поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.05.2023 Фаҗига

«Мондый хәсрәт күргән юк иде»

1,5 сәгать. Гөрләп яшәп яткан авылны тулысы белән диярлек юкка чыгарырга әнә шулкадәр вакыт җиткән. 7 майдан 8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары Шадрин районындагы Йолдыз (элеккеге атамасы – Эчкен) татар авылын тулысынча диярлек утлы күмергә әйләндерде. 377 хуҗалыкның нибары 90ы гына исән калган. Алары да ярты-йорты гына. Иң аянычлысы – үз йортларыннан чыга алмыйча һәлак булган кешеләр булу.

Уралда янгыннар белән вазгыять узган атнада катлауланды. Атна башына булган мәгълүматлар буенча, Курган өлкәсендә 13 урман янган, Свердловск өлкәсендә дә 70кә якын җиргә ут капкан. Соңгы мәгълүматлар буенча, Курган өлкәсендә генә дә 21 кешенең һәлак булуы билгеле. Шуларның 7се – Йолдыз авылында.
 
«Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисе Марат Юнысов сүзләренчә, Йолдыз-Эчкен авылына 1525 елда нигез салынган.
 
– Бик затлы, бай, борынгы татар авылы иде Йолдыз. Нарат урманының уртасында урнашкан бик матур авыл. Халкы тырыш, эшмәкәрләр дә, фермерлар да бик күп. Бөтен карашыбыз аларга төбәлгән, үрнәк  иде ул, чөнки татарның элитасы шунда яши. Ике, өч катлы йортлары, җитеш, мул тормыш алып барулары белән данлыклы иде, – ди ул.
 
Ни кызганыч, ут шундый зур тарихлы, гөрләп яшәп яткан авылны да аямый.
 
–  Янгын авылга күршедәге Себерке авылыннан өске яклап, агач башлары буенча килде. Төп авырлык шунда иде. Янгын астан килгән очракта, көрәшү мөмкинлеге бар иде, саклану чаралары да күрелгән иде югыйсә. Җил дә бик көчле булды. Юнәлешен өч тапкыр үзгәрткән җилнең тизлеге секундына 40 метрга кадәр җитте. Барысы да бик тиз булды. Эвакуация өчен халыкка 15 минут вакыт бирелде. Кайберәүләр хәтта документларын да алырга өлгермәгән, – ди Марат Юнысов.
 
Йолдыз – танылган опера җырчысы Ярамир Низаметдиновның туып-үскән авылы. Анда аның әти-әнисе, туганнары, дуслары яши. Бәхеткә, җырчының якыннары яшәгән урамны саклап кала алганнар. Шул исәптән, Ярамирның туган нигезен дә.
 
– Күрше авылдагы көчле янгын турында иң элек әнием шалтыратып әйтте. 20 минуттан соң инде үзләренең дә авылдан чыгып китүләрен язып җибәрде. Без сеңелем белән ахырга кадәр яхшыга өметләндек. Ләкин, кызганыч, бу кайгы безне дә читләтеп узмады.
 
Сакланып калган бердәнбер урамда агач мәчет тә бар. Шулай ук яңа таш мәчеткә дә ялкын телләре үрмәләмәгән. Гомумән, авыл халкы әйтүенчә, могҗиза булырдай күренешләр шактый.
 
– Без моны Аллаһы Тәгаләнең хикмәте дип кабул иттек. Тулысы белән янган урамда бер йорт ялгызы гына утырып калган. Аннан соң йорт-җир, барлык корылма янып көлгә әйләнгән ишегалдында ут «ГАЗель» машинасына гына кагылмаган, – ди алар.
 
Коточкыч төннең шаһиты булган Изольда Сабирова авылдашлары белән бергә кичергәннәрне тыныч күңел белән генә сөйли дә алмый. Бераз сөйли дә, күңеле тулып, туктый алмыйча елый башлый.
 
