|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2023 Җәмгыять
Яңа туган улын ахирәтенә сатканИнгушетиядә яшь ана яңа туган улын ахирәтенә 400 мең сумга саткан. Хәзер хәсрәт-анага 10 ел төрмә срогы бирергә мөмкиннәр. Мәгълүмат чаралары язуынча Сунженский районында яшәүче 30 яшьлек хатын бәби тудыру йортыннан турыга ахирәте янына Карабулак шәһәренә юлланган. Яшь ананың дус хатыны бала таба алмаган, шуңа хатыннар сабыйны сату турында алдан уксөйләшеп-килешеп куйган.
32 яшьлек хатын бәхетнең җиңенче катында булган, малайны яратып үстерергә әзермен дип вәгъдә биргән.
Ә менә баласын тудырган ананы “Кешеләр сату” маддәсе буенча гаеплиләр.
Нәнинең арытаба язмышын күзәтчелек органнары хәл итәчәк.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|