поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.05.2023 Язмыш

Зур коттеджда әнисенә урын табылмаган: бер приюттан репортаж

Кемнәрдер иң кадерлеләрен – әти-әнисен бер күрергә тилмереп, сагыну-сагышларга төренеп яши, кемнәрдер исәннәрен дә кадерләргә, хөрмәт күрсәтергә, бу якты дөньяга тудырганнары өчен рәхмәтле булырга да теләми. Кызганыч...

Кала уртасында сала
Нәкъ Казан уртасында бардыр бер авыл, дип язар иде бу хакта да Тукаебыз... Үзе ата-ана назы күрмәгән шагыйрьгә андагы хәлләрне күрү ничек булыр иде икән? Исеме – “Приют человека”, дип дәвам итәр идеме икән? Әйе, Тукай урамыннан ерак түгел бер урында нәкъ шундый “авыл” бар. Аның барлыгын күптән белсәм дә, еш кына кулыбыздан килгәнчә ярдәм итсәк тә, эченә кергән юк иде. Шәһәребезне шаулаткан бер яңалык алып килде мине монда.
 
Капка аша үтүгә, берничә апа-абый каршы алды, кем булуым һәм нишләп йөрүем турында белештеләр. Шул арада яулыклы бер бик мөлаем ханым да килеп чыкты. Лилия ханым әлеге приютта эшли икән. Бик ачык итеп, күптән көткән кунакны каршы алгандай сөйләште. Килүемнең сәбәбен әйткәч, башта приют белән танышып алырга тәкъдим итте. Кунакчыл татар халкы. Мине дә иң беренче ашханә белән таныштырдылар. Юк, юк, бу ниндидер бина эчендә урнашкан кафе түгел, урамда өстәлләр һәм эскәмияләр куелган. Анда 100ләп кеше сыя. Көнгә ике тапкыр расланган меню буенча ризык әзерләнә икән. Кабан арты мәчете әзерләгән тәмле ашлар белән шушы приютта яшәүчеләрдән кала, мохтаҗлар, ятимнәр, авыр тормыш хәлендә калганнар туклана ала. “Пенсионерлар да килә. Ашамыйча торып булмый бит, ә алган пенсияләре түләүләргә дә җитми. Көнгә ике тапкыр ашатабыз. Менә сез килгәнче генә җыештырып бетердем”, – дип сөйли Лилия. Ризык әзерләү өчен продуктларны халык та китерә, эшмәкәрләр дә ярдәм итә икән. Теләгән кеше хәләл продуктлардан ризык әзерләп килеп, үзе дә ашата ала. Казан буенча шундый җиде туклану мәйданчыгы эшләвен дә әйтте. 
 
Эшләп яшиләр
Ә бу “авылда” хәзерге көндә 35 кеше яши. Берсе дә тик тормый. Мин килгәндә күбесе эштә иде, кайберләре монда ук эшли. Ишегаллары да, үзләре яши торган кечкенә йортлары да бик чиста. Лилия һәркайсы белән таныштырып чыккач: “Әйдә үземнекен күрсәтәм”, димәсенме. Сүзсез калдым, приютка килеп эшләүче хезмәткәр дип уйлап тора идем бит әле. Язмыш җилләре башка шәһәрдән монда алып килгән аны. Артык төпченмәдем. “Язмышым шулдыр, миңа монда бик рәхәт. Шундый дус-тату, бер гаилә булып яшибез. Кечкенә авыл кебек. Эшем дә ошый. Бер дә зарланмыйм”, – диде приютка нигез салучыларга, җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп. Ул арада, мәчеттә намаз укып, үсеш буенча директор Руслан Рафаэль улы Гайфетдинов та кайтып җитте. Приют белән таныштыруны ул дәвам итте. “Авыл”ның үз бакчасы да бар. Теплицада яшелчәләр үстерәләр икән. Ял итү урыннары, спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык та ясап куйганнар. Бер-берсен шешә белән юуыларын күреп, Диния нәзарәте ярдәме белән, мунча да төзегәннәр. “Көн саен мунча ягабыз. Рәхәтләнеп юыналар, себеркеләр белән чабыналар”, – дип сөенүен яшермәде Руслан әфәнде. Үзен күреп шунда яшәүчеләр дә сөенә, тиз-тиз хәл-әхвәлләрен дә сөйлиләр, моң-зарларын да әйтеп калырга тырышалар. 
 
 
Җәннәт – әниләрнең аяк астында
Менә Нина апа монда елдан артык яши икән инде. “Тормышымдагы иң бәхетле ел бу. Миңа кычкыру түгел, тавыш күтәреп эндәшкәннәре дә юк. Өемне сагынсам да, монда бик рәхәт”, – ди. Ә күзләре яшь белән тулы. Үзем дә бик кыенсынып, калтыранган тавыш белән ничек монда килеп эләгүе турында сорыйм. Кызы фатирларын сатып, шәһәр читендәрәк коттедж сатып алган. Шул зур йортта әнисенә урын булмаган. Әкият түгел бу, ә ачы чынбарлык... Нина апа белән кочаклашып елыйбыз. Күңелем белән аның бөтен гомерен шул баласы өчен тырышып яшәвен аңлыйм... Минем әнием белән бер яшьтә дә икән. Мин 8 ел элек әниемне җир куенына салсам, аны кызы монда җибәргән... Фикерләремне туплый алмыйм. Шулчак әңгәмәдәшем бераз тынычланып: “Оныкларны сагынам. Бер Бауман урамына төшкәч күргән идем, кочаклап алдылар. Сагыналар икән алар да балакайларым. Ләкин кунакка килергә кушмадылар, ярамый, ди”, дип тагын күз яшьләренә буыла. Ирексездән сорау туа. Ә ул балалар әниләреннән үрнәк алмасмы икән?..
 
