|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2023 Фаҗига
Тукай районы халкы суга баткан кызчык турында: “Сандугачыбыз үлде”Тукай районының Комсомолец авылында 21 май кичендә фаҗига була. Ике кыз кичке биштә велосипедта йөреп китәргә китә. Кичен басудан өенә кайтып барган авыл кешесе ерактан ук бер күренешкә күреп эченә шом йөгерә. Күпердә бер кызчык яткан, ә икенчесе, олырагы янында утырган. Ир хәлне абайлап алып кызга ясалма сулыш ясый, әмма соң була. Тиздән ашыгыч ярдәм табибларына шалтырата. Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Суровага баланың суга батып үлүе хакында кичке сигездә хәбәр килеп ишетелә.
– Ул гаилә тулы түгел. Әтиләре юк. Дүрт баласы бар, олысы - малай, коррекция мәктәбендә белем алды, хәзер ни сәбәпледер өйдә. Икенчеләре кыз, бик әйбәт укый, акыллы. Өченчесе - һәлак булганы Я.исемле кыз иде. Ә дүртенчесен әниләре әле бер ай элек кенә тапты. Гаилә авыр яши. Әмма балалар тук, өсләре бөтен булды. Кызлар бер тапкыр да урамда азып-тузып йөрми. 23 май көнне соңгы уку көне булырга тиеш иде. Я. шундый тере, актив бала, ут инде менә, шук-шаян та. Беренче сыйныфны тәмамлады. Авыл клубында оештырылган җыр-бию түгәрәгенә йөрде. Сәләте бар иде, баскан җирдә ут чыгара, шундый матур җырлый, сандугачыбыз. 20 май көнне түгәрәккә йөрүче балалар хисап концерты куйды. Кичәгә килгән бөтен кеше Я.гә карап сокланган иде. Кызчык һәлак булгач та миңа хәбәр иттеләр. Ватсаптагы авыл төркеменә дә хәбәр салдык. Полиция хезмәткәрләре килде. Бөтен авыл күтәрелде. Халык су буена җыелган иде. Ни сәбәпле суга кергәндер, билгесез. Юлдашы 17 яшьлек кыз, авыр сөйләшә. Ни өчен су буена баруларын да аңлатып бирә алмады. "Минем дустым үлде", дип кенә әйтте. Белмим, нинди дуслык булгандыр, Я.гә - 7 яшь, бу кызга - 17 яшь. Сәер, әлбәттә. Бәланың башы - караучысызлыкта, өлкәннәр тарафыннан тиешле игьтибар булмауда. Алда - каникуллар, гадәттә, авыл балалары иртә таңнан чыгып китә дә, кич кенә кайта. Әти-әниләре мондый фаҗига кабатланмасын өчен балаларның һәр адымын карап, барлап торсын иде. Сабыйлар кызыксынучан бит, ни буласын аңлап бетермиләр.
Ольга Викторовна сүзләренчә, Я. мөстәкыйль, үз карамагына куелган була. Суга кереп, көзән җыермады микән, ди ул.
– Бик кызганыч хәл. Сабыйның үлеме бөтенебезне тетрәндерде. Гаилә авыр яши. Шуңа да авылдашлар акча җыешып, сабыйны моргтан алып кайтырга машина яллаган. Авыл зияратында җирлиячәкләр, – диде Ольга Сурова.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|