|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2011 Мәдәният
Нигә беренче урын юк?Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган быелгы “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә жюри төркеме, беренчелекне алучы юк, дигән нәтиҗәгә килгән. Икенче урынны ике драматург – Зөлфәт Хәким белән Ркаил Зәйдулла бүлеште. Алдагы “Яңа татар пьесасы” бәйгеләрендә “Телсез күке”, “Мылтык” пьесалары белән беренче урынны алган кабатланмас Зөлфәт Хәкимнең әсәрен ул кадәр үк камил дип тапмадылармы икәнни? Бәлки ике язучыны каршы куярга теләмәгәннәрдер? Иң шәп пьеса булмауны төрле кеше төрлечә фаразлады.
Хәер, жюри әгъзалары әйтүенчә, тәхәллүс астында тапшырылган пьесаларның чын авторын белмиләр икән үзе. Дөресен әйтик, бу фаразларга ышанучы гына юк. Ярар, хәерле булсын Хәмдиянең никахы дигәндәй, бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Жюри рәисе, танылган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның да “Яңа татар пьесасы – 2011” конкурсы хакында әйтер сүзе бар.
– Быелгы бәйгегә килгән 50 пьеса укырга туры килде, –диде ул. – Бер талпынып, спортчы да рекорд дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Шуңа күрә бер пьеса язып кына тукталмаска кирәк. Булдыра алмаслыгыңа ышанганга тиклем иҗат итү зарур. Киләчәктә халкыбызның аңын исән калдырган, шуңа ирешергә омтылган әсәрләр язарга язсын!
Бәйгенең беренче урынга лаек пьесасы юк дисәләр дә, жюри әгъзасы Илдар Хәйруллин “Яңа татар пьесасы”ның сигез ел дәвамында балалар өчен язылган әсәрләр арасында иң камил пьесаның быел гына тууын ассызыклап китте.
– Соңгы елларда катнашкан драматургларның әсәрләре “Кәҗә белән сарык әкияте”ннән ары китмәгән иде, – ди Илдар абый. – Бернинди яңалык булмады. Шәхсән бернинди канәгатьләнү хисе дә кичерә алмадым.
Әлеге мәртәбәле һәм жюриның мактаулы бүләгенә яшь драматург (хәер, аны хәзер яшьләр арасына кертеп карау да дөрес түгелдер) Илгиз Зәйниевнең “Ак чәчәкләр иле һәм кара көчләр” пьесасы лаек булды. Драматурглар арасында “35 яшькә кадәр” дип аталган номинациядә дә бүләкне аңа тапшырдылар. Ике тапкыр бүләкләнүчеләр арасында Ркаил Зәйдулланың икенче урын алган “И, минем яктыртучым” әсәре белән тагын бер – “Үлеп яратты” пьесасы да бар иде. Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус призы да аңа эләкте.
Кызыксындыру бүләген Булат Сәләхов, Зәбир Гыймаев, Сөмбел Гаффарова бүлеште. Ә менә “Башка формат” номинациясендә катнашучы табылмаган.
Кем ничектер, мин зал буйлап танылган драматург Туфан Миңнуллинны эзләдем. Бәйгенең йомгак өлешендә аның булмавы һәм, гомумән, “Яңа татар пьесасы”нда катнашмавы сәер тоелды. Хәер, мин генә түгел, янәшәмдәгеләр дә Туфан аганы юксынып алды. Бәйрәм тантанасы беткәннән соң аңа шалтыратып алырга уйладым.
– Мине монда ниндидер протест йөзеннән катнашмады дип уйлый күрмәгез тагын, – ди драматург. – Әле яңа гына Түбән Кама театры “Нәзер” дигән пьесамны сәхнәгә куйды. Шуның премьерасында идем. Бүген үз җаем белән генә эшләргә исәп. Аннан соң, Туфан Миңнуллин булганга премияне аңа бирәләр, дигән сүзләр дә ишеткәлим. Хәзер инде бәйгенең булган пьесаларына сөенеп, булмаганнарына көенеп, читтән генә күзәтеп яши бирәм.
Быелгы фестивальнең беренче урыны билгеләнмәгәнгәме, тантананың кульминацион ноктасы булмады кебек. Бәлки, безгә уйлану өчен вакыт бирелгәндер. Кемдер, шәп әсәр ел саен тумый ул, дияр. Алар да хаклы. Чөнки ут күршеләребез – башкортлар: “Без драматургларга тилмереп яшибез”, – ди бит әнә.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|