|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2023 Мәдәният
Казанда «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе узачак20-21 май көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак. Фестивальнең бурычлары – шәһәр халкына һәм кунакларына татар биюенең нинди төрле, бай һәм кызыклы була алуын күрсәтү. Күпләр татар биюләрен Татарстан Республикасы халкы гына түгел, ә илебез территориясендә яшәүче татарлар да (Әстерхан, Самара, Себер, Пермь, Урал һ. б.) биегәнен белми. Әле алай гына да түгел: һәр татар этнографик төркеменең биюе үзенчәлекле. Аларның һәрбесенең үз хәрәкәтләре, костюмнары, музыкасы һәм тарихы бар! Фестиваль программасында: - «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе проекты хореографлары һәм катнашучыларыннан татар биюен тәкъдим итү; Фестиваль программасы белән тулырак «ӘйдәБас» проектының рәсми төркемендә танышырга мөмкин: https://vk.com/public214078837 Гала-концертка билетлар сатуда: https://tickets.karievteatr.ru/event/?id=1370
--- |
Иң күп укылган
|