поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.03.2011 Җәмгыять

«Әфсен-төфсен бүген үлсен, иртәгә терелсен»

Мин тагын авылга кайтырга чыктым. Алда – биш сәгатьлек юл. Ярый әле гел яхшы юлдашлар очрап тора. Кешеләр белән сөйләшеп кайтканда юл озынлыгы сизелми. Бүген дә янәшәмдә бик дини, белемле, итагатьле әби туры килде.

Юлга чыкканда, сумкамнан кечкенә догалар китабын алып укый торган гадәтем бар. Ходайдан исән-сау кайтып җитүемне сорыйм. Бу юлы да шулай эшләдем. Юлдашым минем бу гамәлемне карап-карап торды да, букчасыннан кечкенә генә китапчык алып, миңа сузды: “Менә монда юлга чыкканда, юлда барганда укыла торган догалар бар. Ал, кызым, бүләгем булсын”, – диде. Рәхмәтемне әйтеп, китапны укый башладым. Бу кечкенә генә китапка бик күп догалар язылган иде. Бер сүрәнең исеме – “Сихер-бозымнардан, чит-ят күзләрдән саклаучы” дигән. Доганың исемен укыгач: “Сихерчеләр хәзер дә бар микәнни?”– дип, әбидән сораганымны сизми дә калдым. “Әй, бала, син әле бик яшь, дөнья күрмәгәнсең. Начарлык һәрчак булган, бар һәм булыр да, – диде әби. – Сихер, бозым белән шөгыльләнгән кеше мәңге оҗмахка кермәс”, – дип тә өстәп куйды.

 

“Багам!”, “Ирегезне кире кайтарам”, “Эчкечелектән коткарам” дигән игъланнар белән тулган газеталарны бүген еш очратырга мөмкин. Дөрес, боларның яртысыннан артыгы алдап акча эшләүче “шарлатаннар”. Араларында чып-чын сихерчеләр дә җитәрлек. Газетадагы игъланнарның берсендә күрсәтелгән телефон номерын җыйдым. Трубканы хатын-кыз алды. Нинди хезмәтләр күрсәтүе белән кызыксындым. “Киләчәгегезне әйтеп бирәм, багам, гаиләгезне саклап калырга булышам, сихер-бозымнарны кайтарам, 100 төрле им-том беләм, сөйдергеч бөтиләре ясыйм. Сурәткә карап дәвалый алам”, – диде.

 

Минем әни унбиш елдан артык сырхауханә юлларын таптый. Ике тапкыр пычак астына ятты. Шул хатынга алданрак чылтыраткан булсам, мөгаен, әнинең бөтен авыруларын “юып” алган булыр иде. “Хезмәтләрегез өчен күпме аласыз?”– дип сорыйм багучыдан. “Минем тарифларым юк, кеше күпме бирсә дә риза. Тик бу минем төп акча чыганагым булуын аңлыйсыздыр инде, шуңа намусыгызга карап түлисез”, – дип җавап кайтарды. Бу хатын авызыннан “намус” сүзен ишетү миңа нык тәэсир итте. Кешеләрне турыдан-туры алдау юлы белән акча эшләүче “могҗизачы” намус турында сөйләнеп торсын әле! “Сезгә кайчан килергә мөмкин соң?”– дим. Күрәзәче янына эләгер өчен 10-15 көн алдан язылып куярга кирәк икән. “Үзенең бәясен күтәрә инде бу”, – дип уйлап куйдым эчтән генә.

 

Газетадагы башка игъланнарны карыйм. Күбесендә телефон номерлары юк. Әмма болары сеанслар үткәрә торган урыннарын һәм кабул итү вакытларын күрсәткәннәр. Екатерина (исемнәре үзгәртелеп бирелде) исемле багучының бер сеансы 200 сум тора. Күрсәткән хезмәтләренә карап (эштәге һәм гаиләдәге проблемалар, балаларыгыз, туганнарыгыз белән булган проблемалар) Екатеринаның “ата” психолог икәнлеген чамалавы авыр түгел. Вика исемле багучы 40 төрле багу, магия, им-том һәм тагын әллә ничә төрле сихер эше белән шөгыльләнә икән. Аның хезмәтләре исә 500 сум тора. Игъланнары үтемлерәк булсын дипме, сихерчеләр үзләре “ярдәм иткән” клиентларының рәхмәт сүзләрен дә бастырырга онытмаганнар.

