|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2023 Җәмгыять
Татарстанда зәркән кибетен талаучылар видеога эләккәнТатарстанның Зәй районы сәүдә үзәкләренең берсендә зәркән кибетен талаучылар видеога эләккән. Кадрларда күренгәнчә, битлек кигән өч ир-ат бер минут эчендә зәркән кибетенең пластик ишекләрен ача һәм 40 секундтан бер-бер артлы йөгереп чыгалар. Аларның берсе иңбашында зәркән эшләнмәләре салынган капчык белән чыга. «Якынча мәгълүматлар буенча, 5 миллион сум чамасы бәягә зәркән эшләнмәләре урланган», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га әлеге вазгыять белән таныш чыганак.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында әлегә бу хәл турында комментарий бирмиләр.
--- |
Иң күп укылган
|