|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2023 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбле Татарстан мәктәпләрендә сәнгать дәресләре уздырды (ВИДЕО)ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең Татарстан шәһәрләре, районнары буйлап гастрольләре тәмамланды. Укучылар өчен татар фольклоры буенча сәнгать дәресләре кысаларында ансамбль яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, аларны матурлык үрнәгендә тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Әлеге сәнгать дәресләре ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылды. Артистлар чыгышлары белән Аксубай, Кайбыч, Зәй, Норлат (Яшел Үзән), Балык Бистәсе, Әтнә, Саба, Тукай районнары укучылары һәм укытучылары таныша алды.
--- |
Иң күп укылган
|