|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2023 Җәмгыять
![]() Татарстан табиблары юл һәлакәтенә юлыккан кешегә ярдәм итүдән баш тартканТатарстан тикшерүчеләре чакыру буенча бармаган Буа үзәк район хастаханәсе табибларына җинаять эше кузгаткан, алар ваемсызлыкта гаепләнә. Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
30 апрельдә Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда ир-ат зыян күргән. Буа үзәк район хастаханәсе табиблары чакыруга барудан баш тарткан, бу карарны районның аларга беркетелмәгән булуы белән аңлатканнар. Авария урынына кадәр 20 минутлык юл булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ир-атка медицина ярдәме күрсәтелмәгән, ул һәлак булган.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|