|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2023 Мәдәният
Камал театрында Наил Дунаев һәм Нәҗибә Ихсанованы искә алу кичәсе узды (ФОТО)Кичә, 10 майда, театрның кече залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанованы һәм Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Наил Дунаевны искә алу кичәсе узды. Кич дәвамында әлеге ике күренекле шәхеснең хезмәттәшләре, укучылары һәм туганнары истәлекләре белән бүлеште, иҗади номерлар, видео өзекләр тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Наил Дунаевның хатыны Татьянага ТАССР оешуның 100 еллыгы медален тапшырды. "Сагынабыз сезне" кичәсенең сценарий авторы һәм алып баручы - Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова. Кичәнең икенче алып баручысы - Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Закиров.
--- |
Иң күп укылган
|