поиск новостей
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.11 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.11 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Ноябрь
  • Зөлфәт Зиннуров - шоумен
  • Илсур Айнатуллов - җырчы
  • Хәбир Ибраһим - язучы
  • Наил Ишмөхәммәтов - журналист
  • Алинә Сидеева - актриса
  • Шамил Апанаев - рәссам
  • Фәрит Сәйфелмөлеков (1930-2016) - язучы
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
Архив
 
30.03.2011 Милләт

Туфан Миңнуллин: “Үз халкың өстеннән донос язу – халкыңа хыянәт итү”

Татар баласына татар телен кем өйрәтергә тиеш? Баласына зур өметләр баглаган ата белән анамы, әллә хәреф танырга өйрәтеп, дөньяга күзен ачкан мәктәпме?.. Татар теленә мөнәсәбәт тормышның күп төрле сурәтләреннән оешадыр мөгаен. Бүген татар баласы үз ана теленә карашын еш кына гаиләдәге фикерләргә, мәктәптәге өстенлекләргә, җәмгыятьтәге вәзгыятькә карап билгеләргә мәҗбүр.

Шушы көннәрдә Казанда бер төркем ата–ана, алар арасында беренче чиратта татар милләтеннән булганнар, мәктәпләрдә татар теле укыту дәресләрен киметүне таләп итеп, Россиянең мәгариф һәм фән министрына хат юллаган. Хат авторлары мәктәпләрдә татар телен өйрәнү рус телен укытырга комачаулый дип ачына, татар телен өйрәнү бик кыен һәм ул, гомумән, балаларның киләчәге өчен файдасыз дип белдерә...

 

Татар аналарының шушындый адымы җирле телевидение тапшыруларында һәм Интернет битләрендә дә киң яңгыраш алды. Татарстанның халык язучысы, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин татар ата–аналарының бу гамәлен исә – үз халкың өстеннән донос язу дип атый.

 

Туфан Миңнуллин:

 

“27 мартта “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә Илшат Әминов алып бара торган “7 көн”, ягъни “7 дней” дигән чираттагы тапшыру булды. Шушы тапшыру алдыннан әлеге каналның хәбәрчесе килеп, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләләре турында минем белән бик озаклап сөйләште. Ул чакта бүгенге көндә килеп туган вәзгыять буенча фикерләремне тәфсилләп җиткерсәм дә, тапшыру эфирга чыккач, анда минем сүзләрдән ике җөмлә генә калдырылган иде. Ул җөмләләр тулы бер тексттан өзеп алынган булгач, әллә ничегрәк яңгырады, инде бу мәсьәләдә яңадан телевидение белән сөйләшеп үземнең дәгъваларымны белдерәсем килми, шуңа “Intertat.ru” газетасы аша фикерләремне милләттәшләремә житкерергә телим.

 

Мине бик борчыганы, дөресен әйткәндә, бик тә ачуны китергәне – татарларның “мәктәпләрдә нигә татар телен рус теленә караганда күбрәк укытасыз?” дип чыгышлар ясавы. Руслар бу мәсьәләне күтәрә икән – бер хәл, аларның үз проблемалары, үз карашы... ләкин татар кешеләренең ата–бабалары теленнән баш тартып, оятларча шикаятьләр язуын – Мәскәүгә үз халкың өстеннән донос язу! дип атар идем. Беренчедән, мондый сүз сөйләүчеләр ялганлыйлар! Эш менә нәрсәдә: мәктәптә татар телен укыту сәгатьләрен санаганда татар теле белән татар әдәбияты дәресләрен бергә кушалар, ә рус телен һәм рус әдәбиятын аерып карыйлар. Әгәр татар теле һәм әдәбиятын бергә кушып бирәләр икән, рус телен һәм әдәбияты дәресләре күләмен дә шулай санарга кирәк. Кайбер милләттәшләребезнең фактларны бозып, димәк ялган фактларга таянып, Мәскәүгә донос язуы – йөрәк әрнеткеч күренеш.

 

Балаларыбызны рус телендә укытсак, алар тормышта үз урыннарын табып, берәр зур нәчәлник булып утырачак дигән сәер ышану бар. Минем фикерем: күсәкне нинди телдә укытсаң да, ул күсәк булып калачак. Балаларның сәләтсезлеген хәзер татар теленә сылтый башладылар. Бүгенге җәмгыятьтә үзеңнең зур урыныңны биләр өчен рус теле кирәк булса, бөтен рус халкы нәчәлник булып утырыр иде, урамда исерекләр дә, җинаятьчеләр дә калмас иде. Югыйсә, эш телдә генә түгеллекне, рус халкының фаҗигасын күреп торабыз. Әле безнең татар мәктәпләрендә бер наркоман юк, ә рус мәктәпләрендә укучыларда нинди проблемалар бар?! Үз телен белмәгән, үз телендә укымаган татар баласының күпмесенең "Южная трасса"да басып торуын, күпмесенең төрмәдә утырганын, күпмесенең алкоголизм, наркомания чирләре белән чирләгәнен белмиләрмени ул кешеләр?!

 

Мәскәүгә безнең ана телебез кирәк түгел, Америкага да, Алманиягә дә кирәкми. Безнең телебез – үзебезгә кирәк, шуңа күрә без аны яклыйбыз да. Ә нигә Татарстан якламый? дигәндә, Татарстан өстендә Россия Дәүләт Думасы аша кабул ителгән варварларча закон тора: 309нчы федераль закон Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларына каршы кабул ителгән вәхшиләр законы ул. Шуңа Мәскәү аны хәрәкәткә кертергә ашыкмый да, ул ялгышын аңлады, төрлечә боргалана хәзер.

 

Бер тарихчының мәкаләсен укыган идем, ул анда безнең ялгышлык шунда – язмышыбызны хөкүмәткә тапшырдык, ә хөкүмәтнең үз проблемалары, ди. Үз телен халык үзе генә яклый ала. Халык үз язмышын үзе кайгырту хәлендә калган вакытта, бик түбән фикер йөртүче кайберәүләрнең Мәскәүгә халкыбыз өстеннән донос язуы һәрберебезне борчырга тиешле хәл. Үз туганың өстеннән донос язу нинди әшәкелек булса, үз халкың өстеннән донос язу да шундый ук әшәкелек, халкыңа хыянәт итү белән бер.



Интертат.ру
№ | 29.03.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы