|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2023 Криминал
КФУның тулай торагы янында 22 яшьлек кызны көчләгәннәрКФУның Кызыл Позиция урамында урнашкан тулай торагы тирәсендә бер адәм 22 яшьлек кызны көчләгән. Бу хакта KazanFirst хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматларына таянып яза. Җинаять кылуда шикләнелүче бүген тоткарланган. Татарстанга килгән 23 яшьлек мигрант булып чыккан бу. Ул үз гаебен таныган. Тоткарланганнан соң аны тикшерүчеләр янына сорау алуга китергәннәр.
Җинаять инде 17 майда ук кылынган. Зыян күргән кыз соңарып кына полициягә гариза язып тапшырган. Ул мигрант егет белән Кызыл Позиция урамындагы 12нче йортта урнашкан кибет янында танышулары, шуннан соң агачлыкка китүләре турында сөйләгән.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|