|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2023 Мәдәният
Кариев театры иҗатчыларны «Караш» инсценировка мәктәбенә чакыраСер түгел, Татар яшь тамашачы театры балалар һәм үсмерләр өчен драматургия әсәрләренә мохтаҗ. Шунлыктан, театр татар классик әдәбияты буенча инсценировка язарга өйрәтә торган мәктәп булдырырга уйлаган. Шулай итеп, «КАРАШ» беренче инсценировка мәктәбе проекты туган. Кариев театры бу мәктәпкә үзен драматургия өлкәсендә сынап карарга теләгән яшь авторларны чакыра. Беренче инсценировка мәктәбенең кураторы – драматург, язучы, сценарист, педагог, олылар һәм балалар өчен күпсанлы драматургия лабораторияләре җитәкчесе Анастасия Букреева. Ул гаризалар буенча сайлап алынган катнашучыларга драматургия нигезләрен өйрәтәчәк. Гадәттә түләп ала торган белемне бер атна дәвамында бушлай экспресс рәвештә үзләштерү мөмкинлеге бу. Укулар 12-18 нче июньдә һәр көнне 12:00-дән алып 19:00-гә кадәр вакыт аралыгында уза. 10 кеше көз көне икенче этапка сайлап алыначак, ә финалга үткән 2 кешенең пьесалары театрда куяр өчен каралачак! Без сезне «КАРАШ»та күрергә телибез! Гаризалар 5 нче июньгә кадәр кабул ителә. Тулы мәгълүмат һәм анкета-гариза формасы нигезләмәдә: https://tat.karievteatr.ru/karash
--- |
Иң күп укылган
|