|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2023 Милләт
Татарстанда татар телендәге элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итәТатарстанда татар телендәге элмә такталарда һәм табличкалардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итә. 16 майга булган мәгълүматларга караганда, республика халкы 106 гариза җибәргән, шуларның 19 ы – казанлылардан. Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Гариза бирү өчен «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Конкурска исемнәрдәге һәм язулардагы хаталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап алачак. Аларны дүртенче кварталда дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр, дип яза "Татар-Информ" МА.
|
Иң күп укылган
|