поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.05.2023 Киңәш-табыш

Акчасыз гына бакчалы булу. Бакчачылар өчен яңалыклар бар

Бакчачыларга һава торышы бик җайлы туры килде быел. Ни әйтсәң дә, апрель башыннан язга кердек, җир эшләрен башладык. Инде яшеллекләр башларын төртә башлаган түтәлләр күз нурын иркәли. Әмма бу матурлыкка хозурланып, рәсмиләштерү эшләрен дә онытып җибәрергә ярамый. Хәзер бит яңалыклар да артып кына тора. Бакча өйләрендә җәен генә түгел, ел әйләнә, торак йорт буларак та яшәргә мөмкин. Кагыйдәләрне белеп кенә бетер. Татарстан Росреестры белән элемтәгә кереп, без дә бакчачыларга ярдәмгә килергә булдык.

Күчемсез милекне (торак йортлар, бакча өйләре, шәхси гаражлар, мунчалар һәм башка шундый корылмаларны) гадиләштерелгән ысул, ягъни «дача амнистиясе» буенча рәсмиләштерү өчен, рөхсәт итүче бернинди документлар да таләп ителми.
 
Капиталь төзелеш объектларын (мәсәлән, торак һәм бакча йортларын) рәсмиләштергәндә, «дача амнистиясе» 2031 елның 1 мартына кадәр дәвам итә. Җир участокларына хокукларны теркәү (бу шәхси торак, бакча йортлары, гараж төзелеше өчен файдаланылган җирләргә карый) өчен «дача амнистиясе»нең срогы каралмаган.
 
«Дача амнистиясе» бакчачылык ширкәте, шәхси торак, гараж төзелешләре һәм ярдәмче хуҗалык эшләре алып бару (торак пунктлар чикләрендә) өчен бүленеп биргән җирләргә карый.
 
Торак һәм бакча йортлары шәхси торак төзелеше параметрларына туры килергә, ягъни биеклеге – 20 метрдан, өч каттан артык булмаска тиеш. Моннан тыш объектның урнашуы, чикләре билгеләнгән кагыйдәләргә туры килеп тору шарт.
 
Әгәр дә җир участогында (хәтта бакчачылык ширкәтендә дә) шәһәр төзелеше регламентлары буенча йорт төзү каралмаган булса, бу мәйданда төзелеш эшләре алып барырга рөхсәт ителми.
 
Торак яки бакча йорты төзелешен башлаганчы, җир участогының нинди территориаль зонада урнашканын һәм нинди чикләүләр кертелгәнен ачыкларга кирәк. Моның өчен җирле үзидарә органына (Казан шәһәрендә ул – Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе) мөрәҗәгать итегез һәм Шәһәр төзелеше эшчәнлегенең мәгълүмат системасыннан өземтә таләп итегез. Шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек регистрыннан (ЕГРН) өземтә кирәк. Анда бу территориядән файдалану буенча бөтен шартлар да күрсәтеләчәк.
 
2031 елның 1 мартына кадәр бакча участокларын бушлай хосусыйлаштырырга мөмкин. Моңа беренче чиратта 2019 елның 1 гыйнварына кадәр ширкәттә әгъза булып торучылар хокуклы. Тик шартлары да бар. Җир участогы дәүләтнеке булып, гражданның кулында ширкәт әгъзасы дигән документ булган очракта гына хосусыйлаштыру турында сүз алып барырга мөмкин.
 
Әгәр җиргә дә, торак йортка да бернинди документлар юк икән, «дача амнистиясе 2.)» пунктыннан файдаланырга мөмкин. Бу очракта хокук бирүче документлар әзерләү өчен җир участогы урнашкан район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Бакча йортын торак йорт дип танысыннар өчен, күчемсез милек урнашкан җирлекнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга, объектның техник халәтен бәяләүче документ тапшырырга кирәк.
 
«Дача амнистиясе» буенча күчемсез милекне теркәү һәм бушлай хосусыйлаштыру 5 көн эчендә башкарыла. Документларны электрон рәвештә биргәндә, 3 көн дә җитә. Дәүләт пошлинасының күләме – 350 сум.
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде
Фото: pro-dachnikov.com

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»