– 59 ел яшәп, мондый хәсрәт күргән юк иде, – диде ул. – 7 май көнне бик көчле җил күтәрелде. Күршедә 50 хуҗалыклы Плоское авылы бар иде. Ул ярты сәгать эчендә тулысынча янып бетте. Шуннан соң янгын күршедәге Себерке авылына күчте. Ялкын телләре акрынлап безгә якынлашты. Ул арада авыл төркеменә: «Вазгыять бик җитди. Документларыгызны, кирәк-яракларыгызны җыегыз», – дигән хәбәрләр килә башлады. Күптән түгел генә йөрәгемә операция ясадылар. Яңа тернәкләнеп килә идем, бер минут эчендә барысын да ташлап чыгып китәргә дә теләмәдем. Кичке 5тә ирем эштән кайткач, машинабызга утырып, юлга кузгалдык. Авылдашларны автобусларга утыртып, Шатровск районына таба эвакуацияләделәр. Кая барганны төгәл аңламыйча да барыбыз бер колонна булып хәрәкәт иттек. Юлда да бик авыр булды. Берни күренми, тирә-як ап-ак төтен. Ялкын бөтен дөньяны камап алган иде. Юлда авариялар да булды. Без бераз барабыз да туктап торабыз. Арттарак калган ялкын телләре безне тагын куып тота. Бара торгач, Төмән өлкәсенә чыктык. Төн җитте, караңгы төште. Йөрәк кенә урынында түгел. (Елый. – Авт.)
 
Төркемгә бер-бер артлы «бу йорт янып бетте», «бу урам юк», «икенчесе дә янып бетте..» дигән хәбәрләр килеп кенә торды. Шунда тормыш иптәшем белән бер-беребезгә караштык та: «Кайтыйк, өебез, авылыбыз ни хәлдә икән», – дидек. Ут эченнән тагын кайтырга чыктык. Юлда исән калган бер генә нәрсә дә очрамады. Бу коточкыч иде.
 
Тоташ ут эчендә калган авылларына кайтып төшә Сабировлар. Полиция хезмәтләре беркемне дә эчкә уздырмый. Тик алар, башка керү юлларын табып, йортлары тирәсенә уза ала.
 
– Мин йортыбыз ягына карарга да курыктым. Иремнән: «Нәрсә анда?» – дип сорарлык кына көч таптым. «Урамыбыз тора бугай», – ди. Чыннан да, безнең Олы урам гына янгыннан исән калган иде. Урамыбызда иске агач мәчетебез бар иде. Хәтта ул да исән калды, – дип елый Изольда ханым. – Аллаһның безгә күрсәткән рәхим-шәфкате булгандыр инде. Ләкин сөенеп булмый, чөнки, бердән, авыл, авылдашлар өчен борчылсак, икенчедән, бар җирдә дә ут пыскып ята. Урманнар, авыллар яну дәвам итә. (Әлеге вакытта 1000 кешелек тагын бер татар авылы – Кызылбайны уттан саклауларын хәбәр иттеләр. – Авт.) Ул төндә безнең белән бергә эвакуацияләнгән башка ир-атлар да көлгә әйләнгән нигезләренә кайтып баскан иде. Барысы да шок хәлендә һәм аптырашта. 4–5әр балалы гаиләләр йортсыз-җирсез калды. Терлекләр, эт һәм песиләр дә күп үлде. Хуҗаларының көлгә әйләнгән нигезләре янында этләрнең әрнеп елап утыруларын күреп, күңел сыкрый.
 
Кызганыч, һәлак булучылар арасында Сабировларның туганнары да бар.
 
– Ул әнисе белән яши, авыру иде. Аяклары начар йөрде. Янгыннан өй базына кереп качкан булган. Шунда төтенгә тончыгып үлгән, – диде Изольда ханым.
 
Әлегә урман янгыннарының төгәл сәбәпләре билгеле түгел. Саксызлык, битарафлык та булуы мөмкин, диләр. Авыл халкы исә «теракт, махсус яндырган булырга тиешләр» дигән фаразларын да җиткерде. Әлегә тикшерү эшләре бара. Ахыргы нәтиҗә шулардан чыгып билгеле булыр дип көтик.
 
Әлеге вакытта авыл халкы янгыннан исән калган мәктәп һәм клуб бинасында яши.
 
– Янгынның беренче көнендә кешеләр якыннарына киткән иде, икенче көнгә барысы да авылга әйләнеп кайтты. Йортларын кабат торгызмакчы булалар. Милли аксакалларыбыз да авылның таралмавына, кабаттан торгызылуына бик өметләнә, Беренче-икенче көннәрдә барысы да шок хәлендә иде. Әле дә нәрсәдер уйларлык, хәл итәрлек хәлдә түгел алар. Бераз вакыт кирәк булыр, – диде Марат Юнысов.
 
