поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.05.2023 Язмыш

Биш бала әтисе Рәшит Зиннәтуллин ни өчен ташландыкка әйләнгән?

66 яшен тутырган Рәшит Зиннәтуллинның язмышы берәүне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Гаиләсе ташлаган, Казанның бер хастаханәсендә дүрт көн буе ярдәм көтеп утырган ир-ат бүген «Кеше приюты»нда яши. «ВТ» журналисты Рәшит абыйның үзен күреп сөйләште, аның үтенече буенча гаиләсенә барды, туганнары белән очрашты.

Өйдән приютка – 4 көн
Рәшит Зиннәтуллин йөри алмый, кеше ярдәменә мохтаҗ. Хастаханәгә аны хатыны китерә. Тик аннары килеп алучы кеше булмый, ә ул үзе кайтырлык хәлдә түгел. Дүрт көн буе коляскада утырган килеш, хастаханә коридорында якыннарын көтә. Хастаханә хезмәткәрләре гаиләсенә ничә тапкыр шалтыратса да, җавап бирүче булмаган. Дүртенче көнне аны блогер буларак күпләргә таныш Алия Хәлиуллина күреп ала. Ире белән Рәшит абыйны «Кеше приюты»на илтә. Бу хәлне Алия интернетка чыгаргач, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, Рәшит абыйга дип, 1 миллион сумнан артык акча да җыялар.
 
Рәшит абыйны приютта юындырып, чиста киемнәр бирәләр, йокларга урын табалар. Анда яшәвенең өченче көнендә аның янына без дә кердек. Кечкенә генә гәүдәле бабай икән. Бер ялгансыз, әле аның яшендәге кайберәүләрне алай дип атап булмаса да, Рәшит абый нык таушалган.
 
– Мин Ташкентта туып-үстем. Казанга күченеп килгән кеше. Мәчеттә дә эшләдем. Намаздамын, күп догалар беләм. Хатыным белән законлы язылышмадык без, никах белән яшәдек. Ике кыз үстердек. Рәнҗетеп яшәмәдем дә кебек. Аңлаша идек. Нигә болай булгандыр?.. Алар мине чыгарып ташламаган инде. Хатыным: «Хәзер киләм», – дип киткән иде, – дип сөйли үзе тыныч кына.
 
Шактый сөйләшеп утыргач, ул үзенең әманәтен җиткерде:
 
– Балам, сине Аллаһы Тәгалә минем янга җибәргән бит. Зинһар, гаиләм янына барып кайт әле. Хатынымның хәлен бел әле. Ул бит, киләм, дигән иде. Шикәр чире белән тилмерә ул, комага китеп ятмыймы икән? Исән-сау булса, мине эзләр иде ул.  Әгәр килеп алса, өйгә кайтыр идем. Соңгы өметем бу минем. Барып кына кайт, кызым!
 
«Минем ирем юк!»
Ул төнне йоклап булмады. Рәшит абый биргән адрес буенча барып та, мине кертмәсәләр, нишләрмен? Иртән, тәвәккәлләп, юлга кузгалдым. Килүен килдем, әмма домофоннары эшләми булып чыкты. 10лап күршегә баса торгач, бер мәрхәмәтлесе ишекне ачты. Кирәкле фатирга керү дә җиңел булмады. Кыңгыраулары юк, күпме шакып та ишек ачмыйлар. 30 минутлап ишек  какканнан соң, куркып кына ачып карарга булдым. Баксаң, бикләнмәгән дә икән! Эндәшүемә, бер хатын тавыш бирде. «Рәшит абыйның хатынымы сез?» – дип сорагач, «Минем ирем юк! – дип кычкырды. – Рәшит абый (иренә шулай әйтә икән. – Г.Ш.) белән никахлашып кына тордык. Без язылышмаган. Бу – минем фатир, ул йортка гына кергән иде».
 
Ипләп кенә сөйләшә торгач, Зөлфия тынычланды. Иреннән баш тартуының сәбәбе ару икән.
 
– Миңа кирәк түгел ул. Кызларыма да, – диде ул, кырт кисеп. – Дөрес, алар икесе дә әтиләре фамилиясендә. Олысы Рәйхан эшли. Үз акчасын үзе тота, аның әтисе артыннан йөрергә вакыты юк. Алдан ук әйтеп куйды. Кечесе Хафизәгә – 19 яшь кенә әле. Ул көллияттә укый, студент. Әтисе белән маташырга аның да вакыты юк. Рәшит абыйның өченче хатыны мин. Беренчесеннән улы Рәүф бар, икенчесеннән тагын ике баласы, миннән ике. Тормышта төрле чагы булды. Мәчеттә хәзрәт булып та торды. Әмма вакыт-вакыт эчеп ала иде.  Рәнҗетте дия алмыйм. Мин ардым. Тормыш алып бару бик авыр. Рәшит абый егылды ул. Берничә мәртәбә имгәнде. Минем дә гаеп бардыр инде, карап та өлгермәгәнмендер. Урында ятуына дүрт ел булды. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә хакына түздем, карадым, юындырдым. Хәзер булдыра алмыйм. Үз хәлем – хәл.
 
