|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2023 Фаҗига
![]() Мулла гаиләсе янып үлгәнБашкортстанның Благовар районы Иске Күчәрбай авылында төнге янгында 74 яшьлек мулла һәм аның гаиләсе һәлак булган. Бу хакта UFA1.RUга Күчәрбай авыл хакимияте башлыгы хәбәр иткән. Янгын вакытында йортта мулланың 67 яшьлек хатыны, аларның 45 яшьлек үги улы һәм 16 яшьлек оныгы була. Беркем дә котыла алмаган. Йорт күмергә кадәр янып беткән.
- Гадәти гаилә иде. Бездә мәчет бар, ул анда мулла, имам-хатыйб иде, — дигән башлык.
Урындагы мәдәният йортының социаль челтәрләренә караганда, мулла Наил Нәбиуллин авыл тормышында актив катнашкан.
Фотр: "МЧС по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|