җылынудан соң глобаль суыну килә. Кешеләрне климатик апокалипсислар белән куркытырга кирәкми. Безгә бары тик үзгәрешләргә тыныч кына җайлашырга өйрәнергә кирәк.
 
«Вечерняя Москва» басмасына биргән әңгәмәсеннән
 
Кызыклы күзәтү
 
Татарстанда иң җылы еллар: 1973, 2010, 2016.
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»