|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2023 Шоу-бизнес
![]() Данир Сабиров дәүләт телерадиокомпаниясенә: "Димәк кирәгем шуның кадәр генә!"Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров белән көтелмәгән хәл килеп чыккан. Җырчыны 27 май көнне узачак «ТМТВ» премиясен тапшыру чарасына әзерлек сораулары буенча очрашуга чакырганнар. Әмма артист ДТРК бинасына эләгә алмыйча, кире борылып кайтып китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә болай ди: «Иртәм бик үк хәерле түгел, дуслар. Иртәнге 2 сәгатем бушка үтте. Бүген безнең ГТРКда «ТМТВ» премиясе буенча очрашу булырга тиеш иде. Мин инде оештыручылар әйткәнчә паспортым, правамны алып, машинамны шлагбаумнан үткәрсеннәр өчен, вакытында килеп җиттем. Охрана танып алды. Исемлектә сезнең машина юк, диләр. «Ничек инде юк?» – дип аптырыйм. Оештыручыларга шалтыратам – алмыйлар. Алай да, бөтен булган горурлыгымны «бер җиремә» кыстырып, ишегалдында машинама урын табып, җәяү керергә булдым. Җәяү кергәндә паспортымны күрсәтәм – кертмиләр. Ярар, ГТРКга шалтыратам. «Гафу итегез, сезнең эфирыгыз бит иртәгә», – диләр. Мине бу хакта беркем дә кисәтмәде. Димәк, хөрмәтле оештыручылар, кирәгем шуның кадәр генә. Оештыручылар оешмаганлыктан килеп чыга оешмаучанлыклар. Нәтиҗәдә – «сарык» җаваплы чакырылган артист», – ди Данир Сабиров.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|