|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2023 Җәмгыять
Июньнән балаларга пособие түләү графигы үзгәрәИюнь аеннан Россиядә балаларга пособиеләр түләү графигы өлешчә үзгәрә. Элек төбәкләрдә ул төрле срокларда башкарылган булса, үзгәрешләрдән соң барлык субъектлар өчен бердәм көндә килә башлаячак. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетындагы дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогеновага сылтама белән Прайм агентлыгы хәбәр итә. Аның сүзләренчә, ана капиталы һәм бердәм балалар пособиесе акчаларын түләү даталары үзгәрәчәк. Беренчесе 5 июньгә, икенчесе 8 июньгә билгеләнә. Почта аша җибәргәндә, килү датасы почта бүлекчәсе эшенә бәйле булачак, дип билгеләп үтте белгеч, дип яза Татар-информ. 1 гыйнвардан Россиядә РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча бердәм балалар пособиесе түләнә башлады. Ул өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына түләнә торган берничә түләүне берләштерде.
--- |
Иң күп укылган
|