|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2023 Шоу-бизнес
Айгөл Бариева: "Минем турында да шулай уйлыйлардыр"Айгөл Бариеваның ире Линар Юсипов вафатына 4 июльдә 1 ел була. Җырчы социаль челтәрдә үзенең җан ярасы һәм хис-кичерешләре турында болай дип яза: «Ул иренең вафатыннан соң ничек яши икән?»
Ничек яшәсен! Яхшы яши! Бөтен җиргә йөри, елмая, көлә, үзенә машина алган, ремонт ясаган, тагын кияүгә чыккан! Аның барысы да яхшы!» – дигән сүзләр ишеттем мин икебезнең дә язмыш охшаш хатын турында.
«Башкаларның бу хәлгә карашын ишетеп, чираттагы тапкыр, минем турында да шулай уйлыйлардыр, дип куйдым. Кешеләр нәрсә күрергә һәм ишетергә тели, бары шуны күрә һәм ишетә бит. «Сукырга күрсәтеп булмый, чукракка – сөйләп, аңгырага – исбатлап», – дигән өземтә белән тәмамлыйм әле.
Алга таба яшибез. Ә калганы... Нәрсә телисез – шуны уйлагыз», – дип уртаклаша Айгөл Бариева.
--- |
Иң күп укылган
|