 

Мин үзем экстрасенсларга, күрәзәчеләргә ышанмыйм. Әгәр дә кешегә Алла тарафыннан алдан күрә белү сәләте бирелгән икән, ул сәләтне бары үзең өчен генә кулланырга кирәк дип саныйм. Ә кемнеңдер язмышы, сәламәтлеге белән “уйнау” – зур гөнаһтыр ул. Кышкы яллар вакытында “ТНТ” каналыннан “Экстрасенслар ярышы” (“Битва экстрасенсов”) тапшыруының барысын да берьюлы күрсәттеләр. Эш арасында, кызыксынып, мин дә шул тапшыруларны карадым. Югалган кешеләрне табып бирү, тартма эчендә нәрсә барлыгын ачыклау, бәйләнгән күз белән каршыңда кем утырганын ачыклау дисеңме, хәтта ун кешенең кайсысы тоткында булганына кадәр әйтеп бирә алучыларны да күрсәттеләр бу тапшыруда. Шоуда катнашучыларның мондый “сәләтләрен” күргәч, үзем дә тел шартлаттым. Шайтанның үзе белән килешү төзегәннәрдер болар, минәйтәм. Шулай булмаса, чит кешенең шкафында нәрсәләр булуын, кешенең ничек һәлак булуын бер мизгелдә сөйләп бирә алмаслар иде.

 

Безнең якта да шундый сәләткә ия бер әби яшәгән. (Аксубай районы, Үзи авылында яшәгәнгә, безнең авылда ул әбине “Үзи әби” дип йөртәләр иде). Бервакыт безнең авылдан ирле-хатынлы ике кеше шул әбигә барырга дип, ат җигеп юлга чыкканнар. Ире хатынын юл буе битәрләп барган. Янәсе, табиблар ярдәм итә алмаганны, ниндидер бер әби генә синең чиреңә нинди дәва тапсын инде? “Үзи әби”нең өенә килеп кергәч тә, теге карчык боларны: “Минем ярдәмемә ышанмагач, нигә килдегез соң?” – дип әрләп куып чыгарган. Күрәсең, әбинең, чыннан да, күрү сәләте булгандыр. Тик “Үзи әби” турында бер кемнең дә, беркайчан да “ул сихерче”, “ул багучы” дип сөйләгәнен ишеткәнем булмады. Аның турында гел җылы сүзләр генә сөйлиләр.

 

Исламда им-томнарга тискәре караш яшәп килә. Автобуста кайтканда, теге юлдаш әби белән дә сихерчеләр турында сүз куертып алган идек. Аның сүзләренә ышансаң, адәмнәрне юлдан яздыручы, параллель дөньяда яшәүче җеннәр бар икән. Җеннәр уттан яралган һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм ителгән затлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туганнан соң, күкнең җиденче каты ябылган һәм шайтаннарга, җеннәргә Аллаһыдан мәгълүмат килми башлаган. Шуңа да җеннәрдән “алган” мәгълүмат йөз процент ук дөрес түгел икән. Шулай булгач, шайтаннар ала торган мәгълүмат аларга каян һәм ничек килә икән соң? Юлдаш әби бу сорауга җавап бирә алмады...

 

Әмма барлык күрәзәчеләрне дә шайтаннар белән элемтәдә тора дию дә ялгыш фикер, минемчә. Әлеге затларның күбесе бик шәп психологлар. Медицина китапларын карап чыкканнан соң, кешенең йөзенә карап, аңарда нинди авыру икәнен чамаларга була. Әйтик, йөзең сары булса, бавыр авыруы булырга мөмкин.

 

Төрле майлар, үләннәр белән дәвалаучы әби-бабайлар да шактый бүген. Безнең авыллар, мәсәлән, Биектау районындагы бер бабайның үләннәрдән ясаган “бабай мае” (бездә ул даруга шулай дип исем бирделәр) бик күп авыруларга дәва диделәр. Кул ярылса, яки киселсә, яраларны бик тиз төзәтә, эчке әгъзалар авыртканда берәр атна шул майны эчсәң, авыртуны баса, аяк-куллар сызлаганда да ярдәм итә. Барысы да табигатьтән алынган, табигать бүләге. Бернинди магия дә, сихер дә кирәкми. Ә сихер белән шөгыльләнү зур гөнаһ һәм аның өчен Аллаһы Тәгаләнең җәзасы зур диелгән Коръәндә.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 38 | 24.03.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»