|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2023 Җәмгыять
![]() Татарстанда температура +32 градуска кадәр күтәреләСиноптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда яңгырсыз эссе һава торышы була. Казанда һава нульдән 29-31 градуска кадәр җылыначак. Тулаем республика буенча тагын да эссе - +32 градуска кадәр. Җил тизлеге – 17 м/с, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге. Иртәгә, 26 майда, шундый ук һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта ял көннәрендә, алдан фаразланганча, температура фоны әкренләп кимиячәк, яңгыр көтелә, чөнки республика аша атмосфера фронтлары узачак, дип яза Татар-информ.
Эссе һава торышы фонында Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде. 29 майга кадәр урманнарның янгын куркынычы югары булачак (4 класс), көнчыгыш районнарда урыннарда урманнарның янгын куркынычлыгы сакланачак (5 класс).
--- |
Иң күп укылган
|