|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2023 Җәмгыять
Югалган өч яшьлек малай үле килеш табылганТөмән өлкәсендәге янгыннан соң хәбәрсез югалган өч яшьлек малайны эзләү тәмамланган. Кызганычка каршы, бала һәлак булган. Бу хакта «Төмән РегионСпас» юл-патруль хезмәтендә хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, бала Төмән һәм Свердловск өлкәләре чигендә урнашкан Ертарский бистәсендәге шәхси йорт ишегалдыннан 19 майда юкка чыккан. Свердлау өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых сүзләренчә, бала югалыр алдыннан йортта янгын чыккан. Шуңа күрә бала әти-әнисеннән җәза алырга куркып, кайдадыр качкан дигән версия каралган
Ике көн буена малайны эзләү бер генә минутка да тукталмаган. Аны Курган, Төмән һәм Свердловск өлкәләреннән «ЛизаАлерт» волонтерлары, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, битараф булмаган гражданнар һәм җирле коткару оешмалары теләктәшләре эзләгән.
Бала кайда табылган, һәм ни өчен үлгән — әлегә билгеле түгел.
--- |
Иң күп укылган
|