поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.05.2023 Җәмгыять

Резедә Вәгыйзова: «Минем кебекләргә әйтер сүзем бар: өйдән чыгарга куркып ятмагыз!»

Рухың нык булу кирәк! Кайчак сау-сәламәт кешеләр булдыра алмаганны эшли алар. Тормышны яратып яшәгәнгә, эшләре дә уң була. Сере гади: шөкер итеп, рәхмәтле булып яши беләләр.

Актаныш районының Теләкәй авылында гомер итүче 45 яшьлек Резедә Вәгыйзова белән аралашкач, әнә шундый уйлар белән яши башлыйсың. Кечкенә генә кызга шулкадәр күп үҗәтлек, тырышлык каян килгәндер. Ә бит кайчандыр табиблар Резедәнең әнисенә баланы хастаханәдә калдырып чыгарга да киңәш биргән була.
 
– Мин – «бәллүр» кеше. Табиблар телендә остеогенез дип атала ул. Кул-аяклар еш сынып, алар дөрес ялганмаганга гәүдә үсми кала. Минеке дә шулай. Туганда ук аяк-куллар тиешенчә булмый минем. Гомерлек авыру буласымны шунда ук беләләр. Әти-әниемә рәхмәт, алар мине ташламый. Әле дә терәк булып яшиләр, – дип сөйли Резедә.
 
Башкалардан гәүдә төзелеше белән генә аерыла ул. Вакытында теле ачыла, башкалар тәпи киткәндә, ул да шуышып йөреп китә. Булдырырлыгы кечкенәдән күренеп тора аның. Укырга-язарга да өйрәнә. Әтисе белән әнисе мәктәпкә күтәреп алып бара, күтәреп алып кайта. Кыш көннәрендә укытучылар өйләренә килеп укыта. Шулай итеп, Резедә 9 нчы сыйныфка кадәр укый.
 
– Элек физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен каршылыклар күп иде. Хәзер генә уңайлы ул. Интернетта бар да бар. Телисең икән укыйсың, телисең икән укытасың. Төрле һөнәрләргә дә өйрәнеп була. Ә мине эшкә өйдә өйрәттеләр. Әбием кечкенәдән бәйләргә өйрәтте. Уенчыклар бәйләргә яратам. Сәйләннәр белән дә үрергә өйрәндем. Кул эшләрем белән «Абилимпикс» бәйгесендә дә катнаштым әле. Анда икенче урынны яуладым, – ди Резедә.
 
Куллары алтын аның. 38 яшендә тегүчелеккә дә укып чыга ул. Резедәне бер урында тик утыртып булмый. Интернет аша бизнеска да керешкән. Шулай итеп, өстәмә акча эшли икән.
 
– Кемдер бирер әле дип көтеп утыра торган заман түгел. Башың эшли, кулларың бар, йөри алмасаң да, үрмәлисең икән, нигә әле мескенгә салышып ятарга? Тор да, эшлә. Ниндидер үрләргә менәсең килә икән, тырышырга кирәк. Башкача мөмкин дә түгел. Булдыра алмаган кеше юк ул. Ялкаулар гына бар. Мин: «Булмаган җиргә тумаган», – дияргә яратам. Аңлагансыздыр инде, булдыра алмаган эш юк, җебегән кеше әле тумаган, диюем. Менә шул девиз белән яшим дә инде, – ди Резедә.
 
Үз девизына тугры ул. Булдырмаган эше юк. Шуышып барып җитә алмаган җиренә арбасында җилдерә. Әле менә гомерендә беренче мәртәбә самолетта очып, Белоруссиягә барып кайткан.
 
– Тормышны яратырга кирәк. Мин үземне бик бәхетле димен. Бәхетне кем ничек күрә бит инде. Үзеңне кирәкле итеп тойсаң, яратсаң, менә ул – бәхет. Кемгәдер ярдәм дә итә алсаң, инде монысы күккә ашканга тиң! Әти-әниеңнең, якыннарыңның янәшә булуы кирәк. Көч куеп эшләгән хезмәтеңә бәя бирсәләр, димәк, гомер зая узмый. Үзем эшләгән бизнеста директор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Интернет аша, кешеләр җыеп кына акча эшлим. Үз төркемем бар. Эшемне бик яратам, – ди ул.
 
Гел елмаеп кына тормыш бармавын белә Резедә. Күңеленә моңсу булган чаклар да бар аның. Андый вакытта кул эшенә тотына икән. Әмма төшенкелеккә бирелеп ятарга вакыт юк, тизрәк уйларны үзгәртеп, көлеп яшәргә ашыга. Ул болай да гел нур чәчеп тора. Күңеле дә матур аның. Үзе дә, тышкы матурлык түгел, күңел чисталыгы кирәк, ди.
 
– Хатын-кыз үзенең бәясен белергә тиеш. Алайса кешеләр гел үзләрен яратмыйча яши. Нинди бар шулай кабул итмиләр. Йә үзләрен таза диләр, йә ямьсез дип күңелләрен төшерәләр. Үзең яратмасаң, сине берәү дә яратмый.  Юкка зарланып утырмагыз. Авыру килсә, бар да үзгәрә, – ди ул. – Минем кебекләргә әйтер сүзем бар: өйдән чыгарга куркып ятмагыз! Сез берәүдән дә ким түгел. Авыру тудым дип, яшәргә куркып торыргамы инде! Җиргә кеше юкка килми. Булдыра алганны эшләп яшәргә кирәк!
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»