|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2023 Хәвеф-хәтәр
![]() Балтач районында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, ике кеше имгәнгән
Кичә Татарстанның Балтач районында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. Бер автомобиль юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Шаһитлар сөйләвенчә, Балтач-Шәмәрдән юлының 11нче чакрымында зур тизлек белән килгән KIA Sportage машинасы «Приора» белән бәрелешкән. Кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә KIA Sportage юл кырыена төшеп киткән.
Янгын сагы хезмәткәрләре «Приора» автомобилендәге пассажир хатын-кызны чыгарырга ярдәм иткән. Шаһитлар сүзләренчә, аны һәм иномарка йөртүчесен ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|