|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2011 Җәмгыять
“Чудаки” циклында - “Краски жизни” фильмы премьерасы“Татарстан – Яңа Гасыр” каналы тамашачылар игътибарына “Чудаки” дип аталган циклның өр-яңа премьерасын тәкъдим итә. Бу телевизион фильм “Краски жизни” дип атала. Аның төп героинясе – 82 яшьлек Флюра Әнәс кызы Калмурзина. Ул үзенең иҗатын декоратив-гамәли сәнгатьтә сынап карарга уйлый. Һәм бер дә курыкмый кулына пумала ала. Нәтиҗәдә искиткеч рәсемнәр барлыкка килә. Чөнки бу мавыгулар Флюра апага бар мәшәкатьләрен онытырга һәм вакытны беразга гына булса да туктатырга ярдәм итә.
Героиня белән якыннанрак танышырга теләүчеләрне 2нче апрель көнне 18:00дә экраннар каршында көтеп калабыз. Фильм “Панорама-телефильм” иҗат берләшмәсе тарафыннан төшерелгән.
|
Иң күп укылган
|