«Үз хәлем – хәл», – диюе  арттыру түгел иде бугай, чыннан да, авыру, хәлсез ул.  50 яшьтә генә булса да, шактый өлкән күренә. Фатирда ир-ат кулы да, хатын-кыз кулы да җитмәгәне сизелә. Кыскасы, бар да акча җитмәүгә килеп тоташа.
 
– Рәшит абый 10 мең сум пенсия алды. Шуның 2 меңенә психотерапевт язган даруны ала идек. Зурларга дигән памперс 3 мең сум тора. Икебез бүлеп, квартплата белән газ өчен түләдек. Ул 3 мең сум бирә, мин 3 мең кушам. Ашарга да кирәк. Үзем дә ике яшемнән бирле шикәр авыруы белән яшим. 48 ел буе гел даруда яшәп кара син! Икенче группа инвалидмын. 12 мең сум пенсия алам. Кече кызым студент булгач, аны да ашатам. Дөрес, ул кирәк-ярагына укудан соң эшләп акча таба. Бөтен әйбер кыйммәт бит. Кибеткә дә айга өч кенә чыгам мин. Көнгә ике тапкыр гына ашыйм. Квартплатаны хәзер өчкә бүлдерергә җыенам. Кызларым да түләшсен, дим. Берүземә авыр бит, – ди ул.
 
Ни өчен илткәннәр?
Рәшит абыйның бер ай элек уң кулы эшләми башлаган.
 
– Кулы эшләми башлагач, мин аны дәваларга кирәк дип уйладым. Хастаханәгә илтүче «санитар ярдәм» дигән хезмәт бар икән. Шуларга шалтыраттым. Ике егет килеп, Рәшит абыйны алып киттек. Башта неврология хастаханәсенә алып бардык. Андагылар: “Без дәвалый алмыйбыз, башка җиргә барыгыз”, – диделәр, – ди Зөлфия.– Икенчесенә килдек. Тик анда безне кабул итмәделәр. «Ашыгыч ярдәм» алып килгән кешеләрне алалар, безне юк. Озак көттек. Инде нишләргә, дим. Өйгә кире алып кайтмаячагымны белә идем инде. Алып килгән өчен дә 3 мең сум акча алдылар. Су алып киләм дип чыгып киттем.
 
– Өйгә кайткач, йөрәгегезгә авыр булмадымы? – дип сорап куйдым. Ни дисәң дә 25 ел гомер иткән ир бит!
 
– Юк. Мин аны карый алмыйм. Шикәр чирен ничек дәвалыйсын беләм мин, ә менә аның авыруларын белмим. Медицина оешмасында ташламаслар әле, дидем. Урамда калмады бит, – диде Зөлфия. – Әти-әниемнән калган фатирда яшим. Бер туганым да юк. Рәшитнең туганнары күп аның. Карасыннар. Үлемтеккә дигән 15 мең сум акчасын сеңлесенә бирдем.
 
Биш бала һәм туганнар
Рәшит абыйның беренче хатыныннан туган улы Рәүф, Санкт-Петербургта яшәсә дә, әтисе турында ишеткәч, Казанга кайткан. Приютка да барган, әтисен дә күргән. Ярдәм итеп торасын әйткән. Икенче никахтан туган балалар турында бер хәбәр дә юк.
 
Без Рәшит абыйның Арча районында яшәүче туганнан туган сеңлесен эзләп таптык.
 
– Ишеткәч, Рәүф кайтты. Аның белән Казанга бардык. Рәүф картлар йортын да белешкән иде. Анда буш урыннар юк икән. Түләүле урыннар бар, дигәннәр.  Безнең йортта Рәшит абыйны карар өчен шартлар юк. Рәшит абыйның өч ир туганы бар иде. Алар вафат инде. «Кеше приюты»на барып күрдек без аны. Анда яхшы карыйлар. Аерым бүлмәдә яшәячәк. Без андагы җитәкчеләргә дә әйттек: килеп йөреячәкбез, аны ташларга җыенмыйбыз, – ди ул. – Кулы эшләми башлагач, Рәшит абый имза куя алмаган. Хат ташучы, кул куймагач, пенсиясен бирмәгән. Әнә шул пенсиясе булмау аркасында чыгарып җибәрделәр дә инде өеннән…

Ата-ана  хакы
Рәшит абыйның якыннары белән сөйләшкәч, күңелдә күп сораулар туа. Беренче һәм икенче никахтагы балаларны аңлап була, алар әтиле килеш тә әтисез үскән! Ә соңгы никахтагы хатын һәм балаларны аңлый алмадым. Зөлфияне дә кызгандым әле мин. Бер кызы белән сөйләшүенең шаһиты булгангамы, аның картлыгы өчен дә борчылып куйдым. Кемдер кайдадыр ялгышкан… Балаларга ата-ана хакы турында сөйләргә онытканнар шикелле. Ир хакы да бар бит әле! Өйдәге бүлмәсен җыештырып, киемнәрен чүплеккә ташлап, үзен хастаханәгә илтсәләр дә, күңелләрендәге тапны юа алырлармы?..
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»