поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
04.08.2008 Дин

ИЗГЕ KАЗАН ПЛЯЖЛАРЫ...

Ел башыннан Татарстанда 84 кеше суда батып үлгән, аларның 5 се – балалар. Судагы фаҗигаләрнең 75 проценты җәйге ял вакытына туры килә. Казан хакимияте үлем очракларын киметүнең үзенчәлекле чишелешен тапты – чиркәү атакайлары пляж тирәләрен килеп изгеләндерде. Казанның Чуйков урамында урнашкан гыйбадәтханәдән килгән Владимир атакай “Нижнее Заречье”, “Локомотив”, Изумрудное күле һәм “Идел-пресс” тирәсендәге Казансу буендагы пляжларга, суга, тирә-якта булган үсемлекләргә изге су сибеп, догалар укып китте.

– Пляжларны изгеләндерү халык соравы буенча башкарылды. Биредә ял итүчеләр үзләре безгә мөрәҗәгать иттеләр.  Халык күп бата, зәхмәтле урын булмасын өчен атакайны чакыртырга тәкъдим иттеләр. Үзләре руханины табып китерделәр, – ди Казанның пляжлар хезмәте начальнигы Сергей Афанасьев. – Аңлыйм, пляжга  төрле дин тотучылар килә, су коена. Шуңа мәчеттән дә дин әһелен чакырырга ниятлибез. Шушы көннәрдә ул догаларын укып китәргә тиеш. 

Халык арасында пляжлар чукындырылган дигән имеш-мимеш таралды. Бу уңайдан  ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рамил хәзрәт Юныска шалтыраттык.

– Без руханиларның бер-беребезнең дини йолаларын тикшерергә хакыбыз юк, – диде хәзрәт. – Христиан руханиларының безнекендә, безнең аларның бәйрәмнәрендә эшебез юк. Йолаларны кеше уйлап чыгармый, бу – илаһи кануннар. Әгәр дә чиркәү атакайлары йолаларын шундый үлем, фаҗигаләр булмасын өчен дип уйлап үткәрәләр икән, тискәре фикер әйтергә хакыбыз юк.

– Үзен мөселман дип санаган кеше изгеләндерелгән пляжда су керә аламы?

– Әлбәттә, керә ала. Су – Аллаһ бүләге, ул барлык кешегә дә тәгаенләнгән, милләт, дин, тән төсе буенча да бүленеш юк. Мөселман кешесенең үз догасы бар. Юлга чыкканда, машинага утырганда, эш башлаганда, суга  кергәндә “бисмилла”сын әйтә, дога кыла.

– Диния нәзарәте дә барып дога кыла аламы?

– Безгә кайчак, машина сатып алгач, дога укыгыз әле, диләр. Эшлибез аны, ләкин кеше руль артына утырганда догаларын укырга онытмаска тиеш. Машинама ике ел элек дога укыганнар иде, шуңа да берни булмаячак дип уйларга ярамый. Шуңа күрә без су янына, пляжларга барып дога кылсак та, кеше суга кергәндә Аллаһка дога  кылмый икән, аны коткарып булмый. Һәр кешене Аллаһ үзенең догасы белән коткара, аңа ялварырга кирәк.

– Ә Сез үзегез изгеләндерелгән пляжга барыр идегезме?

– Мин гомумән пляжга бармыйм. Мөселманнарга кешеләр чишенгән җиргә йөрү тыела.

 

Наил Зыятдинов фотосы.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 01.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы