|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2023 Җәмгыять
“Ханский дом” янгында зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылына гуманитар ярдәм җибәрде (ВИДЕО)“Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов Курган өлкәсендә янгыннан зыян күргән Эчкен (Йолдыз) авылын торгызу өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырырды. Кичә Ильяс Гыймадом унбишләп эшмәкәр ярдәме белән авылны торгызу өчен бер миллион сумга якын төзелеш материалларын Йолдыз авылына юллады. «Бу фаҗига бөтен кешене тетрәндерде, читтә каласы килмәде, милләттәшләргә ярдәм итәргә теләдем. Социаль челтәрләрдә ярдәм – төзелеш материаллары җыю турында игълан урнаштырдым. Дуслар, эшмәкәрләр кушылды. Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәгә чыктым. Алар кирәкле әйберләр исемлеген җибәрде. Мәктәпкә дип зур савытлар белән буяулар алдык. Шулай ук инструментлар, җылыту өчен материаллар җыйдык», – дип сөйләде эшмәкәр материалларны йөк машинасына тутырганда.
--- |
Иң күп укылган
|