поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.05.2023 Мәдәният

Наилә Яхина: "Җырчылар җырны үзләре яза башлады, әмма алар уңышсыз булып чыга"

Табигать рәхимле булып, бераз булса да сәләт биреп, кулыңа каләм тоттырган икән, синең җаның да, тәнең дә халкың белән бергә булырга тиеш. Моны элек тә шагыйрь - язучылар бик яхшы исләрендә тотканнар.

Бүген дә әлеге  язылмаган канунга тугры кала  шактый каләмдәшләребез. Туган көннәрен, юбилейларын, яңа китап чыгу шатлыкларын укучылары белән уртаклашырга ашыга. Андый сәбәпләр көтеп тормый гына, халкы күңелен  моң - шигърият белән тутырып баетырга, борчу - сагышларын оныттырырга тырышучылар да бар, шөкер. Башкалабызның Шәриф Камал музеенда (ул Китап йорты дип тә хаклы аталып йөртелә)  шагыйръ-композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Наилә Яхинаның  иҗат кичәсе шуның матур мисалы булды.
 
Наилә ханым  өстенә килешле бәрхет күлмәк, чәченә дәү әнисе, Пермь ягы кызы  Хәятнең энҗеле калфагын килешле итеп кадап чыккан иде халык каршына. Шуның белән әлеге кичәгә олы мәгънә, тирән фәлсәфә салынуына да  ишарәләде. Залның бик зур булмавы  автор белән тамашачыга күзгә-күз карашып, аңлашып утырырга мөмкинлек бирде. Һәм кичә-бәйрәмне җылы һәм якты-нурлы итте.
 
 
Дуслар, җандашлар  җыелган җирдә дип тә атарга була иде әлеге кичәне. Наилә ханым үзен талантлы композитор  һәм үзенчәлекле шагыйрә итеп тә күрсәтте. Бәйрәм үзе дә "Көй һәм сүз"  дип аталган иде. Шуңа аңа дуслары, ул иҗат иткән җырларның  шагыйрьләре дә чакырылган иде. Равилә Шәйдуллина-Мурат  рәхмәтләрен  ак розалар белән җиткерде. Алар бергәләп шактый җыр  тудырганнар һәм аларны олысы да, кечесе дә яратып башкара.Башкалабызның Идел буе сәнгать мәктәбендә озак еллар балаларга  җыр серләрен төшендергән  музыкант-мөгаллим Заһидә Зәйнуллина җитәкләгән ансамбль кызлары да бик тырыштылар.
 
Наилә белән минем дә берничә уртак җырыбыз бар. Шуның иң уңышлысы, иң бәхетлесе Тылсымлы "Туган тел" дип аталганы Шаян ТВ уздырган "Балачак җыры 1" конкурсының җиңүчесе булды. Аны "Сәйлән" конкурсы җиңүчесе Амелия Феофанова һәркемнең күңеленә керерлек итеп башкарды, клип та төшерделәр.  Амелия әнисе белән бу бәйрәмгә дә килеп, (алар Биектауда яшиләр), авторга олы хөрмәт белән зур рәхмәт әйтеп,  башкарды. Тамашачыны җырның чынлап та матур, җиңүгә лаек, Тукай "Туган тел"енең тылсымлы  булуына  кабат  инандырды. 
 
 
Наилә ханым  Яхина озак еллар радио телевидениедә  фидакарь хезмәт иткән тырыш журналист та әле. Ул әзерләп алып бара торган "Кабатланмас моңнар" тапшыруын Казан мәдәният-сәнгать академиясе  шәкертләре  дәресләрдә кулланып, тәҗрибәсен өйрәнәләр икән бит. Бу хакта академия мөгаллиме, талантлы җырчы Асылъяр үзе  әйтте. Җырларын да бүләк итте. Атаклы гармунчы Кирам Сатиев та  гадәтенчә эреле-ваклы гармуннарда уйнап тамашачы күңелен моңга күмде. Әлеге чыгышында аның Наилә ханымның иҗатын яратуы, хөрмәтләве сизелеп торды. Кичәдә Кырым татарларының "Кырым гөлләре" дигән җыр да ( Наилә Яхина көе, Диләвир Османов сүзләре, Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе)  күңел кылларын чиртте. Кырым гөлләренең хуш исен тойгандай, халкының фаҗигасен  кичергәндәй булдык. Наилә ханым  моңлы җырчы булуын да күрсәтте. Халкыбызның борынгы көйләрен дә, үзе иҗат иткән заманча җырларын да башкарды.
— Хәзер шундый катлаулы замана: җырчылар җырны үзләре яза башлады. Аларны да аңларга була. Хәзер авторлык хокуклары белән кыенрак. Җырчыларның исә һәрвакытта да җырлары уңышлы чыкмый, - ди Наилә үзе.
 
 Бәйрәм бернинди  вакыйгага багышланмаган диеп ялгышканмын икән бит.Нәкъ шул көнне  16 майда Наилә Яхинаның  "Акбүре" нәшриятында  басылган  өр - яңа  китабын  кулына алган көне дә.  Бу аның өченче шигырьләр җыентыгы.  Әле узган елның августында гына  Татарстан китап нәшриятында "Энҗе карлар" дигән  балалар җырларыннан торган җыентыгы басылып, музыка мәктәпләренә, җыр-моң яратучы балаларга да, аларның әти - әниләре, әби- бабайларына да  олы бүләк булган иде.
 
 
 
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»