|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2023 Хәвеф-хәтәр
![]() Әлмәттәге янгын сәбәбе аталдыКичә кич Әлмәттә 8нче төзәтү колониясе территориясендә янгын булды. «Татар-информ»га Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын кичә 20.20 сәгатьтә башланган. Аерым мәйданчыкта сакланган агач эшкәртү калдыклары янган. «Төзәтү учреждениесендә янгын куркынычсызлыгын сакла өчен мәйданчык төзәтү колониясенең җитештерү һәм торак зонасыннан ерак булган», - дип сөйләделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Әлмәт гарнизоны янгын сүндерүчеләре янгынны сүндерде. Төзәтү колониясенең сәнәгать һәм торак зонасы объектларына куркыныч янамый һәм имгәнүчеләр юк.
«Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуратурасы әлеге вакыйгадан соң тикшерү оештырган.
«Күзәтчелек ведомствосы профильле белгечләр белән бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак. Нигезле сәбәпләр табылган очракта, прокурор тиешле чаралар күрәчәк», - диде Руслан Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|