|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2023 Авыл
Әй, замана! Замана кая бара?Кызганыч ки, бүгенге көндә күп авыллар, тоздай эреп, югалып бара. Ә бит авыл - илнең тамыры ул. Тиешле тәрбия булмаса, агачлар да төптән, тамырдан корый. Шулай ук тамыры корыган илнең дә киләчәге шикле. Кендек каным шушы җиргә тамгангамы, Гали авылым, үзенең бай истәлеклә¬ре, сагышлары, шатлыклы миз¬гелләре белән йөрәгем түренә кереп урнашып, анда мәңгелеккә урын алган. Газиз җиремдә узган бәхетле, куанычлы көннәр, күңелсез вакыйгалар, ачлы-туклы, ялангач үскән чорлар, гомумән, кайгысы да, сөенече дә - барысы да бүгенгедәй исемдә. Галинең хезмәт сөючән, мәр¬хәмәтле, ачык йөзле, яр¬дәм¬чел, сабыр халкы, күркәм го¬реф-гадәтләре, күңелле чаралары – бөтенесе дә хәтердә уелып калган.
Авыл кешеләре, көнне төнгә ялгап, ашарга - ризык, кияргә кием булсын дип, күп авырлыклар аша узып, эшләде дә эшләде. Ел¬лар үткән саен, шөкер, көн¬күреш үзгәрә барды. Тормыш дәрәҗәсе күзгә күренеп яхшырды. Яңа йортлар тө-зелде, яшьләр урамнары барлыкка килде. Өйләргә газ, су үткәрелде, асфальт юл¬лар салынды. Күп биналар яңар¬тылды. Шулай итеп, шат¬лыкка, авыл әкрен генә гө¬лбакчага әверелде. Халыкка эш урыннары булдырылды, кешеләр, читкә китмичә, туган җирендә тырышып хез¬мәт куйды.
Тик көтмәгәндә барлыкка килгән сәясәт җилләре, ил¬дәге үзгәрешләр авыл хал¬кының якасына ябышты. Әби-бабаларыбыз тир тү¬геп аякка бастырган авылыбыз, үсеп, гөр килеп яшәп торганда, үзебезнең арада авыл ик¬мәген ашап үскән тү¬рәләр фәрманы белән, халыкны эшсез калдырдылар. 1200дән артык мал тоткан фермаларның, сувенирлар, кашыклар ясау, тегү цех¬ларының ишекләренә йо¬зак эленде, аннары кү¬бесе сатылып, сүтелеп бетте. Эшсезлектән аптыраган, бөл¬генлеккә төшкән халык, туган нигезен, гаиләләрен ташлап, акча эзләп, төрле якка юл тотты.
Ачлык елларында да үз авызыннан соңгысын өзеп бүлешкән, сугыш елларында да Советлар илен, армия¬не ашаткан, шәһәр халкын ач үлемнән коткарып калган авыллар хәзер кемгә дә кирәкми, аларның тамырына балта чабылды. Безнең авылда гына да ике йөзләп кеше эшсез калды. Эш булмагач, яшьләр шәһәргә китә һәм анда төпләнеп кала. Өлкән¬нәр акрынлап мәңгелеккә күчә. Урта буын кешеләре, теп¬лицалар тотып, маллар ас¬рап, тырышып-тырмашып үз көннәрен күрәләр, читкә киткән балаларына булышалар. Ялгыз әби-бабайлар вафат булгач, аларның йортларына йозак эленә. Гомер буе тир түгеп җыйган мал-мөлкәтләре, беркемгә дә ки¬рәкмичә, өелеп кала. Без¬нең авылда да 30 - 40лап йорт буш тора. Кайтучы да, сатып алучы да юк. Моның иң төп сәбәбе - эшсезлек. Шушы ятим йортлар җанны өзгәли...
Безнең халык киләчәктә дә шулай, читтән эш эзләп, тамак туйдырырмы икән? Әле татар авыллары, халкы уң¬ган булганга, ничек тә булса яшәргә тырышалар. Самара өлкәсендә 100дән артык авыл юкка чыккан, дип сөйлиләр. Әле ярый Галидә уңган, тырыш фермерларыбыз бар, кырларыбызда чүп үсми. Пай җирләребезне арен¬дага алып, безгә игенен, ма¬ен биреп баралар. Шушы кешеләр, авылны барлап-карап, төзәтәсен төзәтеп торалар. Гореф-гадәтләребезне, динебезне саклауга, үстерүгә юнәл¬телгән чараларга да гел шул игелекле шәхесләр ярдәм итәләр, хәләл малларыннан өлеш чыгаралар.
Ныклы адымнар белән киләчәккә атлап, авылның данын яклап гомер итү урынына без кимсенеп яшәргә калдык. Ындырларга чәчәбез - ризыкны алучы юк. Чөнки адым саен "Пятерочка" ки¬бет¬ләре. Халык ялкауланды. Хәзер сатуда ниләр генә юк, пешерергә дә кирәкми. Нигә әзерне ашамаска?
Авылларда карт-корылар гына калу сәбәпле, аларның ындыр-бакчаларында чүп үлән¬нәре үсеп утыра. Тавык-үрдәк асрыйбыз, аларны суйдырыр өчен авылда кеше табып булмый. Ир-атлар бик аз, яшьләре шәһәрдә. Күп гаилә башлыклары, гаиләләрен туен¬дырыр өчен, ничәшәр ай¬га читкә китеп эшлиләр. Ниш¬лисең бит? Тормыш дәвам итә. Адәм баласы барысына да түзә, чыдый.
Әй, замана, замана. Замана кая бара дип, үткәннәрне сагынып яшәргә генә кала хәзер...
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|