|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2023 Мәдәният
Бүген талантлы баянчы Фәнис Гыйльметдиновның туган көне (ФОТО)Бүген – 14 май көнне талантлы музыкант, баянчы, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Миңнуретдин улы Гыйльметдиновның туган көне! Аңа 80 яшь! Котлыйбыз! Ул 1943 елның 14 маенда Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында туа. 1969 елда Казан музыка училищесын, 1979 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Училищены тәмамлагач, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә чакырыла: Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, музыкаль-әдәби лекторий бүлегендә (1969-1970) эшләгәндә танылган җырчыларга уйный. Ул 1971-1974, 1979-1991 елларда филармониянең эстрада бүлегендә эшләгәндә дә күренекле җырчы Әлфия Авзалованың һәм башка җырчыларның баянчы-аккомпаниаторы була.
Җырчы Наҗия Теркулова белән
Җырлый – Эмиль Җәләлетдинов, баянда – Фәнис Гыйльметдинов. Түбән Кама шәһәре. 1975 ел
Әлфия Авзалова, Фәнис Гыйльметдинов. 80-нче еллар Фәнис Гыйльметдинов укучысы белән. 2005 ел Фәнис Гыйльметдинов гармунчыларга багышланган кичәдә. Татар филармониясе. 2015 ел Гөлзада Сафиуллинаның юбилей кичәсендә. 1997 ел Бертөркем гармунчы-музыкантлар белән. Татар филармониясе. 2014 ел Эмиль Җәләлетдинов белән. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. 2015 ел Җырчылар – Рәшит Гобәйдуллинны, Риф Сафиуллинны искә алу кичәсендә. 2015 ел
--- |
Иң күп укылган
|