Ярамир Низаметдинов да туган авылын кабаттан торгызып, элеккеге халәтенә кайтару турында хыяллана һәм булдыра алганча ярдәм итәргә ниятли.
 
– Мин бу фаҗигане тасвирлап бирер өчен сүзләр таба алмыйм, – ди Ярамир. – Мин – кече ватанымның чын патриоты. Авылымны, аның халкын, йолаларын, диалектын бик яратам. Мин аңа бик рәхмәтле, чөнки бүген ирешкән уңышларымның барысында да аның өлеше зур. Авылның шундый хәлгә калуы – минем өчен зур югалту. Ике көн шок хәлендә йөрдем. Әле җитмәсә, тамашачы каршына спектакль белән чыгарга кирәк. Ничек кенә авыр булса да, сәхнәгә чыгып елмаерга туры килә.
 
Аның фикеренчә, бу фаҗига артында тирән мәгънә ята.
 
«Янгын безне эвакуацияләргә мәҗбүр итте. Монда ирем әйберләрне, коралларны чокырга яшергән мәл. Ул аларны шунда күмеп куйды», — ди Изольда ханым.
– Монда бер авыл фаҗигасе генә түгел, милләт фаҗигасе дә бар, – ди ул. – Әгәр татар авыллары бетә икән, татар теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте дә юкка чыгачак. Чөнки аларны зур шәһәрләр түгел, ә менә шундый ерактагы авылларда яшәүчеләр саклый. Бу хәлдә халыкның бер өлеше башка җирләргә, рус авылларына, шәһәрләргә күченеп китәргә мөмкин. Катнаш никахлар булуы да бар. Мин менә шуннан куркам. Аллаһы Тәгалә безгә бу сынауны ни өчендер биргән. Бәлки, ул халыкны берләштерер, кузгатыр өчен кирәк булгандыр?
 
Безнең халыкның исә кайгыда берләшү сәләте көчле. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче гади халыкның, эшмәкәрләрнең ярдәм кулы сузуларына Изольда ханым да, Ярамир да кат-кат басым ясады. Марат Юнысов әйтүенчә, әлегә дәүләт янгыннан зыян күргән һәр кешегә 10ар мең сум акча биргән.
 
– Пособие алырга 600 кеше гариза язды. Ләкин бу әлегә тулы исемлек түгел, чөнки кемдер вахта ысулы белән читкә китеп эшли. Исемлек тулылана. Хөкүмәт тарафыннан тагын башка ярдәм булырмы-юкмы, булган очракта, күпме булыр, анысы ачыклана, – диде ул.
 
Бөтендөнья татар конгрессы да, янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм җыю өчен, махсус счет ачты. Моннан тыш, штабка алып килгән азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-ярагы, өй җиһазлары һәм башка әйберләр төялгән гуманитар ярдәм белән 20 тонналы фура Йолдыз авылына кузгалды.
 
– Әлеге вакытта без ачкан махсус счетка 2 млн сумнан артык акча җыелды. Ярдәм җыю дәвам итә, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев. – Башка оешмалар, төбәкләр дә ярдәмгә кушылды, счетлар ачылды. Шуны әйтәсем килә: хәзергә көндәлек кием-салым күп җыелды, әлегә җитә. Ә менә төзелеш материалларына, хуҗалыкта кирәкле коралларга, эшләр өчен махсус киемнәргә, электрогенераторларга, савыт-сабага, урын-җиргә ихтыяҗ бар. Моңа кадәр без һәрвакыт берләшә, ярдәмләшә алдык. Киләчәктә тә авыр хәлдә калган милләттәшләребезгә булдыра алганча булыша алсак иде.
 
Ярдәм итәргә теләге булганнар акчаны әлеге реквизитлар буенча күчерә ала:
 
Банковские реквизиты: Отделение «Банк Татарстан» № 8610 ПАО Сбербанк г. Казань
р/с 40703810162020100015
 
БИК 049205603
 
к/с 30101810600000000603
 
Назначение платежа:
Внимание! Обязательно для заполнения
 
«Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийного бедствия жителям с. Юлдус (Шадринский МО Курганской области). Без налога (НДС)»
 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»