Изгелек җирдә ятмый
Руслан әфәнде “авыл” белән танышуны дәвам итәргә чакырды. Бик матур яңа ике йорт янына килеп чыктык. Бу өйләрне заманча технологияләр буенча ясарга спонсорлар ярдәм иткән. Бер йортта 4 кеше яши. Кроватьларда махсус медицина матраслары урнашытырылган, чөнки төрле хәлдәге кешеләр килергә мөмкин. Ак, чиста постельләр, телевизор, һава чистарткыч җиһазлар – барысы да яңа, заманча. Мондый матурлыкны күреп, җирдә яхшылыкның барыбер күбрәк булуына ышанам. 
 
Күңел тулы сагыну-сагыш
Әнә бер өй янындагы эскәмиядә баш очына яулык элеп куйган әби оекбаш бәйләп утыра. Аның янына атлыйм, аякларым калтырый. “Утыр, утыр, кызым”, дип татарча да эндәшкәч, тагын күңелем тула. Тынычлану, бераз онытылу өчен бәйли икән. Бер районнан килеп элкәккән бирегә. Бик аз вакыт кына узса да, тиз ияләшкән. “Өйсез калдым... Улым бар иде. Хәзер инде аның да кайда икәнен белмим”, дип елый башлагач, мин дә артык сораулар бирмим. Кочаклашып, бераз тынычлангач, “авыл” белән танышуны дәвам итәм. Әле килүемнең максаты да бар бит...
 
 
Исәннәрнең кадерен бел...
Казанны шаулаткан яңалыкның сәбәпчесе дә – шушы приютта. Әгәр аны турыдан-туры монда яки башка урынга урнаштырган булсалар, балалары (!), ул беленми дә калыр иде. Республикабыз буенча күпме картлар йорты, интернатлар барлыгын исәпкә алсаң, андый язмышка дучар булганнарның шактый күп булуын аңлыйсың. Ләкин 66 яшьлек Рәшит бабайны хатыны Казан шәһәренең бер хастаханәсенә илтеп ташлап китә. Берничә көн хастаханәнең кабул итү бүлегендә инвалид арбасында утырып торган Рәшит абыйны (бабай дияргә тел әйләнми, минем мәрхүм әтиемнән дә яшьрәк) дустының видеоларыннан блогер Алия Хәлиуллова (күпләр аны Кенсуха дип белә) күреп ала. Тиз арада шунда барып, бабайны эзләп таба. Алай гына да түгел, туганнары белән дә элемтәгә чыга. Берничә тапкыр килеп алырга вәгъдә биргән туганнары аннары телефонга җавап бирми башлый. Киң күңелле блогер, приют турында белешеп, бабайны шунда алып барып урнаштыра. Блогерның үзе кебек ярдәмчел язылучылары бабайга акчалата ярдәм күрсәтергә теләүләрен белдерә. Хәзерге көндә инде 1 миллион сум акча җыелып, приют фондына күчерелгән. Шушы “авылда” Рәшит абый исемен йөрткән яңа өй төзеләчәк. Мин килгәндә, ул мунчада юынып чыккан иде. Башына түбәтәен кигертүләрен үтенде. Үзе Ташкентта туып үскән, күп еллар элек Казанга күченеп килгән. Хатыны, ике кызы – Казанда, башка хатыннан туган улы икенче шәһәрдә яши икән. Соңгы елларда мәчеттә хезмәт куйган Рәшит абый егылып, аягын авырттырган. Куллары сызлагач, хатыны хастаханәгә алып килгән һәм юкка чыккан. Авырдан сөйләшсә, начар ишетсә дә аңлаштык. Рәшит абыйны Ак бабай дидем. Хәле бик үк яхшы булмаса да сиздерми, балаларына да үпкә белдерми. “Хатынымда шикәр авыруы, исәнме икән, бик борчылам аның өчен”, – ди. Ә аның исәнме, юкмы икәнен уйлаучы бармы икән? 
 
Иманлы балалар тәрбиялик
Шушы якты дөньяны бүләк иткән, тәрбия биргән, үстергән ата-ананы чүп урынына күреп, урамга чыгарып ташлаучы балалар берәр кайчан акылына килерме икән? Үкенерме икән? Үзләре дә әти, әни булган бу затларның картлык көннәре кайда һәм ничек узар икән? Мондый язмышлардан узмыш бармы икән?
 
Үз эчемә шушы сорауларга җавап эзләп нәкъ Казан уртасындагы “авыл”дан чыгып киттем... Уйларым шунда калды. Бер кат приют белән танышып, әбиләр белән аралашканда да бераз безнең сөйләшкәннәрне тыңлап йөргән 8 яшьлек улымның: “Әни, мин әти белән сезне беркайчан да ташламаячакмын”, дигән сүзләре генә айнытып җибәрде.
 
P.S. Приютка ярдәм итәргә теләүчеләр тулырак мәгълүматны 8 (843) 225 10 65 номерына шалтыратып белә ала. “Прию человека” Борхан Шаһиди урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан. 
 
Динара Әхмәт
 

Динара ӘХМӘТ
Шәһри Казан
№ --- | 20.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»