поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.05.2023 Шоу-бизнес

Рафил Җәләлиевка Салават Фәтхетдинов ни дигән?

Татар эстрадасының танылган артисты, ТНВ каналында “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Рафил Җәләлиев белән әңгәмә кордык. Шуңа игътибар иттем: эстрадада Рафил кебек итагатьле, зирәк җырчылар күп түгел.

- Рафил, сине Арча егете диләр, Балтачныкы дип тә әйтәләр. Дөресе ничек?
 
- Минем өчен икесе дә актуаль. Тумышым белән Арча районы Шура авылыннан. Миңа 1 яшь тирәсе булгач, без әнинең туган якларына күченгәнбез. Әти-әнием Балтач районы Кенәбаш авылында йорт салып чыкты. Йорт әзер булганчы, әбиләрдә яшәгәнне хәтерлим. Әтинең югары белеме юк, ул – гади авыл егете. Мәктәп елларында ук урманчылыкка кереп китеп, урман кисү белән шөгыльләнгән. Әни – фельдшер. Кенәбаштан Арча районы Кенәр авылына йөреп эшләде. 17 ел эшләгәннән соң, эш бетеп башка өлкәләрдә эшләп алды. Ә бүген ул медицина өлкәсе буенча Балтачтан Казанга йөреп эшли. Гаиләдә без икәү – бертуган сеңлем Рәзинә миннән дүрт яшькә кечерәк. Ул Казанда шәфкать туташы булып эшли. Кызганыч, кияүгә чыгып, бер ел яшәгәннән соң, 2020 елда төзелештә ток сугу аркасында 28 яшендә ире мәрхүм булды. 
 
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Арчага китеп урнаштым. Арча педагогика көллиятенең башлангыч сыйныф һәм информатика укытучысы белгечлегенә укыдым. Минем бик тә профессиональ музыкант буласым килде, әмма мин укырга кергән елны музыка факультетына кабул итү булмады. Шуңа күрә нотаны үземә кирәк кадәр генә беләм. Икенче курстан соң, көллиятнең әйдаманнар әзерләү бүлегенә эшкә кердем, диплом алгач та ике ел эшләдем әле анда. Көллияттә үткәрелгән чараларның музыкаль өлеше өчен мин җаваплы идем. Арчада иҗади тормышым башланып китте. Арчадагы сыйныф җитәкчем ярдәме белән күп кенә фестивальләрдә катнашып беренче урыннарны яуладым.
 
- Казан дәүләт мәдәният институтындагы Салават Фәтхетдинов кафедрасына махсус бардыңмы, әллә очраклы рәвештә эләктеңме?
 
- Нәкъ менә Салават абыйда укырга теләдем, мин – аның җырларын тыңлап үскән фанат. Шушы институтта эшләүче, якташым Римма Ибраһимовага мөрәҗәгать иткәч, ул Салават абый белән сөйләшеп, мине аның өенә алып барды. Альфред абый Якшимбетов та шунда иде, баянга берничә җыр җырлап карадык. Җырлавымны тыңлаганнан соң, Салават абый ак кәгазь битенә бер санын куеп, минем исем-фамилияне язып куйды. “Мин сине имтиханга көтәм, бюджет урынга эләгәрсең дип ышанам. Җырлый белүчеләр түләп укырга тиеш түгел”, - диде.  95 балл белән бюджет урынга Салават абый сыйныфына укырга кердем. Институттан татар эстрада театры артисты булып чыктым. Шушы кафедрада белем алуыма сөенеп туя алмыйм, чөнки хәзерге эстрада артисты күпкырлы булырга тиеш. Безнең төп фәннәр – актерлык осталыгы, сөйләм культурасы, сәхнә теле, вокал һәм бию. Салават Фәтхетдинов, Эльмира Хамматова, Кирам Сатиев, Илсур Сафин, Рамил Гәрәев кебек остазларда укуым белән горурланам. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»