|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2011 Мәдәният
“Тантана” җиңүчеләрен котладылар27 март Халыкара театр көнендә республика тарихында I тапкыр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “ТАНТАНА” театраль премияләрен тапшыру церемониясе булып узды. 10 номинациядә республика театрларының артистлары әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булу өчен ярышты. Шунысы сөенечле әлеге премиянең матур исеме белән белән бергә саллы гына суммасы да бар. Ниһаять, республикада артистларның да үз премияләре булдырылды. “Дебют” номинациясендә Илгиз Зәйниевнең “Туган-тумача” спектаклендәге Шәрифә образын башкарып артистка Элмира Яһудина (югарыдагы рәсемдә) җиңүче булды.
“Ел вакыйгасы” бүләгенә театрның бик уңышлы һәм күп фестивальләргә чакыру алган М.Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” спектакле лаек булды.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Тагы да иҗат уңышлары телибез.
|
Иң күп укылган
|