|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2023 Шоу-бизнес
Әтисе Гөлназ Сәфәровага үпкәләп, бер атна сөйләшмәгән
Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрләрдә кызыклы пост урнаштырган. Үзенең бер адымы аркасында әтисе Гөлназга үпкәләп, бер атна буе сөйләшми йөргән. «Безнең гаиләдә шулай кабул ителгән. Барлык хатын-кызларның да чәче озын. Әти кисәргә рөхсәт итми иде. Әни дә, сеңлем дә озын чәчле. Мин дә 9нчы сыйныфка кадәр озын чәч белән йөрдем.
15 яшьтә мин үземне зур кеше дип саный идем, әтине тыңламаска булдым, әмма курыктым. Минем чәчем бик озын иде, иңбашыннан калдырып кистердем дә өскә җыеп куйдым. Бер көн йөрим, ике көн йөрим, әти күрми. Аннары «вакланып» тормаска булдым, «карэ» итеп кистереп кайттым. Миңа кызык иде, «өйдә нишләтерләр микән мине»…
Әни мине беркайчан да ачуланмый иде, минем «каприз»ларымны кабул итә иде. Күрде дә «ярар» диде. Ә әти бик каты үпкәләде һәм минем белән 1 атна сөйләшмәде.
Аннары озын чәчемне үзем дә кызгандым, әмма моны эшләп карамыйча тынычланмый идем. Шуннан бирле минем кыска чәч булганы юк, төсен генә үзгәртәм», – дип уртаклаша Гөлназ.
--- |
Иң күп укылган
|